Суыксуда эшлекле киңәшмә
Узган шимбәдә "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекчелектәге эшкә йомгак ясау һәм техника ремонтлауның барышын тикшерү буенча чираттагы район семинар-киңәшмәсе булды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, районның ветеринария берләшмәсе белгечләре, шулай ук хуҗалык белгечләре - зоотехниклар, ветеринария табиблары катнашты. Семинар эшендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты...
Узган шимбәдә "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекчелектәге эшкә йомгак ясау һәм техника ремонтлауның барышын тикшерү буенча чираттагы район семинар-киңәшмәсе булды.
Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, районның ветеринария берләшмәсе белгечләре, шулай ук хуҗалык белгечләре - зоотехниклар, ветеринария табиблары катнашты. Семинар эшендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Кышның иң кызган чагы. Терлекләрне араннарда асрау мәсьәләсендәге кыенлыкларны һәр хуҗалык үзенчә җиңә. Киңәшмәдә катнашучылар районның иң эре хуҗалыкларыннан берсе булган "Суыксу" ширкәтендә эшләрнең торышын карадылар.
Узган айда район терлекчелегендәге эш нәтиҗә-ләре турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Руслан Йосыпов сөйләде. Ул 2012 һәм 2011 нче елларның гыйнварында сөт һәм ит җитештерү күр-сәткечләренә чагыштырмача анализ ясады. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ит җитештерү 89 процентка артты һәм 2891 центнер тәшкил итте. Монда кошчылык тармагы барлыкка килү зур роль уйнады. "Семиозерка" күмәк фермер хуҗалыгы тырышлыгы белән өс-тәмә рәвештә 1200 центнер ит җитештерелде. Районда сарык һәм куян үрчетү кебек тармаклар да актив эшли башлады.
Сөт җитештерү дә арта бара, бер айда 19355 центнер сөт савылган. Бер сыердан савып алынган сөт - 323 килограмм. Акрынлап булса да, мөгезле эре терлекләрнең баш саны арта. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында 16950 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 6000 сыер асрала. "Татарстан" агрофирмасы, "Татмелиорация-Агро", "АгроСтар" ширкәтләре терлекчелек күрсәткечләрен тамырдан яхшыртуга ирештеләр, аларда сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 111%, 62%, 21%ка артты. "Битаман" һәм "Серп и молот" ширкәтләре терлекчеләре дә, моннан алдагы айлардагы кебек, тотрыклы эшлиләр. Ни кызганыч, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, шулай ук "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәте кебек эре хуҗалыклар сөтне узган елга караганда кимрәк саудылар. Бер сыердан тулаем савым алуда безнең район республика буенча уртача күрсәткечкә килеп җитми. Хәзергә без республикада 24 нче урында.
Р.Н.Йосыпов шулай ук терлекчеләр эшен мөгезле эре терлекләрдән уртача тәүлеклек артым алу буенча да анализлады. Монда да, кызганычка каршы, шатланырлык урын юк. Район буенча уртача тәүлеклек артым 633 грамм тәшкил итә. Узган айда "Красная Заря" кооперативы, "Серп и молот" ширкәте һәм "Бөреле" терлекчеләре барыннан да яхшырак эшләделәр. "Татарстан", "Суыксу", "АгроСтар" исемлек азагында. Мондый хәл кышка җитәрлек кадәрле сыйфатлы азык әзерләнгән шартларда күзәтелә. Бу хуҗалыкларның һәркайсында да төрле премикслар һәм өстәмәләр бик күп.
Семинарда катнашучылар Суыксу авылындагы товарлыклы-сөт фермасында булдылар, бозаулату бүлегендә бозаулар һәм сыерларны асрау шартлары белән таныштылар. Яңа туган бозауларны саклау һәм көтүне яңарту мәсьәләләре буенча районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Ренат Хисамов чыгыш ясады. Семинар азагында 2012 нче елның гыйнвар йомгаклары буенча хуҗалыклар бүләкләнде. Сыер савучылар һәм бозау караучыларны кызыксындыру максатында премияләр бирү системасына быел сизелерлек үзгәрешләр кертелгән. Йомгак ясаганда бер сыерга исәпләгәндә сөт сату, бер баштан күпме ит җитештерелү, 100 сыердан алынган үрчем, авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына терлекләрнең тыгызлыгы, шулай ук ай башына баш санының тотрыклылыгы кебек пунктлар да исәпкә алына. Һәр хуҗалыктан беренче, икенче, өченче урыннар өчен өч сыер савучы һәм өч бозау караучыга премияләр биреләчәк.
Гыйнвар йомгаклары буенча беренче урын "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенә бирелде. Аның җитәкчесе Шәүкәт Вахитов күчмә кубок белән бүләкләнде. Икенче урында - "Серп и молот", өченче урында - "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәте.
Семинар-киңәшмәгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.И.Мөхлисов йомгак ясады.
А.Тимонин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев