Сөт күбрәк булса, керем дә артачак
Узган шимбәдә Биектау районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре ки-ңәшмәсендә 2013 нче елда терлекчелектәге үсеш йомгаклары тикшерелде. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе уздырды. Киңәшмә эшендә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Безнең район терлекчелек тармагында узган елгы күрсәткечләре югары булу белән мактана алмый. Җәй көне азык бер...
Узган шимбәдә Биектау районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре ки-ңәшмәсендә 2013 нче елда терлекчелектәге үсеш йомгаклары тикшерелде. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе уздырды. Киңәшмә эшендә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Безнең район терлекчелек тармагында узган елгы күрсәткечләре югары булу белән мактана алмый. Җәй көне азык бер шартлы баш терлеккә 30 центнер азык берәмлеге исәбеннән әзерләнсә, сөткә субсидия-ләр арттырылса да, күпчелек хуҗалык минус белән эшләде. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда савым да, мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы да кимеде. Төп бәла - терлекләрнең баш саны 292гә кимү. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров ясаган анализда 2013 елда 249163 центнер сөт (узган елның шул ук чорына карата 95 процент), 22492,22 центнер ит (97 процент) җитештерелүе билгеләп үтелде. Бәхеткә, сыерларның баш саны үз-гәрмәде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар 6 мең баш сыер асрыйлар. Дуңгызлар саны, Африка чумасы янау белән бәйле рәвештә асрауга карата катгый таләпләр куелу сәбәпле, шактый киметелде. Бүгенге көндә дуңгызлар "Флора" крестьян-фермер хуҗалыгында гына бар. Уңай яклардан атлар саны артуны билгеләп үтәргә була, сарыклар, куяннар һәм кәҗәләр үрчетүдә дә мәгълүм уңышлар бар. Бер елда "Красная заря"да, "Битаман"да, "Татарстан" агрофирмасында сөт җитештерүне арттырдылар.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны, 100 сыердан бозаулар алу, сөт җитештерү күрсәткечләре кимегән "Суыксу", "АгроСтар" кебек хуҗалыклар тәнкыйтьләнде. Иң күңелсезе - "Суыксу", "Бөреле", "АгроСтар"да терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелу сәбәпле, районның субсидияләрдән мәхрүм калуы.
Барлык хуҗалыкларга да терлекчелектәге эшне яхшырту өстендә тырышып эшләргә кирәк. Ә моның өчен бүген тармакта эшләүче кешеләр турында кайгыртырга, хезмәт хакын үз вакытында бирергә, югары казанышлар өчен кызыксындыру чаралары күрергә, яшь кадрлар һәм зооветбелгечләр, гади терлекчеләр җәлеп итү турында кайгыртырга кирәк. Мәсәлән, 154 сыер савучы һәм 80 бозау караучының алтынчы өлешен пенсионерлар тәшкил итә.
Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район бюджетында быел да иң яхшы хуҗалыклар һәм белгечләргә карата матди кызыксындыру чаралары күрү өчен акча каралган, дип белдерде. \
Нинди икътисади күр-сәткечләр көтелүе белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты Эльвира Гыйниятуллина таныштырды. Хуҗалыклар иң зур табышны - 341 миллион сум - сөт сатудан алалар. Ит сатудан - 143 миллион. 2013 ел йомгаклары буенча Биектау районы республика буенча рейтингта
21 нче урында. Хуҗалыклар арасында иң соңгы урында - "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, киңәшмәне тәмамлаганда, эшне яхшыртырга кирәклеккә басым ясады. Үз хуҗалыкларындагы эшләр өчен чын күңелдән кайгыртучы Анна Захарова ("Серп и молот"), Шәүкәт Вахитов ("Битаман"), Ринат Абазов ("Татарстан" агрофирмасы) җитәкчеләргә үрнәк булып тора. Башкалар аларга карап өйрәнергә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев