Рәхимҗан Кәримов: ирешкән уңышларыбызны саклап калу һәм арттыру өстендә киләчәктә дә җиң сызганып эшләячәкбез
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан Республикасы Россия күләмендә алдынгылар сафында. Республика үзен төп азык- төлек белән тулысынча тәэмин итә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки республикабызда һәр дүртенче кешенең язмышы авыл белән бәйләнгән. Татарстан яулаган үрләрдә биектаулыларның да өлеше зур. 18 августка районның кырларыннан бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю Татарстан буенча...
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан Республикасы Россия күләмендә алдынгылар сафында. Республика үзен төп азык- төлек белән тулысынча тәэмин итә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки республикабызда һәр дүртенче кешенең язмышы авыл белән бәйләнгән.
Татарстан яулаган үрләрдә биектаулыларның да өлеше зур. 18 августка районның кырларыннан бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю Татарстан буенча беренчеләр рәтендә тәмамланды. Районның барлык чәчүлек җирләре- 62700 гектар. Шуларның 32324 гектарында бөртекле культуралар, 777 гектарында- көнбагыш, 1250 гектарында рапс үсә.
Биектау районы буенча узган урып- җыю кампаниясе турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов белән әңгәмә кордык.
-Рәхимҗан Зарифович, 2016 елгы урып- җыю кампаниясе төгәлләнде. Биектау районы буенча беренче нәтиҗәләре нинди? Урып- җыюны тулаем бетерер өчен күпме вакыт таләп ителде?
- Быелгы урып- җыюны Республика буенча икенче булып төгелләдек. Иң беренче уракны төгәлләү турында Әтнә районы нәтиҗәләр биргән булса, икенче булып Биектау, Саба һәм Зәй районнары тәмамлады. Уракка 18 июльдә Бөреле хуҗалыгы чыккан иде, 18 августка уракны тәмамлау турында белешмә (сводка) бирдек. Уңыш гектарыннан 27,2 центнер (авт. узган ел бу күрсәткеч 25,5 центнер иде), бу уртача Татарстан күрсәткеченнән күпкә булмаса да, шулай да зуррак (авт. Татарстан буенча уңышның чыгышы гектарынна 27,1 центнер). Районда барлык җыеп алынган бөртеклеләр 83422 тоннаны тәшкил итте (авт.чагыштыру өчен узган ел 80799 тонна иде), шуның өстенә быелгы кукуруз уңышын да кушсак, быелгы тулаем уңыш 90000 тоннадан арткан дигән сүз.
- Урып- җыю башланыр алдыннан планнар корыла, прогнозлар ясала. Көткән уңышны ала алдыгызмы?
- Көзге уңышның чыгышы белән без тулаем канәгать. Көздән чәчелгән арыш гектарыннан 29,9 центнер чыкты, көзге бодай 31,3 центнерны тәшкил итте. Әлеге ике культураның гектарыннан уртача уңыш 30,5 центнер чыкты дигән сүз. Ә менә язын чәчкән культураларның уңышы без уйлаганнан начаррак булды. Моңа табигать шартларының тотрыксыз булуы, башаклар башланган вакытта яңгырлар булмыйча, башакларны көйдереп алу сәбәпче. Ләкин булганына шөкер, уңышны начар дип әйтеп булмый. Әйтик, солы гектарыннан 27,1 центнер, арпа- 25,8 центнер тәшкилитте.
- Урып- җыю барышында хуҗалыкларда эш ничек барды?
- Тулаем район буенча барлык хуҗалыкларның эше канәгатьләнерлек. Шулай да кайбер хуҗалыклар калганнарыннан эшләренең оешканлык белән баруы, урып- җыюны куелган вакыт аралыгында бетерүләре белән аерылып торды. Болар "Бөреле" (җитәкчесе Алмаз Миннекаев), "Серп и Молот" (җитәкчесе Анна Захарова), "Татарстан" агрофирмасы (җитәкчесе Ринат Аббазов), "Красная заря" (җитәкчесе Фердинант Галиуллин), "Битаман" (җитәкчесе Шәүкәт Вахитов), "Ватан" (җитәкчесе Зөфәр Нотфуллин), хуҗалыклары.
Бу урында алдынгы комбайнчыларны да әйтеп үтергә кирәк. Алар көнне- төнгә ялгап, һәрбер бөртекне кадерләп кырларда тир түктеләр. Болар:Бөреле зонасы, "Бөреле" хуҗылыгыннан Илдар Мортазин (3363 тонна) һәм Илшат Вәлиуллиннар (3100 тонна), Дөбъяз зонасы "Березка"хуҗылыгыннан Фәрит Фәхриев (2100 тонна), Марат Мөхетдинов (1900 тонна). Комбайнчылар сукканны ташып торучы егетләребез дә зур күрсәткечләр күрсәтте. Алар арасында Бөреле зонасы "Серп и Молот" хуҗылыгыннан Вадим Якимов һәм Юрий Абрамовлар (12000 тонна/км), Дөбъяз зонасы "Красная заря" хуҗылыгыннан Александр Бобров (16000 тонна/км), "Правда" хуҗалыгыннан Айрат Гарипов (11000 тонна/км).
- Һәр көне елы туйдырган уттай кызу урак өстендә эшкә салкын караучы хуҗалыклар булмадымы?
- Кызганычка каршы андыйлар да бар. Моның турында сөйләве бик күңелсез, тик әйтми мөмкин түгел. "Суксу" хуҗалыгы (хуҗалыкның генераль директоры Азат Усманов, учредителе Фәргать Алимов) иң ахырдан уракка кереште. Урак башланганда комбайннар да әзерләнмәгән иде. Каяндыр комбайннар алып кайтып, ясап, алар ватылып җәфа чиктеләр. Хуҗалыкта җаваплылык дигән әйбер юк, монысы бик аяныч. Шундый ук хәл әлеге хуҗалыкның һәрбер тармагында: терлекчелектә дә, бөртеклеләрне җыйганда да күзәтелә. Урып- җыюда соңга калуларын белеп, ярдәм итәбез дигәч тә, башта басуларына кертмәделәр дә, өлгерәбез дип ышандырдылар. Булдырып чыкмадылар, урып- җыюны вакытында тәмамлар өчен күрше хуҗалык комбайннарын кертеп, ярдәм итәргә туры килде.
- Биектау кырларында хатын- кыз комбайнчылар да йөртә икән кыр корабларын...
- Әйе, нәкъ шулай. "Татарстан" агрофирмасында хатын- кыз комбайнчы да бар. Исеме Рая Романова. Ире Андрей белән өченче ел эшлиләр. Рая ире янында комбайнчы ярдәмчесе, үзе дә комбайнны йөртә. Бик күркәм һәм матур гаилә, күпләргә үрнәк булырлык.
- Урып-җыю вакытында комбайнчыларга күпме хезмәт хакы бирелә? Аларның хезмәте тиешенчә бәяләнәме?
- Хәзерге вакытта хуҗалыкларда ахыргы нәтиҗәләр чыгарылмаган. 1650 гектардагы югарыкеремле кукуруз культурасын өлгергәннән соң җыеп аласы бар. Тик шулай да хезмәт хакы узган елныкыннан югарырак булырга тиеш, чөнки быел уңыш югарырак булды. Эшләгән кеше хезмәтенә карап бәяләнә.
- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов Биектау районына булган сәфәрендә Биектау кырларында "чәчәк атып утыручы" кырлар бар дигән сүз әйткән иде. Сез моның турында ни әйтә аласыз?
- Күпъеллык үләннәрдә тузганак үләне (одуванчик) үсә, бу бигрәк тә берничә ел элек утыртылган басуларга хас. Аны кырлардан бетерү буенча эш бара. Район буенча үләннәрне саклаучы препаратлар сибелә, быел якынча 3500 гектарда күпъеллык үләннәрне яңарттык, искеләрен сукалап барабыз, яңаларын чәчәбез. Марат Готович"чәчәк атып утыручы" кырлар дип Әсән җирләрен атады. Алар быел үз җирләренә өстәп, өчтәмә мәйданнар алдылар. Мәйданнары башка елдан күбрәк булу сәбәпле, хуҗалык бу елны препаратларны вакытында сибәргә җитешә алмады, мәйдан белән вакытны, эш берәмлекләрен дөрес итеп бүлеп җиткермәделәр, препаратларны сибү агрегатлары да әз иде. Икенче елга мондый хәл кабатланырга тиеш түгел. Чөнки эш чыннан да алып барылды һәм алып барылачак.
Биектау районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә шактый гына потенциалы бар. Республика күләмендә тоткан урыныбызны, ирешекән уңышларыбызны саклап калу һәм арттыру өстендә киләчәктә дә җиң сызганып эшләячәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев