Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Күбрәк әзерләнүе яхшы

Азык хәзерләүнең иң кызган чоры. Басу-кырлардагы эш бер генә көнгә дә тукталып тормый. Июнь аенда явып узган яңгырлардан соң агымдагы атнада район хуҗалыкларындагы төп азык - сенаж белән печән запасы сизелерлек артты. "Битаман", "Правда", "Бөреле", "Суыксу" механизаторлары һәм шоферлары июльнең беренче көннәреннән үк печән чабуда һәм ташуда тырышып эшлиләр. 3...

Азык хәзерләүнең иң кызган чоры. Басу-кырлардагы эш бер генә көнгә дә тукталып тормый.

Июнь аенда явып узган яңгырлардан соң агымдагы атнада район хуҗалыкларындагы төп азык - сенаж белән печән запасы сизелерлек артты. "Битаман", "Правда", "Бөреле", "Суыксу" механизаторлары һәм шоферлары июльнең беренче көннәреннән үк печән чабуда һәм ташуда тырышып эшлиләр. 3 нче июльгә хуҗалыклардагы печән 5900 тоннага җитте һәм алар барысы да төргәкләрдә. Бу район буенча планлаштырылган эш күләменең 59 процентын тәшкил итә. Бер көндә уртача алганда 30 тоннадан алып 90 тоннага кадәр печән әзерләнә.

Бер үк вакытта хуҗалыкларда сенаж да салына. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә, мәсәлән, көненә - 350 тонна, ә "Ватан"да 200 тонна әзерли алганнар. Агымдагы атна уртасына шушындый сусыл азык запасы барлыгы 25200 тонна тәшкил итте. Күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабу тәмамланып килә.

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең Чыпчык бүлегендә сенажга салыначак яшел үләннәрне мөмкин кадәр күбрәк җыеп калырга тырышалар. Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев