Кыр эшләре көндәлеге: җир кешеләре хәзерге вакытта ни белән мәшгуль?
Район хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре инде 7 сентябрьдә үк тәмамланды. Барлыгы район буенча 12690 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Шуның 4925 гектарында көзге бодай, 7765 гектарында арыш. Иртәрәк чәчелгән басуларда уҗым культурасы ямь-яшел булып тишелеп чыгарга да өлгерде инде. Хәзер авыл хезмәтчәннәре бәрәңге, тамыразыклар, яшелчәләр алу һәм җирне туңга сөрү...
Район хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре инде 7 сентябрьдә үк тәмамланды. Барлыгы район буенча 12690 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Шуның 4925 гектарында көзге бодай, 7765 гектарында арыш. Иртәрәк чәчелгән басуларда уҗым культурасы ямь-яшел булып тишелеп чыгарга да өлгерде инде. Хәзер авыл хезмәтчәннәре бәрәңге, тамыразыклар, яшелчәләр алу һәм җирне туңга сөрү белән шөгыльләнәләр.
Бәрәңге - җир байлыгы
Бәрәңге - икенче икмәк. «Бәрәңге генә уңа күрсен, бәрәңге булса яшәп була инде ул», - дип әтием дә елга әллә ничә тапкыр кабатлый. Хәзерге вакытта Татарстан буенча бәрәңге уңышын җыю эшләре бара.
Биектауның авыл хуҗалыгы җәмгыятләре дә бәрәңге уңышын җыя. Тик ахыргы атналарда яңгырның еш явуы эшне бераз тоткарлый, билгеле. Быел барлыгы район буенча биш хуҗалык "Бөреле", "Березка", "Ватан" , "Татарстан" агрофирмасы, КФХ "Гыйззәтуллин" хуҗалыклары 600 гектар мәйданга бәрәңге утырткан.
Хәзерге вакытта район буенча 150 гектар җирдә бәрәңге уңышы җыелган, бу барлык мәйданның 25% дигән сүз. Бәрәңге алу чорында районның бәрәңге басуларында 9 бәрәңге алу комбайны эшләячәк. Уңышның чыгышы гектарыннан 200 центнер. Быелгы бәрәңге уңышы узган елгы белә чагыштырганда начаррак. Бу җәйнең коры килүе белән аңлатыла.
Бәрәңге игелгән мәйданның иң зурысы "Бөреле" җәмгыятендә - 300 гектар, "Березка"да һәм "Татарстан" агрофирмасында- 100 шәр гектар, "Ватан" һәм КФХ "Гыйззәтуллин"да- 50 шәр гектар.
Район буенча бәрәңге алырга иң беренчеләрдән булып "Бөреле" җәмгыяте кереште. Аларда 300 гектар бәрәңге утыртылган булган, шуның 90 гектары инде җыеп алынган. Уңышны җыеп алуда хуҗалыкта 6 бәрәңге алу комбайны катнаша.
Җир эшкәртүдә бераз тоткарлыклар бар
Соңгы көннәрдә һава торышы бозылып, яңгырлар явып торуы җир эшкәртүдә бераз тоткарлыклар тудырды. Яңгырлар бик кирәк, күптән көтелгән булса да, авыл хуҗалыгы тармагындагы көзге җир эшкәртүгә күпмедер күләмдә аяк чала, тоткарлыклар тудыра.
Хәзерге көннәрдә авыл хуҗалыкларында 23900 гектар мәйланда туңга сөрү эшләре башкарылган. Бу планлаштырылган мәйданнан 71% дигән сүз. Район басуларында 29 җир эшкәртү агрегаты эшли. "Битаман" хуҗалыгында - 95%, Агрохолдингта - 80%, "Серп и молот"та- 72%, "Красная Заря"да - 63%, "Березка"да - 54% мәйданда җирне төп эшкәртү хәстәре күрелгән. "Суксу" һәм "Правда" хуҗалыкларында көзге эшләр начар бара.
Хуҗалыкларның күбесендә бөтен мәйданнарны да сөрү катламын тирәнәйтеп эшкәрттеләр. Сөрү катламының тирән булуы туфракта дым запасының күбрәк туплануына ярдәм итә, үсемлекләргә астан дымны тирәннәнрәк алу өчен дә мөмкинлек туа, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Яшелчәләр алу
"Бөреле" җәмгыятендә яшелчәләрнең иртә өлгерә торган сортларын алу өстендә эш бара. Андый сорт яшелчәләрнең мәйданы соңрак өлгерә торган яшелчәләрдән кимрәк, әлбәттә. Шулай итеп, җәмгыятнең 60 гектар җиренә кәбестә утыртылган иде. Шуның 10%ка якын мәйданында уңышны җыеп алырга өлгергәннәр. Бер гектардан уңыш 269 центнер чыга. Хәзерге вакытта җыеп алынган уңыш 2098 центнерны тәшкил итә.
Озак саклану сыйфатларына ия булган соң өлгерә торган сортларны бераз содрак алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев