Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

КАЗАН ХАЛКЫ КЫШКА ЗАПАС ТУПЛАДЫ

Сентябрьдә Казанда көзге ярминкәләр башлана, анда республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары халык өчен кулай бәяләрдән үзләре җитештергән продукцияне саталар. Узган шимбәдә "Караваево" базары территориясендә Биектау районы сәүдә итте. 31 автомашинада унбер авыл хуҗалыгы предприятиесе, Латыйпов һәм Әхмәтовның крестьян-фермер хуҗалыгы Татарстан башкаласына ит һәм сөт продуктлары алып килделәр. "Ватан", "Бөреле", "Каенлык" ширкәтләре...

Сентябрьдә Казанда көзге ярминкәләр башлана, анда республиканың
авыл хуҗалыгы оешмалары халык өчен кулай бәяләрдән үзләре җитештергән продукцияне саталар.
Узган шимбәдә "Караваево" базары территориясендә Биектау районы сәүдә итте. 31 автомашинада унбер авыл хуҗалыгы предприятиесе, Латыйпов һәм Әхмәтовның крестьян-фермер хуҗалыгы Татарстан башкаласына ит һәм сөт продуктлары алып килделәр.
"Ватан", "Бөреле", "Каенлык" ширкәтләре бәрәң-гесенә сорау зур иде. Килограммы 8 сумнан куелган бәрәңгене кырылып алдылар. "Бөреле" ЯАҖ һәм Мәмдәл сельпосы кәбестә, кишер, чөгендер алып килгәннәр. Сөт белән өч ноктада сату иттеләр, ә ит белән - биш ноктада. Казанлылар "Татарстан" һәм "Серп и молот" ширкәтләре алып килгән сыер һәм бозау итен тиз арада алып бетерделәр. "АгроСтар" сатучыларына да боегып торырга туры килмәде.
Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенең ашлык һәм катнаш азык төягән машиналары янында халык бик күп җыелды. Шәхси йортларда яшәүче дачачылар һәм шәһәр кешеләре терлеккә азык һәм салам, участокларны ашларга тирес сатып алдылар. Бер шимбә көнендә генә дә "Караваево"дагы ярминкәдә гомуми суммасы 400 мең тәшкил иткән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды.
Базарда авыл хуҗалыгы продукциясе сәүдәсе кызу темплар белән барганда, Биектау районы артистлары җырлар һәм биюләр белән шәһәр кешеләренең күңелен күтәрделәр.
22 сентябрьдә районда ике урында - район үзә-гендәге сәүдә үзәге янындагы мәйданда һәм Биектау авылындагы "Биектау" универсаль спорт комплексы янында ярминкәләр узачак, аларда биектаулылар кышка запас туплый алачак.
Рәсемдә: Казанга ярминкәгә; шәһәр халкы бәрәңгене яратып алды.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев