«Төерле дерматит» (нодуляр дерматит) авыруы мөгезле эре терлекләрдә очрый торган куркыныч йогышлы авыру. Ул бер хайваннан икенчесенә бик тиз йога. Әлеге чир белән авырый торган хайванның продукция җитештерүчәнлеге кискен кими. Буаз сыерларның вакытыннан алда бозаулары төшә. Алга таба да алар нормаль халәттә тереклек итә алмый.
Бу авыру үгезләргә дә зыян...
«Төерле дерматит» (нодуляр дерматит) авыруы мөгезле эре терлекләрдә очрый торган куркыныч йогышлы авыру. Ул бер хайваннан икенчесенә бик тиз йога. Әлеге чир белән авырый торган хайванның продукция җитештерүчәнлеге кискен кими. Буаз сыерларның вакытыннан алда бозаулары төшә. Алга таба да алар нормаль халәттә тереклек итә алмый.
Бу авыру үгезләргә дә зыян сала. Аларның мәние аша авыруның башка сыерларга күчү мөмкинлеге дә бар. Сыерларның нормаль температурасы 38-38,5 градус булса, инфекция эләккән очракта, ул 40-41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Мал нормаль рәвештә ашаудан туктый. Шулай ук аның бөтен тәнендә, бигрәк тә корсак һәм җилен тирәләрендә төерләр барлыкка килә. Сыерларның сөте алсу төскә керә, нәтиҗәдә исә аларны бөтенләй савып булмый башлый. Бу вирус күпмедер дәрәҗәдә чәчәк авыруына охшаган. Инфекция нигездә пар тояклыларга гына кагыла.
«Төерле дерматит» авыруының кеше өчен исә зыяны юк.
«Төенле дерматит», ягъни икенче төрле итеп әйткәндә, нодуляр дерматит очраклары Россиядә 2015 елның көз аенда гына теркәлгән. Шулай булуга да карамастан, ул инде шактый зыян салып өлгергән. Хәзер инде «төенле дерматит» инфекциясе Татарстанга да якынлаша башлаган. Күптән түгел генә аның чыганакларын Оренбург өлкәсендә тапканнар. Узган елда гына да «төерле дерматит» Россиянең 16 төбәгендә - төньяк Кавказ республикаларында һәм Тамбов, Самара, Воронеж, Оренбург өлкәләрендә ачыкланган. Рәсми мәгълүматлар буенча, инфекцияне эләктереп, 18 мең баш терлек зыян күргән. Шуларның 1,5 меңе үлгән, калганнарын юк итәргә мәҗбүр булганнар. Әлеге саннар буенча гына да инфекциянең ни кадәрле зыянлы икәнен аңларга була.
Оренбургта йогышлы авыру иярткән терлекләрне башкаларыннан аерып куйганнар, ягъни изоляцияләгәннәр. Шулай ук вирус ачыкланган торак пунктларда маллардан биоматериаллар алып, анализга җибәрелгән. "Төерле дерматит" кан эчүче бөҗәкләр ярдәмендә күчкәнлектән, моңа каршы чаралар күрелгән. Шулай ук зыян китерергә мөмкин булган торак пунктларга башкаларны кертмәү максатыннан дежурлык оештырылган. Болар барысы да инфекция таралмасын өчен башкарыла торган гамәлләр.
Авыруның инкубация өлеше 3-30 көн дәвам итә. Кеше тышкы яктан сәламәт терлек сатып алырга мөмкин. Ә күпмедер вакыттан соң аларның проблемалары башлануы ихтимал. Алай гына да түгел, чирле терлектән инфекция башкаларга да күчеп, аларны да зарарлаячак.
Авыру иярмәс өчен, беренчедән, төрле көтүдән булган малларны су эчәргә алып барганда бутамау киңәш ителә. Икенчедән, инфекциянең билгеләре күренә башлауга, шунда ук мал табибларына мөрәҗәгать итү мөһим. Шулай ук авыру малны башкаларыннан тиз арада аерырга кирәк.
Әлеге авыруны дәвалый торган ысуллар әлегә уйлап табылмаган. Хәзергә аңа каршы иммуностимулятор, антибиотиклар һәм витаминнар ярдәмендә көрәшәләр. Россиядә "төенле дерматит"ка каршы бер генә вакцина теркәлгән. Әмма ул моңа кадәр мөгезле вак терлекләрнең чәчәк авыруын дәвалауда гына кулланыла торган булган. Аны куллану да 100 процент нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Шуңа да легаль булмаган юллар белән мөгезле эре терлекне Россия территориясенә кертүне контрольдә тотарга гына түгел, ә белмәгән җирдән мал сатып алмаска киңәш итәләр белгечләр.
Белгечләр мөгезле эре терлек асраучыларга сак һәм уяу булырга киңәш итә.
Саклык чаралары кагыйдәләргә нигезләнгән:
- Сәламәт сыер сөте кулланыр алдыннан кайнатыла, ә авыру сыерныкы зарарсызландырыла һәм юк ителә;
- ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка мөгезле эре терлек сатып алудан тыелырга кирәк;
- сатып алынган хайваннар яисә шикле хайваннар пәйда булган очракта, кичекмәстән, авыл җирлеге башлыгына, ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә;
- хайваннарны ветеринария хезмәте таләбе буенча вакцинацияләргә яисә диагностика үткәрергә кирәк.
Үзегезнең хайваннарда «төерле дерматит» авыруы билгеләре килеп чыккан очракта районның ветеринария хезмәтенә - 3-15-08, 3-15-09 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.
Нет комментариев