Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

КЫШКЫ ЧОРДА ПРОДУКЦИЯ КИМҮГӘ ЮЛ КУЕЛМАСЫН

Терлекләрне кышлатуны оештыру, терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәти-җәлелеген арттыру буенча мөһим мәсьәләләргә багышланган зона семинар-киңәшмәсенә республиканың алты районыннан зооветбелгечләр җыелды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, календарьда сентябрь хакимлек итүгә карамастан, күп кенә хуҗалыкларның малларны кышкы асрауга күчермәүләре турында әйтеп, киңәшмәгә эшлекле тәнкыйтьчел тон бирде. Моны кичекмәстән...

Терлекләрне кышлатуны оештыру, терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәти-җәлелеген арттыру буенча мөһим мәсьәләләргә багышланган зона семинар-киңәшмәсенә республиканың алты районыннан зооветбелгечләр җыелды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, календарьда сентябрь хакимлек итүгә карамастан, күп кенә хуҗалыкларның малларны кышкы асрауга күчермәүләре турында әйтеп, киңәшмәгә эшлекле тәнкыйтьчел тон бирде. Моны кичекмәстән эшләү зарур.
Министр урынбасары сүзләренчә, эштә яңа технологияләр кулланучы Биектау районында уңай якка үзгәрешләр сизелә. "Тормышның төбеннән" күтәрелгән "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтенең уңышлы тәҗрибәсен мисал итеп алырга мөмкин. "Татагролизинг" та 1200 баш терлеккә исәпләнгән заманча терлекчелек комплексын төзи башлаячак.
Нәҗип Хаҗипов, саннарга нигезләнеп, 2012 елның 8 ае өчен терлекчеләрнең эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Уңай якка үзгәргән кебек тоелган күренешкә карамастан, хуҗалыклар үз адресларына карата күп кенә шелтә сүзләре ишеттеләр. Тәнкыйтькә терлекләрнең баш санын киметүгә юл куйган хуҗалыклар дучар булды.
Үз хуҗалыкларында гаилә фермалары төзегән авыл кешеләре макталды. Киләсе елга гаилә фермаларын субсидияләү программасының дәвам ителәчәге күңелле хәл. Безнең Биектау районында гына да агымдагы елның 4 аенда авылда кече бизнесны үстерүгә 16,3 млн. сум субсидия алынды.
Әгәр Татарстанда узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү 102% ка артса, Биектау районы буенча - 104% ка. Республика буенча уртача көнлек савым бер сыердан 13,8 кг. тәшкил итә. Тырышып хуҗалык алып бару һәм җиңел булмаган крестьян хезмәтенә намус белән карау үр-нәкләре, сөт терлекчелеген грамоталы һәм барлык нечкәлекләрен уйлап оештырганда, тотрыклы керем алып булу мөмкинлеген раслый.
Республика җитәкчелеге тарафыннан сөт җитештерүне бераз киметүгә юл куйган "Бөреле" ЯАҖ һәм ПСХК "Красная заря" тәнкыйтьләнде.
Җәйге тикшерүләр барышында республиканың кайбер хуҗалыкларында терлекләрне сугаруның начар оештырылу фактлары ачыкланган. Су эчергечләрнең булмавы гына да малларның сәламәтлегендә һәм продукция бирүендә тискәре яктан чагылыш таба.
Республикада даими рәвештә җитештерүдә сакчыллык программасы кертелә бара. Ферма пер-соналы өйрәнү уза, һәр хезмәткәр эшенә һәм технологик процесска хронометраж үткәрелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан сөт җитеште-рүчеләре союзы белән берлектә сөт фермаларында җитештерүдә сакчыллык системасын гамәлгә кертү буенча методик тәкъдимнәр эшләгән.
Авыл хуҗалыгы өчен электрон җиһазлар җитештерү буенча махсуслашкан "Драминский" компаниясе вәкиле Сергей Гилетта семинарда катнашучыларга соңгы эшләнмәләрнең берсе - ясалма орлыкландыру технологлары эшен җиңеләйтүче аппарат турында сөйләде. Компания вәкиле сүзләренә караганда, бу аппарат иртә срокларда терлекләрнең буазлыгын белергә, яралгының йөрәк тибешен тыңларга, аның патологияләрен ачыкларга, шулай ук иртә стадиядә аның ни белән авыруын белергә мөмкинлек бирә.
"Тепличный комбинат "Майский" ширкәте базасында төзелгән "Биопрепараты" фәнни-җи-тештерү институты директоры Римма Ибәтуллина җыелучыларны авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тотрыклы ихтыяҗга ия булган тере микроорганизмнар нигезендә институт тарафыннан җитештерелгән продукция белән таныштырды.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кредитлар бирү мәсьәләләре буенча сорауларга «Россельхозбанк» вәкиле җентекле җаваплар бирде. Түбәндәге мәсьәләләр каралды: агрострахование үзенчәлекләре, страховать итәргә мөмкин булган культураларның төрләре, иминият куркынычы (страховой риск), ике страхование системасы арасында чагыштыру тәкъдим ителде - дәүләт ярдәме белән һәм коммерция нигезендә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре башкаларга караганда һава көйсезлекләренә күбрәк бәйле, шуңа күрә авыл хуҗалыгы җирләрен, терлекләрне страховать итү - корылык, берөзлексез явучы яңгырлар һ.б. китергән зыянны киметергә мөмкинлек бирүче мөһим чара.
Семинарның гамәли өлешендә анда катнашучылар «Татмелиорация-Агро»ның сөт фермаларына бардылар, анда терлекләрне ябык биналарда асрау технологиясе белән таныштылар. Монда 1200 баш сыер асрау өчен заманча сөтчелек комплексын төзү буенча инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Терлекчелек тармагына зур игътибар бирергә, аерым алганда, технологияне төгәл үтәргә кирәклеге турында киңәшмәдә күп сөйләнде, чөнки аны үтәмәү продукция кимүгә китерә. Терлекчелектән керем алу өчен алдынгы технологияләрне куллану мөһим.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев