Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Беренче җиңүчеләр рәтендә

Районда 2012 ел урагының беренче ункөнлегендә район комбайнчылары һәм шоферларының эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Беренче җиңүчеләр арасында АФ "Биектау" ширкәте комбайнчысы һәм шоферы да бар. Бу хуҗалык игенчеләренә 3658 гектар уҗым һәм сабан культураларын урып-җыярга кирәк. Суктыруда алты агрегат эшли, уруда - бер. Бүгенге көндә уңыш 1300 гектардан җыеп алынган....

Районда 2012 ел урагының беренче ункөнлегендә район комбайнчылары һәм шоферларының эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Беренче җиңүчеләр арасында АФ "Биектау" ширкәте комбайнчысы һәм шоферы да бар.

Бу хуҗалык игенчеләренә 3658 гектар уҗым һәм сабан культураларын урып-җыярга кирәк. Суктыруда алты агрегат эшли, уруда - бер. Бүгенге көндә уңыш 1300 гектардан җыеп алынган.
Беренче ункөнлек нәтиҗәләре буенча бөртеклеләрне суктыруда югары күрсәткечләргә Рәйхан Шаһимәрдәнов ирешкән. Ярдәмчесе Илгизәр Мөхәрләмов белән ул "КЗС-7" комбайнында эшли. Бу агрегат исәбендә 745 центнер суктырылган яңа уңыш ашлыгы. Әлеге күрсәткеч бу типтагы комбайннар төркемендә иң яхшысы булып чыккан. Рәйхан һәм Илгизәр муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин кулыннан вымпел һәм азык-төлек тупланмалары алдылар.
"КЗС-1218" комбайннарына идарә итүче комбайнчылар Рәмис Шиһабетдинов һәм Рамил Абдуллинның күрсәткечләре 3182 һәм 3027 центнер тәшкил итә. Борчак уруда Әгъзам Булатов әйбәт эшли. Ул "ЕС-1,0" комбайнында 510 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны теземнәргә салган.
Урак чорында транспортның эше дә зур әһәмияткә ия. АФ "Биектау" ширкәте ашлыгын Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенә ташу белән "КамАЗ" шоферы Рәис Шакиров мәшгуль. Ул урак башыннан икмәк кабул итү предприятиесенә 627 тонна яңа уңыш ашлыгы илткән. Аңа да югары күрсәткечләргә ирешкән өчен бүләк тапшырылды.
Рәсемнәрдә: Рәйхан Шаһимәрдәнов һәм аның ярдәмчесе Илгизәр Мөхәрләмов; район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов шофер Рәис Шакировны котлыйлар.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев