Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Күп балалы гаиләләр җирле булды

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында Федераль һәм Татарстан Республикасы законнары гамәлгә керү белән Биектау муниципаль районы башлыгына гаризалар белән мөрәҗәгать итүләр башланды. Район башкарма комитетының 2011 нче елның 27 нче декабрь карары нигезендә күп балалы гаиләләргә шәхси төзелеш, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән...

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында Федераль һәм Татарстан Республикасы законнары гамәлгә керү белән Биектау муниципаль районы башлыгына гаризалар белән мөрәҗәгать итүләр башланды.
Район башкарма комитетының 2011 нче елның 27 нче декабрь карары нигезендә күп балалы гаиләләргә шәхси төзелеш, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен сату (торг) оештырмыйча һәм объект урнашасы урын турында алдан килешеп билгеләмичә бирелә торган җир участокларының чик күләме билгеләнде, ул - 0,06 гектардан 0,20 гектарга кадәр. Агымдагы елның июнь уртасына безнең районда яшәүче 331 гаиләнең 304 е гариза бирде, шул исәптән 9 ы - "Дәүләт һәм муниципаль хезмәт-ләр" сайтында электрон төстә. Җир бирүнең төп шарты - 2011 нче елның 17 нче июненә гаиләдә өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала булу.
Район территориясендә Шәпше һәм Казаклар авылы янында участоклар бирелә торган ике урын билгеләнде. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының әйдәп баручы белгече Татьяна Наумова хәбәр иткәнчә, участоклар межаланган һәм кадастр исәбенә кертелгән. Шәпшедә барлык участоклар да 10 ар сотыйлы. Конкрет гаиләләргә җир участокларын сайлау буенча комиссия урынга барып алты утырыш уздырды инде.
Кешеләр җирне нигездә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен алалар - 120 участок шәхси милек итеп тер-кәлде. Шәхси торак төзелеше өчен 7 участок алынды.
Күп балалы гаиләләр Федераль һәм республика законнары, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты карарлары чыгарылуны зур канәгатьлек хисе белән кабул иттеләр. Әле алар кабул ителгәнгә кадәр, узган елның августында, йөздән артык кеше хакимияткә җир участогы бирүләрен сорап, гариза белән мөрәҗәгать итте. Бүген участоклар сайлау эше актив бара. 21 нче июньдә комиссия тагын участоклар бүленгән урыннарга барды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X