Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Техника ремонтлауда иң уңганнар

Салкын кыш урамнарга һәм юлларга тирән көртләр өйде, басуларга ак кардан калын юрган япты. Әмма игенчене табигать хозурлыклары белән алдый алмыйсың: ул, әлбәттә, кышның матур көннәренә сөенә, әмма башындагы уйлары булачак яз турында. Һәм бу аңлашыла да, ни дисәң дә, язның бер көне елны туйдыра бит. "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең...

Салкын кыш урамнарга һәм юлларга тирән көртләр өйде, басуларга ак кардан калын юрган япты. Әмма игенчене табигать хозурлыклары белән алдый алмыйсың: ул, әлбәттә, кышның матур көннәренә сөенә, әмма башындагы уйлары булачак яз турында. Һәм бу аңлашыла да, ни дисәң дә, язның бер көне елны туйдыра бит.

"Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенең ремонт мастерскойларында күптәннән инде чәчү техникасын торгызу эшләре бара. Бригада составында, төп белгеч-ремонтчылардан тыш, механизаторлар үзләре дә көч куялар. Һәр механизатор тракторын әзерләүдә катнаша һәм мондый тәҗрибә үзен күптәннән аклады инде, чөнки андагы җитешсезлекләрне, ватылган урыннарын хуҗасыннан да яхшырак белүче юк.

Камил Монасыйповның исеме районда яхшы таныш. Ул - алдынгы комбайнчы һәм тракторчы. Туган хуҗалыгында 28 ел эшләү дәверендә үз эшенең чын остасына әверелгән. Язын һәм көзен "Т-150" тракторына идарә итә, ә урак чорында комбайнга күчеп утыра. Иң ышанычлы механизаторларның берсе буларак, узган ел аңа яңа "КЗС-812" комбайнын ышанып тапшырганнар, һәм ул анда 12 меңгә якын центнер ашлык суктырган. Ә бүген Камил механика мастерскоенда чәчү техникасын ремонтлау белән мәшгуль.

Авыл хуҗалыгында катнаш һөнәрләргә ия булган кадрлар зур байлык санала. Наил Хөснетдинов - 24 еллык хезмәт стажына ия булган бик тырыш механизатор. Аңа көпчәкле "МТЗ-1221" тракторы беркетелгән. Узган елгы язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча ул алдынгылар рәтенә кергән - 1000 гектар диярлек мәйданда чәчү уздырган. 2011 елда Наилне район Сабантуеның бөтен мәйданы көчле алкышлар белән сәламләде. Әле ул тимерче кебек сирәк очрый торган һөнәрне дә үзләштергән, хәзерге вакытта эш барышында аның осталыгы бик тә ярап куя.

Солтан Латыйповның механизаторлык стажы 33 ел тәшкил итә. Ул гомере буена "ДТ-75" тракторында эшләгән: җир сөргән, тырмалаган, чәчкән - кыскасы, аның үзенә һәм "корыч атына" хуҗалыкта һәрвакытта да эш җитәрлек. Солтан слесарь хезмәтен дә оста башкара, билгеле булганча, бер генә ремонт бригадасында да слесарьсыз эш бармый.

Эретеп-ябыштыручыга да зур бурычлар йөкләнә. Әлеге һөнәр кешеләре турында исеме билгесез шагыйрь бик туры килә торган юллар язган: "Он в синей спецовке и в синих очках, он синюю молнию держит в руках". Мондый "зәңгәр яшен" Рәдиф Гыймадиев кулында 27 елдан артык инде. Механизаторлар кышын да, җәен дә аның ярдәменә мохтаҗлар. Эретеп- ябыштыручыдан башка техника ремонтлауны күз алдына да китереп булмый.

Тәлгать Идрисов белән Камил Гыймадиев та хуҗалыкта яхшы исәптә, икесе дә язгы чәчүдә катнашачаклар. Тәлгать "МТЗ-1221" тракторына идарә итә, аның стажы 27 ел, Камилгә чәчү агрегатларын орлык белән тәэмин итү кебек җаваплы бурыч йөкләнәчәк. Тырмаларның күбесен ул ремонтлаган. Бу ике механизатор үзләре дә намус белән эшлиләр, башкалар хезмәтен дә оештыра беләләр, шуңа күрә Тәлгатьне гараж мөдире, ә Камилне бригадир итеп куюлары да бер дә очраклы түгел.

"Правда" ширкәтендә язгы чәчү кампаниясенә әзерләнүгә бик җаваплы карыйлар, шуңа күрә эшнең әлеге участогына иң намуслы, тырыш, тәҗрибәле белгечләрне билгеләгәннәр. Бүгенге көнгә барлык 260 тырма ремонтлап куелган, 12 культиваторның 9 ы, 12 чәчкечнең шулай ук 9 ы эшкә әзер.

Хуҗалыкта әйтүләренә караганда, быел мәмдәллеләргә 1500 гектарда чәчәргә, 3500 гектарда дым каплатырга, чәчүлекләрне тукландырырга кирәк булачак. Хәзерге вакытта хуҗалыкта кыр эшләре башлануны тулы әзерлектә каршылау һәм аны барлык технологик таләпләрне үтәп, булдыра алганча кыска срокларда уздыру, шуның нигезендә 2012 нче ел уңышына ныклы нигез салу өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә.

С.ШАКИРОВА.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев