Шәхси хуҗалыкта – зур мөмкинлекләр
Россия фермерларының XXII съездында РФ Премьер-министры Владимир Путинның чыгышыннан соң хуҗалык итүнең кече формаларына игътибар көчәйде. Беренчедән, нәкъ менә авылда авылча тормыш рәвеше формалаша һәм саклана, нәкъ менә авылда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә. Терлекләрнең баш санын саклау Татарстанның авыл хуҗалыгындагы приоритетларның берсе булып тора. Бүген районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына...
Россия фермерларының XXII съездында РФ Премьер-министры Владимир Путинның чыгышыннан соң хуҗалык итүнең кече формаларына игътибар көчәйде.
Беренчедән, нәкъ менә авылда авылча тормыш рәвеше формалаша һәм саклана, нәкъ менә авылда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә.
Терлекләрнең баш санын саклау Татарстанның авыл хуҗалыгындагы приоритетларның берсе булып тора. Бүген районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына 26% мө-гезле эре терлек туры килә, шул исәптән 29% - сыерлар. 2009 нчы елда 1589 башка үсеш күзә-телә, ягъни 138% ка, шул исәптән сыерлар - 426 башка, ягъни 21%. Узган елның көзендә шәхси хуҗалык хуҗасы тарафыннан баш санын саклап калу турында килешүгә кул кую шарты белән ярдәм күрсәтелде. Һәр шәхси сыерга 4 мең сумнан артык бәягә фураж бирелде, шулай ук быел республика бюджетыннан азык сатып алырга - 2 мең сум, федераль бюджеттан - 850 сум.
Өстенлекле юнәлеш булып шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне һәм кош-кортны азык белән тәэмин итү тора. Районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары азык белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителде. Аларны җитәрлек күләмдә үзең алырга һәм әзерләргә мөмкин иде. 4734 тонна ашлык, 9613 тонна печән, 5364 тонна салам бар.
Әлеге секторны стимуллаштыруның һәм аңа ярдәм итүнең тагын бер механизмы - ташламалы кредитлар бүлеп бирү. Авыл кешесе иске карашлы, шуңа күрә яңалыкларны һәрвакытта да хупламый. Нәкъ менә авыл җирлекләре башлыкларының аңлату эшләре, шәхси үрнәге һәм ярдәме авыл кешеләре тарафыннан кредитлар алуның нигезе булып тора. Агымдагы елның 10 ае эчендә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 241 кредит алынган, бу 2010 нчы ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Олы Битаман (25 кредит), Ямаширмә (20), Мүлмә (18), Чыршы (16), Суыксу (15) авыл җирлекләренең уңай эшен әйтеп китәргә мөмкин.
Шәхси хуҗалыкларда 2456 баш сыер асрала, барлыгы 1695 гаилә сыер асрый. 1172 гаиләнең (69%) бары бер генә сыеры бар, 385 гаиләнең (23%) - икешәр, 102 гаиләнең (6%) - өчәр, 23 гаиләнең (1%) - 4 әр, 13 гаиләнең - 5 һәм аннан да күбрәк сыер.
Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалык итү шартларына тиз яраклаша. 1172 гаи-ләгә бер сыер урынына икене асрарга нәрсә комачаулый соң? Сарайны яңадан төзисе юк, сыер асрау өчен эшче яллыйсы юк, салымнар түлисе юк. Әгәр 1 сыер асраган гаиләләрнең яртысы гына да 2 шәр сыер асрый башлый икән, һәр гаилә 30 мең сумга яхшырак яши башлады дигән сүз.
Күптән түгел генә Чыршы авыл җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы семинары булды. Биредә 124 йорт хуҗалыгы бар, 389 кеше яши. Семинарда катнашучылар Чыршы авылындагы Мөхәм-мәтшиннар гаиләсе хуҗалыгында булдылар, кешеләрнең ничек яшәвен, продукция җитештерүен күрделәр.
Гаилә алты кешедән тора. Хуҗалыкта 7 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 1 сыер, тагын 9 баш сарык, арбасы белән «Т-40» тракторы, бәрәңге казыгыч, бәрәңге утырткыч, сука, печән чапкыч, 2 минитегермән, 3 җиңел машина. Азык белән алар тулысынча тәэмин ителгән. 10 тонна печән, 3 тонна салам, 5 тонна ашлык әзерләгәннәр. Йорт яны участогындагы 10 сотый җирдә азык чөгендере үстергәннәр.
Җитештерелгән продукцияне дачникларга, шәхси сөт җыючыларга саталар. Ел саен үз хуҗалыкларыннан 150 мең сумнан күбрәк бәягә продукция саталар. Әгәр айлап санасаң, уртача 12500 сум күләмендә ике кешелек хезмәт хакы килеп чыга. Боларның барысына да ирешү өчен, әлбәттә, тормышка җа-ваплы мөнәсәбәт, эш-ләргә теләк һәм әти-әниләрнең шәхси үрнәге кирәк.
Шәхси секторда гаять зур ресурслар тупланган. Бары кешеләрне кызыксындыра, һәр кеше белән эшне җайга сала һәм авыл кешеләренең эш активлыгын уята белергә кирәк.
З. ГАРИФУЛЛИНА, Биектау авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев