Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Беренче җиңүчеләр бүләк алды

Язгы кыр эшләре көннән-көн көчәя бара. Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру кызган чак. Барлык агрочараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару максатында, Биектау районында механизаторларны өстәмә бүләкләү каралган. Шушы атнада, бу сезонда әле беренче тапкыр, смена заданиесен арттырып үтәгән хезмәткәрләрне бүләклә-деләр. Болар: Дөбъяз зонасында - "Высокогорская" агрофирмасы тракторчысы...

Язгы кыр эшләре көннән-көн көчәя бара. Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру кызган чак.

Барлык агрочараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару максатында, Биектау районында механизаторларны өстәмә бүләкләү каралган.

Шушы атнада, бу сезонда әле беренче тапкыр, смена заданиесен арттырып үтәгән хезмәткәрләрне бүләклә-деләр. Болар: Дөбъяз зонасында - "Высокогорская" агрофирмасы тракторчысы Ислам Вәлиев, Бөреле зонасында - "Татарстан" агрофирмасы тракторчысы Валерий Гурьянов. Кырда эш урыннарында ук аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе Тәбрис Галәветдинов котладылар. Һәр механизаторга алдынгылык әләме һәм акчалата премия бирелде.

Реклама

"Высокогорская" агрофирмасы тракторчысы Ислам Вәлиев уҗым арышы басуларын эшкәртү белән мәшгуль. Ул үзйөрешле «Ботаник» сиптергече белән туфракка минераль ашламалар кертә. Нормасын күпкә арттырып үтәп, сменага 200-220 гектарны тукландырырга өлгерә. Биредәге агрочараны тәмамлагач, Ислам үсемлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртә башлаячак.

Илнар Мөхлисов, Тәбрис Галәветдинов һәм хуҗалык җитәкчесе Җәүдәт Шәйхетдинов Ислам Вәлиевкә үсемлекләрне тукландыруда югары җитештерүчән хезмәте өчен рәхмәт белдереп, премия тапшырдылар. Валерий Гурьянов көзге культураларны тукландыруда көнлек заданиене 115 процентка үтәгән. Наилә Гатауллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев