Эш тизлеге һәрвакыт югары булырга тиеш
Бүгенге көндә төп бурыч - үстерелгән уңышны җыеп алу. Дүшәмбе, 23 нче июль көнне булган район киңәшмәсендә басулардагы эшне оештыру мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде. Киңәшмәне Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырды. Азык әзерләү барышы һәм урып-җыюның беренче көннәрендәге эш турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов...
Бүгенге көндә төп бурыч - үстерелгән уңышны җыеп алу. Дүшәмбе, 23 нче июль көнне булган район киңәшмәсендә басулардагы эшне оештыру мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде. Киңәшмәне Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уздырды.
Азык әзерләү барышы һәм урып-җыюның беренче көннәрендәге эш турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов сөйләде. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 33100 гектар мәйданда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк булачак. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә беренче 500 гектар җыеп суктырылды. "Серп и молот", "Бөреле", "АгроСтар", "Высокогорская", "Татарстан" хуҗалыклары комбайннарын басуга чыгардылар инде.
Урып-җыю киеренке булырга охшап тора. Безнең районда бер комбайнга нагрузка 470 гектар, ә кайбер хуҗалыкларда аннан да күбрәк тәшкил итә. Район башкарма комитеты игеннәрне уруда һәм суктыруда эшләүче механизаторларга карата өстәмә кызыксындыру чаралары күрү турында карар кабул итте. Эшләнеш нормасын үтәп барганда, комбайн маркасының нинди булуына карап, алар ашлык суктырган өчен 2000 әр, урдырган өчен 1000 әр сум премия алачаклар. Ункөнлек нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә дә вымпеллар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Басудан ындыр табагына һәм ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык ташучы алдынгы шоферларга карата да кызыксындыру чаралары күреләчәк.
Урып-җыю буенча район штабы төзелде, аның составына башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары һәм яр-дәмчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре керде. Алар көн саен басулардагы эш барышын контрольдә тоталар.
Күп тә үтмәс, уҗым культуралары чәчәр вакыт та килеп җитәр. Быел якынча 17 мең гектар чәчү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы узган елгы хаталарны истән чыгармаска, чәчү эшләрен үз вакытында тәмамларга кирәк, диде.
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хуҗалык җитәкчеләрен һәм урып-җыюга катнашы булган һәркемне эш тизлеген арттыра барырга чакырды. Республика тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашыру өчен безнең районга бөртеклеләрне көненә бер мең гектардан күбрәк җыеп алырга кирәк. Шул ук вакытта югалтуларга юл куймаска, орлыкка һәм фуражга да салырга, республика оешмаларына булган бурычларны да түләргә кирәк булачак. Ашлыкның бер генә килограммы да республикадан читкә чыгарылмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев