Бозаулар көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр
Терлекчелекнең киләчәге - сәламәт, нык бозаулар. "Серп и молот" ширкәтендә иң намуслы терлекчеләргә нәкъ менә шушы эш участогын ышанып тапшыралар. - Ә монда безнең "сабыйларыбыз" яши, - диеп, бокслар урнашкан якка күрсәтте фотохәбәрче белән икебезгә зоотехник-селекционер Надежда Никитина. Ә алардан безгә гаҗәпләнгән күзләре белән бозаулар карап тора иде. "Серп и...
Терлекчелекнең киләчәге - сәламәт, нык бозаулар. "Серп и молот" ширкәтендә иң намуслы терлекчеләргә нәкъ менә шушы эш участогын ышанып тапшыралар.
- Ә монда безнең "сабыйларыбыз" яши, - диеп, бокслар урнашкан якка күрсәтте фотохәбәрче белән икебезгә зоотехник-селекционер Надежда Никитина. Ә алардан безгә гаҗәпләнгән күзләре белән бозаулар карап тора иде.
"Серп и молот" авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлекчелек биналары буйлап экскурсия тикмәгә генә бозаулар асрала торган җирдән башланмады, анда яшь терлекләр өч яшькә кадәр асрала.
Җылы, кытыршы телләрнең көтмәгәндә кагылуына дерт итеп куйдык. Бу бәләкәчләрнең безне үзләренеке итеп кабул итүләре, якыннанрак танышырга теләгән кебек, учка юеш борыннары белән орынулары күңелдә рәхәт бер хис уятты.
Бозаулар асрала торган боксларга күз төшереп, малларга никадәр уңайлы булуын күрәбез: идәнгә яңа гына эшләп чыгарылган пычкы чүбе таратылган, диварларга чыршы ботаклары бәйләмнәре эленгән. Бу турыда бозау караучылар Любовь Андреева, Людмила Топонцева, Светлана Абрамова һәм Элира Гвоздева кайгырткан.
- Бозауларның сәламәтлеге яхшы тәрбиягә бәйле, - ди, бозаулар абзарын күрсәтүен дәвам итеп, Надежда Никитина. - Бездә бу эшкә таләп югары. Бәләкәчләрне тикмәгә генә тәҗрибәле терлекчеләр "тәрбияләми". Людмила Топонцева терлекчелеккә утыз елга якын гомерен багышлаган, Светлана Абрамова да яңа кеше түгел - инде 10 ел эшли. Элира Гвоздева фермага өч ел элек кенә килде, әмма һөнәр серләренә төшенергә инде өлгерде. Өлкәннәр белән яшьләр бергә эшли, димәк, алмаш әзерлибез.
Бозау караучы Людмила Топонцеваның һәм Любовь Андрееваның һәр иртәне үз тәрбия-ләрендәге бозаулар янына ашыгалар - аларның төнне ничек уздырулары өчен борчылалар. Барлык авырлыкларга карамастан, алар үз эшләрен яраталар.
- Биредә күпме эшләвемне төп-төгәл генә әйтеп бирә алмамдыр, - дип бераз уйга калды Любовь Андреева, - 10 еллап булырга тиеш. Ыгы-зыгы, мәшәкать белән вакытның үткәне дә сизелми. Әле кичә генә аякларында көч-хәл белән басып торган бозаулар бүген холыкларын да күрсәтә башладылар. Мин аларга ияләндем инде. Малкайлар көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр, тиз көрәяләр.
Бозаулар үз вакытында тиешенчә ашатылмаса һәм әйбәт тәрбия күрмә-сә, югары савым бирә торган сыерлардан да яхшы үрчем алып бул-маячагы терлекчеләргә яхшы билгеле. Шуңа күрә дә фермада бозауларның авырлыкларын күп-мегә арттыруларын төгәл контрольдә тоталар.
Бүген бозау абзарында карауны гына түгел, ә бәлки кайгыртучанлык та, җан җылысын биреп тәрбияләүне дә таләп иткән 170 кечкенә бозау асрала. Кайберләрен тиздән зуррак бозаулар асрала торган башка абзарга күчерәчәкләр. Әмма аларның урыннары буш тормаячак, чөнки бозаулату бүлегендә һәрвакытта да 50 ләп сыер була, аларны тәҗрибәле терлекчеләр Татьяна Кондратьева, Ольга Симонова һәм Валентина Абрамова карый. Бу хезмәтчәннәр яшь малкайлар турында яратып, бөтен зооветеринария таләпләрен үтәп кайгырталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев