Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Мүлмә игенчеләре тырышып эшли

"Татарстан" Агрофирма"сында урып-җыю мәйданы 1567 гектар тәшкил итә. Бөртеклеләрне суктыруда 2 "Полесье" һәм 1 "ДОН-1500" комбайны эшли. Һәр агрегатка нагрузка зур, әмма механизаторлар игеннәрне урып-җыюны кыска срокларда тәмамлау өчен дәртләнеп эшлиләр. Бүгенге көнгә игеннәр 402 гектардан җыеп алынды. Венер Хәкимов икенче елын "Полесье"да эшли, моңа кадәр ул "Нива" комбайннарына идарә...

"Татарстан" Агрофирма"сында урып-җыю мәйданы 1567 гектар тәшкил итә. Бөртеклеләрне суктыруда 2 "Полесье" һәм 1 "ДОН-1500" комбайны эшли. Һәр агрегатка нагрузка зур, әмма механизаторлар игеннәрне урып-җыюны кыска срокларда тәмамлау өчен дәртләнеп эшлиләр. Бүгенге көнгә игеннәр 402 гектардан җыеп алынды.
Венер Хәкимов икенче елын "Полесье"да эшли, моңа кадәр ул "Нива" комбайннарына идарә иткән. Тәҗрибәле комбайнчы заман техникасының өстенлекләре күбрәк булуы турында әйтә. Ул хезмәтен югары темпта башлап җибәргән - урып-җыю башыннан 1642 центнер ашлык суктырган.
Яшь механизатор Газинур Хәбибуллин да эшкә кыю тотынган. Ул урып-җыюда быел беренче тапкыр катнаша. Аңа "ДОН-1500" комбайнын ышанып тапшырганнар. Аның суктырышы 1153 центнер тәшкил итә.
Рәсемнәрдә: Венер Хәкимов (сулда); Газинур Хәбибуллин.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев