Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

ҖИРЛӘРНЕ РЕКУЛЬТИВАЦИЯЛӘҮ МӨҺИМ

Җирләрне рекультивацияләү - әйләнә-тирә мохитне экологик саклау эшендә иң мөһим бурычларның берсе. Глобаль яктан - ул киләчәк буыннар өчен табигатьне саклау. Ә конкрет әйткәндә, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Бу процесста иң төп рольне дәүләт тарафыннан контроль уйный, аны ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт (Россельхознадзор) башкара. Рекультивация процессы...

Җирләрне рекультивацияләү - әйләнә-тирә мохитне экологик саклау эшендә иң мөһим бурычларның берсе.
Глобаль яктан - ул киләчәк буыннар өчен табигатьне саклау. Ә конкрет әйткәндә, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Бу процесста иң төп рольне дәүләт тарафыннан контроль уйный, аны ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт (Россельхознадзор) башкара.
Рекультивация процессы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1994 елның 23 февралендә гамәлгә кергән "Җирләрне рекультивацияләү, туфракның уңдырышлы катламын алу, саклау һәм рациональ файдалану турында"гы 140 нчы һәм Россия Табигый ресурслар министрлыгы һәм Дәүләт җир комитетының 1995 елның 22 декабрендә кабул ителгән "Җирләрне рекультивацияләү, туфракның уңдырышлы катламын алу, саклау һәм рациональ файдалануның төп положениеләре турында"гы 525/67 карары белән регламентлана.
Рекультивация авыл хуҗалыгы җирләрен сөрү белән бәйле теләсә нинди эшне башкарганда кулланыла. Торбалары буйлап безнең икътисадның "каны" агучы нефть чыгару компаниясе торбалар салу өчен траншея казыймы, авыл җирлегендә юл төзеләме - кагыйдә буларак туфрак катламы бозыла.
Рекультивация эшләр башкарылган мәйданнарда аларның барысы тәмамланганнан соң әлеге җирдән яңадан файдаланырлык булсын өчен кирәк. Яки коры фәнни тел белән әйткәндә, рекультивация - авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, төзелеш, табигатьне саклау һәм санитария-сәламәтләндерү максатлары өчен әйләнә-тирә мохитнең җитештерүчәнлеген, хуҗалык кыйммәтен торгызуга һәм шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр комплексы.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә теләсә нинди җир эшләре - төзелеш, мелиоратив, урман кисү, геологик разведка, эксплуатация, проект-эзләнү һәм башка эшләр закон буенча культивация проекты булганда гына башкарыла алалар. Расланган бозылган җирләрне рекультивацияләү проектының булу зарурлыгы РФ Җир кодексының 78 статьясының 2 пункты белән расланган. Шуны да әйтик, вакытында төзелгән проектның булмавы авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйле булмаган максатларда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдаланучы затлар кыла торган иң киң таралган хокук бозуларның берсе булып тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев