Терлекчелекне аякка бастыралар
"Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында узган атнада авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Күз алдына да китерүе кыен, әле бер ел элек кенә Олы Кавалда терлекчелек комплексы бик начар хәлдә иде бит: ярымҗимерек сыер фермаларында терлекләр дә аз асралды. Реконструкция, капиталь ремонт һәм яңа корпусларны төзегәннән соң, сөт җитештерү фермалары...
"Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында узган атнада авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган семинар узды.
Күз алдына да китерүе кыен, әле бер ел элек кенә Олы Кавалда терлекчелек комплексы бик начар хәлдә иде бит: ярымҗимерек сыер фермаларында терлекләр дә аз асралды. Реконструкция, капиталь ремонт һәм яңа корпусларны төзегәннән соң, сөт җитештерү фермалары терлекләрне кабул итәргә әзер.
Яңа хуҗага - "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтенә бигүк яхшы булмаган хәлдәге хуҗалык бирелде. Беренче эш итеп яңа техника сатып алдылар. Күпләгән җир өлешләре соңгы 5-6 ел дәвамында файдаланылмады. Бөртеклеләрне, терлекләргә азык өчен кулланыла торган күпьеллык үләннәрне чәчү өчен ташландык, чүп үләннәре баскан, вакыты белән сөрелмәгән җирләрне торгызырга туры килде. Җир пайларының хуҗалары белән аренда килешүләре төзеп, җир өлешләрен шактый киңәйттеләр. Терлекчелеккә тотрыклы азык базасын булдыру өчен быел 2225 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән. Хуҗалыкта бөртеклеләрнең уңышы һәр гектардан 25 әр центнер тәшкил иткән.
"Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Ирек Габдрахманов әйтеп киткәнчә, биредә 86 хезмәткәр эшли. Хезмәт хакы үз вакытында, тоткарлыксыз бирелә. Элекке хуҗадан 169 сыер "мирас итеп бирелгән", аларның 40 проценты - 8 тапкырдан да күбрәк бозаулаганнар, шулай ук 6 айга кадәрге яшь терлекләр. Хуҗалык җитәкчелегенең киләчәк планнарында - көтүне яңарту: терлекләрнең баш санын югары җитештерүчәнлекле токымнарга сыйфатлы алыштыру, бу исә бер сыердан уртача тәүлеклек савымны шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Авыл хуҗалыгындагы зур эш тәҗрибәсе "Татмелиорация-Агро" җитәкчеләренә һәм белгечләренә киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә. Иң якындагы планнар арасында - фермаларны реконструкцияләүне төгәлләү. Семинарда катнашучылар сыер фермасында да булдылар. Терлекләр асрау өчен бө-тен шартлар тудырылган - су эчергечләр эшли, азык бирү оештырылган. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, гомуми бәясе 1 миллион 700 мең сум тәшкил иткән азык бирү системасы үзен тулысынча аклый. Җайланма маллар өчен тулы кыйммәтле, балансланган азык әзерләргә мөмкинлек бирә. Һәр сыерга көн саен 3 килограмм печән, 2 килограмм салам, 25 килограмм сенаж, 4 килограмм фураж бирелә. Хайваннарны ашату рационына тоз белән акбур өстәргә дә онытмыйлар.
Берничә атнадан бозаулату бүлеге дә әзер булачак. Монда 8 сыерга бокслар булачак, аерым бокслар сөт имүче бозаулар, шулай ук 2-3 айлыклар өчен дә каралган. Җылыту генераторлары сатып алынган, шуңа да яңа туган бозауларга салкын булмаячак.
Семинарда катнашучылар башка фермаларда да булдылар, анда да реконструкция тәмамланып килә.
Соңгы вакытта хуҗалыкта сатып алынган әйбер - автомат рәвештә тирес чыгару җайланмасы. Илдус Шәй-дуллин "МЖТ-Ф 11" дә бер ел эшли. Аның сүзләренә караганда, тирес чыгару хәзер күпкә гадиләшкән, су кушылган сыекча шунда ук фермадан чыгарыла һәм басуларга таратыла.
Фермаларны үзгәртеп корганда өр-яңа эшлән-мәләр кулланыла, аерым алганда, соңгы катлам бетон җәяр алдыннан җылыткыч салып калдырылган, бу идәнне һәрвакыт җылы тотачак, малкайлар туңмасын өчен пычкы чүбе җәю зарурлыгы булмаячак. Сөтнең мулрак булачагына исәп тотып, бәясе 1 миллион сумлык заманча сөтүт-кәргеч сатып алынган. Хуҗалыкка ул лизинг программасы буенча 600 мең сумнан беразга гына күбрәккә төшкән. Торба-үткәргеч тутыкмый торган корычтан ясалган, бу югары сыйфатлы продукция алырга мөмкинлек би-рәчәк. Сыер савучылар бер үк вакытта 50 шәр баштан торган 4 төркем - 200 сыер карый алачаклар. Хуҗалык белгечләре сөтүткәргеч барлык чыгымнарны каплар, дип ышаналар.
Семинарда катнашкан муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сөтнең сыйфаты җиһазлардан гына түгел, аңа хезмәт күрсәтүче кешеләрдән дә тора, дип билгеләп үтте. Әнә "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә мондый җиһазны әллә кайчан алдылар һәм ул үзен тулысынча аклый.
Хуҗалык, сыйфатлы продукциягә исәп тотып, 5 мең литр сыйдырышлы сөт суыткыч та алган.
Стендлар да игътибарга лаек: фоторәсемнәрдән Олы Кавал терлекчелек комплексының моннан бер ел элек нинди кыяфәттә булуы һәм бүген нинди үзгәрешләр кертелүе аермачык күренеп тора. Май аеннан алып ноябрьгә кадәр хуҗалыкта, фермаларны үзгәр-түдән һәм бозаулату бүлеге салудан тыш, асфальт җәяргә, авылларны турыдан тоташтыручы юл төзергә, суүткәргеч куярга да өлгергәннәр. Фермаларны яктырту турында да алдан уйланылган. Алдынгы технологияләрдән файдалану, заманча авыл хуҗалыгы техникасы булу һәм белгечләрнең үз эшләрен белеп башкарулары нәтиҗәсендә биредә табышлы авыл хуҗалыгы предприятиесе булдырырга уйлыйлар.
"Татмелиорация-Агро" ширкәтендә хезмәтчән-нәр турында да онытмыйлар: фермаларда барлык уңайлыклар тудырылган биналар төзелгән, анда алар эшләү генә түгел, ял итеп алырга, душта коенып чыгарга да өлгерәчәкләр. Югары җитештерүчән хезмәт өчен барлык шартлар ту-дырылган мондый предприятиедә эшләү үзе бер рәхәт. Хуҗалыкта аграр сектордагы икътисади мөмкинлекләрне арттыру һәм авылны алга җибәрү бурычларын уңышлы хәл итү өчен авыл хуҗалыгы эшләрен башкару дәрә-җәсен һәм сыйфатын арттыру, белгечләр һәм квалификацияле эшчеләр җитмәүне бетерү буенча йогынтылы чаралар кү-рергә кирәклеген аңлыйлар.
Е.МАРТЫНОВА.
Рәсемнәрдә: "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Олы Кавал фермасында семинар вакытында.
А.Тимонин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев