Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Рөстәм Кәлимуллин: “Уңыш язмышы үз кулыбызда!”

Районда урып-җыю башланды. Бу хакта 2014 нче елгы уңышны җыеп алу, урнаштыруга багышланган семинар-киңәшмәдә әйтелде. Киңәшмә эшендә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнар, ындыр табагы мөдирләре һәм комбайнчылар катнашты. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең...

Районда урып-җыю башланды. Бу хакта 2014 нче елгы уңышны җыеп алу, урнаштыруга багышланган семинар-киңәшмәдә әйтелде. Киңәшмә эшендә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнар, ындыр табагы мөдирләре һәм комбайнчылар катнашты.

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең Сосновка бүлегендә бу көнне аеруча җанлылык хөкем сөрде. Ябык ындыр табагы янына теләсә кайсы мизгелдә уңыш өчен көрәш башларга әзер торучы комбайннар бер рәт булып тезелгән. Семинар алдыннан билгеләнгән өй-рәнү классына районның барлык хуҗалыкларыннан килгән агрономнар һәм комбайнчылар җыелды. Шушында ук һәр хуҗалыкта агымдагы ел уңышын урып-җыюда ничә бөртекле ашлык комбайны эшләячәген күрсәткән мәгълүмат стендлары да урнаштырылган иде. Бөртекле ашлык мәйданы күрсәтелгән, комбайнчылар хезмәтенә ничек түләнәчәген аңлата торган мисаллар китерелгән һәм башка күп нәрсәләр урын алган.

Әлеге чара куркынычсызлык техникасы, сервис хезмәте күрсәтү һәм ремонт ясау, янгыннарны булдырмау кебек мәсьәләләрне тикшерүдән башланды. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев быел комбайнчылар өчен эш шартларының шактый катлаулы булуын билгеләп үтте.

Шуңа күрә дә, әйбәт уңышны үз вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен куркынычсызлык техникасы, комбайнчыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау нормаларын үтәүгә, шулай ук машиналардан дөрес һәм ватылуларсыз файдалануга игътибарлырак булырга кирәк. Халкыбызның: "Кырдагысы түгел, ә амбардагысы гына икмәк" дигән мәкале дә бик урынлы әйтелгән. Быелгы уңыш яхшы, әмма аны җыеп алып, сакларга да кирәк бит әле. Ә монысы исә күп нәрсәдә авыл кешеләренең уракка ничек әзерләнүләреннән тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов район хуҗалыкларының алда торган эшләргә ничек әзерләнүләре турында сөйләде. Ул уракка әзерлек буенча тиешле чараларны районның барлык хуҗалыклары да уздыруны билгеләп үтте. Урып-җыю 29 көндә тәмамланыр, дип фаразлана. Быел район кырларына 66 комбайн чыгачак. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар мәйданы барлыгы 33490 гектар тәшкил итә.

Киңәшмәгә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин йомгак ясады. Ул җыелучыларны урып-җыю башлану белән котлады һәм теләк-киңәшләре белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Галиулла улы урып-җыю кампаниясенә әзерләнүгә һәм уздыруга үтә дә җаваплы мөнәсәбәттә булырга кирәклеккә аерым тукталды. Эшләүчеләргә куркынычсыз һәм уңайлы хезмәт, көнкүреш шартлары тудырудан башлап, намус белән тырышып эшләгән өчен кызыксындыру чаралары күрүгә кадәр уйланылырга тиеш. Моннан алдагы еллардагы кебек, комбайнчылар һәм шоферлар эшенә даими рәвештә йомгак ясалачак. Иң яхшыларга, акчалата премияләрдән тыш, флаглар һәм вымпеллар тапшырылачак, алар комбайннарга һәм автомашиналарга беркетеләчәк. Район башлыгы, комбайнчыларга мөрә-җәгать итеп:

- Башкарасы эшләр бик күп. Уңыш язмышы үзебезнең кулларда! Мин хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын мондый чорда комбайнчылар һәм шоферларыбызга басуда эшләү өчен әйбәт һәм куркынычсыз шартлар тудыру зарурлыгына юнәлтәм. Бездәге техника кыйммәтле, әмма кеше гомере һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтлерәк, кадерлерәк берни юк. Уракта катнашучыларны төп эшләреннән аерырга кирәкми. Шуңа күрә кемнеңдер өендә проблемалар килеп чыкса яки печән әзерлисе булса, җитәкчеләр бу мәсьәләне ничек хәл итү турында алдан ук уйлап куярга тиешләр. Басуда техника тик торса, бер дә күңелле булмас.

Чараны йомгаклап, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бөртек җыю комплексын 2014 нче елгы урып-җыюга әзерләү конкурсында җиңүчеләрне котлады. "Высокогорская" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Җәүдәт Шәйхетдинов (1 урын), "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Анна Захарова (2 урын) һәм "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Шәүкәт Вахитов Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Район слетына - комбайнчыларны укытуга керткән өлеше өчен Биектау муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Газинур Сафинга тапшырылды. Моннан тыш, конкурста 1 нче, 2 нче урыннарны алган җиңүчеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән инженерлар өчен диагностика портфельләре белән бүләкләнде.

Менә шулай тантаналы, эшлекле итеп, бик арттырып җибәрмичә генә, Биектау районында 2014 елгы урып-җыю кампаниясенә старт бирелде. Мондый чаралар уздыру бездә инде матур гадәткә әйләнде. Шунысын да әйтергә кирәк: семинарны үткәрү урыны беркайчан да очраклы рәвештә генә сайлап алынмый. Бу юлы, мәсәлән, аграрийларга "Бөреле" җәмгыятенең уңышны җыеп алуга әзерлеген, тәгаен әйт-кәндә, аларның яңа бөртек эшкәртү комплексын күрсәттеләр. Генераль директор Газинур Сафин әйтүенчә, монда иген игүдәге иң яңа техника һәм нәтиҗәле технологияләр тупланган.

- Бу комплексны без бер ел дигәндә төзеп чыктык. Быелгы урып-җыю кампаниясендә кырларыбыздан җыелган бөртек 100 проценты белән кайтачак. Элек бездә биш иске ындыр табагы бар иде. Алардагы шартларның начаррак булуы билгеле инде: кечкенә мәйдан, тузган җиһазлар, кул хезмәте. Ә монда барлык процесслар да автоматлаштырылган. Кул хезмәте тулысынча бетерелгән. Һәр культурага аерым склад каралган. Безнең комплекс көнгә 600 тоннадан артык бөртек кабул итә ала. Без шундый база булдырдык: тулысынча үз хуҗалыгыбызга хезмәт күрсәтеп кенә калмыйча, киптерү урыннары булмаган хуҗалыкларның ашлыгын да кабул итә алачакбыз, - дип сөйләде ул. - Элек бездә кадрлар проблемасы зур иде. Ындыр табагында эшләү өчен хәтта хатын-кызлар һәм мәктәп укучыларын да чакыра идек. Ә хәзер шушы бөтен комплекста эшләргә җиде кеше җитә: начальник, 4 оператор һәм 2 ярдәмче эшче. Болай оптимальләштерү монда эшләүче белгечләрне яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Бүген комплекс операторы 30 мең сум ала.

- Газинур Нуриязданович, бу комплексның бәясе кыйммәтме соң?

- Гомуми бәясе 100 миллион сум. Шуның 40 процентын дәүләт субсидия итеп бирде, калган 60 процентын үзебез таптык.

- Татарстанда мондый комплекслар тагын бармы? Сез кемнең тәҗрибәсен өйрәндегез?

- Мондый комплекс юк, үзебез эзләндек, планлаштырдык, ясадык. Бу - иң кулай вариант. Тулысынча әзер план юк иде. Шунысы кызганыч: безнең илдә авыл хуҗалыгы процессларын, бигрәк тә бөртекне эшкәртү һәм калибрлауны модернизацияләүгә игътибар бик аз бирелә. Без беренче идек, шуңа күрә ялгышлыклар да булгалады. Әмма безнең эздән баручыларга җиңелрәк булачак. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга, нәрсәне ясауның мәҗбү-ри булуын, нәрсәдән баш тартырга икәнлеген аңлатырга әзер. Сез бү-ген күргән комплекс иң ахыргы вариант түгел әле. Без үз лабораториябезне төзи башладык. Аны тиздән ачарга планлаштырабыз. Ул чакта инде орлыкка гына түгел, сатыласы ашлыкка да анализны үзебез ясаячакбыз. Димәк, икмәк кабул итү предприятиесе хезмәтләренә мохтаҗ булмаячакбыз. Бу чаралар безгә шактый гына акчаны янга калдырырга, бөртекләрнең сыйфатын арттырырга ярдәм итәр һәм алдыбызда яңа перспективалар ачар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев