Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кавалда үзгәрешләр күзгә бәрелеп тора

"Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекчелекне күтәрүгә җиң сызганып, бик җитди тотындылар. Бер еллап элек "Олы Кавал" һәм "Айбаш" җаваплылыгы чикле ширкәтләре базасында оешкан предприятие тиз арада Олы Кавал терлекчелек комплексын сафка бастыра алды: бозаулату бүлеге өр-яңадан төзелде, сыер фермалары тагын да зурайтылды. Сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгының социаль яктан иң әһәмиятле...


"Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекчелекне күтәрүгә җиң сызганып, бик җитди тотындылар.

Реклама

Бер еллап элек "Олы Кавал" һәм "Айбаш" җаваплылыгы чикле ширкәтләре базасында оешкан предприятие тиз арада Олы Кавал терлекчелек комплексын сафка бастыра алды: бозаулату бүлеге өр-яңадан төзелде, сыер фермалары тагын да зурайтылды.
Сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгының социаль яктан иң әһәмиятле тармакларыннан берсе булып тора, аны үстерү өчен зур чыгымнар кирәк булу да сер түгел. Бүген терлекчелекне үс-терү программасын тормышка ашыру өчен яхшы кредитлар бирелә, ул тармакны күтәрергә, аны керемле итәргә мөмкинлек бирә.
"Татмелиорация-Агро"ның перспектив планнарында җитештерелгән сөт продукциясенең күләмен арттыру һәм сыйфат күрсәткечлә-рен яхшырту юнәлешендә зур эшләр башкару күздә тотыла. Беренче адым 200 сыерга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча сөтүткәргеч булдырудан гыйбарәт. Хуҗалык белгечләре аны сатып алу нәтиҗәсендә барлык чыгымнарның капланачагына һәм югары сыйфатлы продукция алырга мөмкинлек туачагына нык ышаналар.
Узган җомгада Олы Кавалда авыл хуҗалыгына багышланган семинар булды. Анда катнашучылар биредәге уңай үзгәрешләрне үз күзләре белән күрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев