Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

ГАИЛӘ ФЕРМАСЫ – МУЛЛЫККА ИЛТҮЧЕ ЮЛ

Кайчандыр авыл җирендәге хезмәтнең дәрәҗәсе дә юк, киләчәге дә өметле түгел, дип саналды, авыл яшьләре дә тормышларын шәһәргә барып җайга салуны өстенрәк күрделәр. Әмма бу заманнар инде артта калды. Хәзер яшь гаиләләрнең күпчелеге туган авылларында калалар, үзләренең сәләт һәм белемнәренә кулланылыш табалар, йортлар салып, балалар үстерәләр. Минсинә белән Ленар Латыйповлар...

Кайчандыр авыл җирендәге хезмәтнең дәрәҗәсе дә юк, киләчәге дә өметле түгел, дип саналды, авыл яшьләре дә тормышларын шәһәргә барып җайга салуны өстенрәк күрделәр. Әмма бу заманнар инде артта калды. Хәзер яшь гаиләләрнең күпчелеге туган авылларында калалар, үзләренең сәләт һәм белемнәренә кулланылыш табалар, йортлар салып, балалар үстерәләр.
Минсинә белән Ленар Латыйповлар да үз урыннарын авыл хуҗалыгы производствосында табалар. Моннан өч ел элек алар Дөбъязда терлекчелек юнәлешендәге крестьян-фермер хуҗалыгы оештырдылар.

Ни өчен терлекчелекме? Чөнки крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минсинә Миңзариф кызы белгечлеге буенча - ветеринария табибе, ә ире - зоотехник. Белемнәрен, алган күнекмәләрен конкрет эштә сынап карарга омтылу аларны шушындый карарга килергә этәрә дә инде. Өч ел әллә ни күп вакыт булмаса да, башкарылганнар байтак. Алар, гаилә терлекчелек фермалары төзү өчен дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәмне файдаланып, 100 баш сыерга исәпләп, ферма салдылар. Аннары Кече Алаттагы ферманы алып, анда ремонт уздырдылар.
Шушы көннәрдә Дөбъяз авылында 100 сыерга исәпләнгән яңа гаилә фермасы ачылды. Бу гел кабатланып тора торган күренеш түгел, чөнки соңгы елларда фермалар, гадәттә, ябылды гына. Әлеге терлекчелек комплексын ферма дип атавы да кыен. Бина зооветеринария фәненең соңгы казанышлары буенча җиһазланган. Чиста, иркен, якты.
Гаилә фермасы ачылышында ТРның Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнар Мөхли-сов, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Айрат Радин улы дәүләт авыл җирендә җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә киләчәктә дә ярдәм күрсәтәчәк, дип билгеләп үтте. Тәвәккәл һәм эшчән авыл кешеләре конкурсларда катнаша, грантлар ота һәм авылда җитештерү-эшләп чыгару производстволары оештыра алалар.
Район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Латыйповларның крестьян-фермер хуҗалыгында эшләрнең ничек торуы белән кызыксынды, бөтен нәрсәдә әти-әниләренә булышып торучы балалары белән аралашты.
Латыйповлар гаиләсендә Илалия, Гомәр һәм Ислам - өч бала үсә. Олы кызлары, 12 яшьлек Илалия әнисенең уң кулы, саву аппаратлары белән бик оста эш итә, нәни хуҗабикәне сыерлар да тыңлый. Йорт эшләрендә дә ул әти-әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе. Энесе Гомәр кебек мәктәптә яхшы укый. Тугыз яшьлек Гомәр җәй көне тракторда эшләгән, ул үзен кирәкле һәм мөстәкыйль итеп сизәргә ярата. Кечкенәләре Исламга әле өч кенә яшь, әмма ул да инде әти-әниләре шөгыльләнә торган эшнең мөһимлеген аңлый.
"М.М.Латыйпова"ның крестьян-фермер хуҗалыгында хәзерге вакытта биш кеше эшли, айлык уртача хезмәт хакы район буенча уртача күрсәткечтән 1,7 тапкырга югарырак.
Хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгында 200 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 92се - савым сыерлары. 1 сентябрьгә 348 тонна сөт җитештерелгән һәм мөгезле эре терлекләр артымы - 14 тонна. 9 айда 1 сыердан савым 3785 килограмм тәшкил итә.
Латыйповларның килә-чәккә планнары зурдан. 2012-2016 елларга инвестиция үсешенең бизнес-планы төзелгән, "2012-2014 елларга ТРда КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үсте-рү" ведомстволы программасында конкурста грант якладылар һәм оттылар. Әлеге проектны тормышка ашыру 96 баш башмак тана алырга мөмкинлек бирәчәк, ә бу исә ит һәм сөт җитештерүне арттыру, авылда яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге тудырачак.
Җайга салынган производство авылда социаль проблемаларны да хәл итә. "М.М.Латыйпова" крестьян-фермер хуҗалыгы Дөбъяз авыл җирлегендә уздырыла торган чаралар, бәйрәмнәрнең иганәчесе, ялгызлар һәм картларга булдыра алганча ярдәм итә, кыш көннәрендә Торнаязга бара торган юлны үз акчасына кардан чистартып тора. Тагын шунысы әйтергә кирәк, Латыйповлар районда уздырыла торган сезонлы ярминкәләрдә актив катнашалар, биектаулыларны яхшы сыйфатлы, тәмле продукцияләре белән сөендерәләр.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев