Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Республика сыер савучылар бәйгесендә биектаулылар зур җиңүләр яуладылар

Конкурста барлыгы 44 савым операторы катнашкан.

 

Республика сыер савучылар бәйгесенең 2019 елгы җиңүчеләре билгеле. Конкурс нәтиҗәләрен "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагы үсеше бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

Бүген Лаешта бәйгенең АДУ-1 саву аппаратын сүтеп җыю буенча соңгы ярышы үткәрелде. 46нчы мәртәбә оештырыла торган бәйге "Татарстанда Кыр көне-2019" кысаларында беренче тапкыр үткәрелә. Жюри рәисе - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Мәйданчыкка сыер савучыларны сәламләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кереп чыкты, аларга уңышлар теләде. Оештыручыларга катнашучыларның берсен дә бүләксез калдырмаска кушты.

Абсолют чемпион исеменә Мамадыштан Сания Насыйбуллина лаек булган. 100 балл җыйган савымчыга диплом, телевизор бүләк ителгән. Линияле сөтүткәргечкә саву буенча беренче урынны Актаныштан "Башак" хуҗалыгы вәкиле Гүзәл Әхмәтова (98,35 балл) яулаган. Аңа бүләккә суыткыч тапшырылган. Беразга гына калышып, икенче урынга Азнакайдан "Азнакай" агрофирмасы савымчысы Ризидә Газыева чыккан. Ул кер юу машинасы белән бүләкләнгән. Өченче урында - Биектау районыннан "Татарстан" АФ сыер саву операторы Рузалия Идрисова (98 балл).

Реклама

Савым залында сыер савучылар арасында Биектау районы "Татарстан" агрофирмасыннан Фирдия Галәветдиновага (99,3) тиңнәр табылмаган. Чемпион исеменә лаек бу савымчыга суыткыч бирелгән. Аксубай районы "Аксу Агро" ҖЧҖ савым остасы Вера Саперова (88,95 балл) икенче урынны алган. Ул кер юу машинасы белән бүләкләнгән. Зәй районы "Таң" хуҗалыгыннан Гөлфия Моратовага (84,26 балл) өченче урын бирелгән. аңа тузан суырткыч тапшырылган.

Фирдия Галәветдинова, шулай ук, терлекчелектә иң зур стажга (40 ел) ия булган савымчы буларак, өстәмә приз музыкаль үзәк белән дә бүләкләнгән. Чистай районы "Закром" җәмгыяте савымчысы Алена Курбатова, бәйгедә иң яшь катнашучы (24 яшь) буларак, тегү машинасына лаек. 2018 елда иң күп сөт сауган (9351 кг) Ирина Трофимовага (Кукмара районы "Рассвет" җәмгыяте) махсус приз тапшырылган.

Бәйгедә һәр районнан берәр хезмәткәр - барлыгы 44 савымчы катнашкан. Беренче этапны үзендә кабул иткән Биектауга ике кандидатын катнаштыру хокукы бирелгән. Сирень Нигъмәтҗанов әйтүенчә, сыер савучыларның берсе дә бүләксез кайтып китмәгән. Төрле номинацияләрдә һәркайсы билгеләп үтелгән.

Чыганак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X