Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Игенчеләргә дан һәм хөрмәт

Районыбыз игеннәрне урып-җыюны 18 нче августка тәмамлады. Дүшәмбе, 27 нче август көнне урып-җыю нәтиҗәләре буенча алдынгы игенчеләр слеты булды. Шушы уңайдан Биектау үзәк мәдәният йортына барлык игенчеләр чакырылды. Тантананың төп хуҗалары - комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре. 33 мең гектар биләгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 60,8 мең тонна ашлык җыеп алынды....

Районыбыз игеннәрне урып-җыюны 18 нче августка тәмамлады. Дүшәмбе, 27 нче август көнне урып-җыю нәтиҗәләре буенча алдынгы игенчеләр слеты булды.
Шушы уңайдан Биектау үзәк мәдәният йортына барлык игенчеләр чакырылды. Тантананың төп хуҗалары - комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре. 33 мең гектар биләгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 60,8 мең тонна ашлык җыеп алынды. 2012 нче елгы урып-җыюга зур өлеш кертүчеләргә аеруча зур хөрмәт күрсәтелде. Бәйрәмдә ТР премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. "Икмәк - үзе бер фәлсәфә, сәясәтне ясый яки уйлап житкерелмәгән сәясәтнең әсирень әйләнә. Быел ул сәясәтне ясаучы. Без гадәт-ләнгән 5 миллион тонна урынына 3 миллион тонна гына җыя алдык. Һәм ул республиканың үзенә кирәк", - диде Марат Готович. Министр Биектау районы республиканың игеннәрне тиз арада һәм сыйфатлы итеп җыеп алырга чакыруын ишетте, дип билгеләп үтте. Кешеләр хәлиткеч роль уйнады. М.Әхмәтов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән алдынгы хуҗалык җитәкчеләренә, комбайнчыларга һәм шоферларга Мактау грамоталары тапшырды.
Бу көнне урып-җыюда катнашкан 102 кеше төрле бүләкләр алды. Алар арасында игеннәрне суктыруда һәм уруда эшләгән комбайнчылар да, ашлык ташуда шоферлар ярышында җиңүчеләр дә бар иде.
Аларга акчалата премияләр һәм бүләкләрне Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов тапшырды. Көчле алкышлар астында сәхнәгә "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән игенчеләр нәселе - абыйлы-энеле Анатолий, Сергей, Александр һәм яшь буын вәкилләре Леонид белән Артем күтәрелде. Семеновларның гомуми хезмәт стажы 45 ел һәм алар барысы да агымдагы елгы урып-җыюда аеруча тырышлык күрсәттеләр.
"Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте механизаторы Марсель Сәгыевны туган көне белән котладылар. Район җитәкчеләре һәммәсенә дә бү-ләкләр тапшырдылар.
Инвесторлар Әнвәр Залаков һәм Ленур Зиннәтуллин, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Анна Захарова, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең баш агрономы Газинур Сафин һәм комбайнчы - "Мирас" ширкәтеннән быелгы урып-җыю чемпионы Ислам Хәй-дәров күптән түгел булдырылган "Биектау муниципаль районы үсешендәге казанышлары өчен" дигән медаль белән бүләкләнделәр.
"Үсемлекчелектәге югары күрсәткечләре өчен" дигән күчмә байракка "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте лаек булды. Аны 100 мең сумлык сертификат белән бергә хуҗалык директоры Шәүкәт Вахитовка тапшырдылар.
Биектау һәм Казан артистлары чыгышы игенчеләр бәйрәмен тагын да ямьләндереп җибәрде. Алар урак батырларын һәм узган урак өстендә катнашучыларның барысын да лирик җырлары һәм дәртле биюләре белән котладылар.

Рәсемнәрдә: 2012 нче елгы урак алдынгылары слетында.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев