Иң осталар көч сынашты
Бөтен нәрсә ашкынулы темпта үзгәрә барган заманда бары авыл кешеләре хезмәте генә алмаштыргысыз булып кала. Заман җиһазлары терлекчелектәге эшләрне җиңеләйтергә мөмкинлек бирсә дә, төп роль элеккечә үк кеше кулында. Сыерларны машина белән саву операторларының чираттагы район конкурсы Чыршыда, "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтенең җәйге терлекчелек лагеренда узды. Һөнәре буенча иң яхшы...
Бөтен нәрсә ашкынулы темпта үзгәрә барган заманда бары авыл кешеләре хезмәте генә алмаштыргысыз булып кала. Заман җиһазлары терлекчелектәге эшләрне җиңеләйтергә мөмкинлек бирсә дә, төп роль элеккечә үк кеше кулында.
Сыерларны машина белән саву операторларының чираттагы район конкурсы Чыршыда, "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтенең җәйге терлекчелек лагеренда узды. Һөнәре буенча иң яхшы исемен яулау өчен терлекчелек тармагы булган унбер авыл хуҗалыгы предприятиесеннән һәм бер крестьян-фермер хуҗалыгыннан 28 сыер савучы хатын-кыз һәм бер ир-ат көч сынашты. Ял көннәрендә һава торышы бозылуга да карамастан, конкурста катнашучыларның өсләрендә ап-ак халатлар, башларында яулыклар иде. Тышкы кыяфәт өчен дә балл куелды. Судьялар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район хуҗалыкларының зоотехника һәм ветеринария хезмәтләренең әйдәп баручы белгечләре булды. Конкурста катнашучыларга ярдәм итү, хуплап тору өчен хуҗалык җитәкчеләре дә килгән иде.
Ярышлар һөнәри осталыкны камилләштерү, сыер савучы хезмәтен һәм алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эш тәҗрибәсен пропагандалау максаты белән уздырыла. Район флагын күтәрү кебек мактаулы бурыч узган елгы район конкурсында җиңүчегә - "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәте сыер савучысы Гөлшат Мансуровага йөкләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов конкурста катнашучыларның барысына да уңышлар теләде. Ул шулай ук әлеге конкурста җиңүчегә 15 нче июньдә узачак республика конкурсында Биектау районы намусын якларга кирәк булачагын да искә төшерде. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин конкурска җыелучыларга сайлаган һөнәрләренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде һәм бу көнне берәү дә бүләксез калмаячак, диде. Савым буенча республика күрсәткечләренең район күрсәткечләреннән бераз югарырак булуын истә тотып, Рөстәм Галиулла улы машина белән саву осталарының район конкурсы нәтиҗәләрне яхшыртуга этәргеч ясар, дип ышануын белдерде.
Ярышлар берничә этапта узды. Беренче сынауда сыер савучыларның теориягә кагылышлы белемнәре тикшерелде. Тест биремнәрендә 20 сорау, һәркайсына өч төрле җавап тәкъдим ителгән. Беренче карашка бернинди катлаулылыгы да юк кебек. Гамәли белемнәр көн саен кабатланып тора, ә менә теория исә кайвакыт онытылып та китә шул. Шуңа күрә бу конкурс өчен сыер савучылардан берәү дә иң югары 10 балл туплый алмады.
Катнашучылар осталыкларын күрсәткән арада авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә азык җыю техникасының эшкә әзерлеген карау, авыл хуҗалыгының киләчәк үсешенә кагылышлы проблемалар һәм фикерләр белән уртаклашу өчен күрше хуҗалык басулары буйлап узарга тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов азык хәзерли башларга да күп вакыт калмый, малкайларның азык белән җитәрлек кадәрле тәэмин ителүе дә авыл хезмәтчәннәренең тырышып эшләвенә бәйле булачак, диде. Сүз шулай ук чиста парлар һәм туфракка ашлама кертү зарурлыгы турында да барды. ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов сүзләренә караганда, ашлама алуга республика бюджетыннан зур акчалар бүлеп бирелә.
Икенче этапта катнашучылар төп "хезмәт кораллары" - "Майга" белән "Волга" саву аппаратларын ничек сүтәргә һәм җыярга икәнлеген күрсәттеләр. Ярыш вакытка карап бәяләнде. Ничек саварга кирәклеген аңлата башлаганчы катнашучыларга, тизлектән тыш, әзерлекнең санитария ягы, савылган сөтнең чисталыгы кебек мөһим нәрсәләргә дә игътибар итәргә кирәк булды.
Теорияне тапшыргач, сыер савучылар конкурсның соңгы этабы - савуга керештеләр. Сыерларның кайберләре, чит кешегә сөтләрен бирергә теләмичә, холыксызланып та алдылар. Тибенгән малкайларның тоякларыннан имгәнүдән конкурста катнашучыларны һөнәри осталык һәм бай эш тәҗрибәсе генә коткарып калды. Һәр сыер савучының да терлекләр белән эшләүдә үз сере була, бу юлы да аларга нәкъ менә шушы сыйфатлары ярдәм итте.
Бер-бер артлы сыер савучылар барлык биремнәрне дә җиренә җиткереп башкардылар: сыерны әзерләделәр, саву аппаратын тикшерделәр, аны дөрес тоташтырдылар һәм сава да башладылар. Бөтенләй чит көтү белән эшләргә туры килсә дә, терлекчеләр тиз арада, ягымлы, җылы сүзләр әйтеп, сыпыргалап, малкайлар белән "уртак тел" таптылар. Сыерлар да буйсындылар, жюрига вакытны исәпләп торырга гына калды. Сыерның әйбәт савылганмы-юкмы икәнлеген белү өчен уздырылган өстәмә контроль саву конкурста катнашучыларның барысының да бу биремне "отлично"га башкаруларын күрсәтте.
Сыер савучыларның кәефен салкын җил исү һәм яңгыр сибәләп тору да боза алмады. Булдыра алачакларына ышану аларга көч бирде. Җиңүчеләр конкурсның өч этабы (теоретик белемнәрне тикшерү, саву аппаратын җыю һәм сүтү, саву технологиясе) буенча тупланган баллар суммасына карап билгеләнде. "Бөреле"дән конкурсның барлык этаплары буенча барыннан да күбрәк - 95,39 балл җыйган Әнзия Әүхиева иң яхшы сыер савучы дип танылды. Аңа күчмә Кубок, җиңүчегә бирелә торган кызыл тасма, Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарны "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Гөлсинә Сәлахетдинова һәм "АгроСтар" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Гөлфаяз Шакирҗанова бүлеште. Яшь сыер савучылар арасында җиңүче - "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Таңсылу Хәлилова. Икенче урында "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Гөлфинә Гыйззәтуллина, өченчедә - "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Елена Семенова. Җи-ңүчеләр барысы да дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләк-ләнделәр. Бердәнбер ир-ат - унике елдан бирле "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең Сосновка фермасында эшләүче сыер савучы Григорий Шпанов та бүләксез калмады. "АгроСтар" һәм "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтләреннән терлекчелектә эшләү стажлары 35 елдан артып киткән Роза Сабирҗанова белән Гөлшат Мансурова да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды, әмма алар өчен иң мөһиме - онытылмаслык тәэсирләр, күңелле борчылулар һәм һөнәри бәйрәмнәре турындагы матур хатирәләр.
А.Тимонин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев