Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Айрат Сабиров: «Хуҗалык табышлы эшләячәк»

Соңгы елларда агросәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Һәм авылга килүче инвесторлар эш нәтиҗәләренең башлангыч чорда ук күренмәячәген, табыш алганчы байтак тырышлык куярга кирәк булачагын аңлыйлар. Районыбызның Алан-Бәксәр авылында урнашкан "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте - сүзнең туры мәгънә-сендә иң яшь хуҗалыкларның берсе. Ул оешканга әле бер ел да юк. Әмма...

Соңгы елларда агросәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Һәм авылга килүче инвесторлар эш нәтиҗәләренең башлангыч чорда ук күренмәячәген, табыш алганчы байтак тырышлык куярга кирәк булачагын аңлыйлар. Районыбызның Алан-Бәксәр авылында урнашкан "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте - сүзнең туры мәгънә-сендә иң яшь хуҗалыкларның берсе. Ул оешканга әле бер ел да юк. Әмма ул, савым буенча районда ышанычлы төстә беренче урынны алып, үзен күрсәтә дә башлады. Хәзер биредә һәр сыердан уртача 26 килограмм сөт савалар һәм "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте инвесторы, "ГКС" фәнни-җитештерү предприятиесе директоры Айрат Сабиров бу әле чик түгел, хуҗалык табышлы эшләя-чәк, дигән фикердә.

Узган атнада Биектау районына килгән ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Әсән" ширкәтендә эшләрнең ничек баруын үз күзләре белән күрде. Аның белән бергә хуҗалыкка Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов та килде.

Кунаклар, беренче эш итеп, техниканың язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүен карау өчен хуҗалыкның машина-трактор паркына күз салдылар.

"КамАЗ", "ЗИЛ", "Газель" машиналары, "МТЗ", "Т-150" тракторлары, экскаваторлар һәм башка машиналар санына карап фикер йөрт-кәндә, аграрийлар алда торган кыр эшләренә әзер.

Биредә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белгечләрнең үз тәрбиясендәге малларга нинди җылы мөнәсәбәттә булуына сокланды. Тотрыклы савым алу өчен сыерларны ашату рационын барлык фермаларда үтәп булмый, ә менә "Әсән"дә әлеге мәсьәләгә җитди игътибар бирелә.

- Кирәкле барлык катнашмаларны, энергетик эчемлекләрне күбрәк итеп алып куйдык, - дип аңлатты "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте директорының терлекчелек буенча урынбасары Дмитрий Кузнецов. - Сенаж, силос та җитәрлек әзерләнде. Азыклар барысы да әйбәт сыйфатлы - беренче класслы.

- Миңа сезнең эшкә карашыгыз ошый, иң мөһиме - баланслы ашату, башмак таналарга кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга, организмнары чыныксын, шул вакытта савым да югары булыр, - дип киңәш итте Марат Әхмәтов.

Күптән түгел төзелгән абзарларда 42 сыер, 81 башмак тана, 42 бозау асрала. Якын арада 63 тана бозаулаячак.

Аннары кунаклар бозаулату бүлегенә килделәр, анда бозауларны карадылар. Аларга әле берничә сәгать элек кенә туган бозауны да күрсәттеләр.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры фермада һәр сыердан күпме сөт савып алулары белән кызыксынды. Җавапны ул гаҗәпләнеп һәм сөенеп кабул итте, чөнки сыерлары 26 шар литр сөт бирү белән республиканың һәр хуҗалыгы да мактана алмый.

Реклама

- Савым, продукциянең сыйфаты һәм аны эшкәртү предприятиесенә илтеп тапшыруга бездә контроль бигрәк тә җитди, - диде Дмитрий Кузнецов. - Бүген, мәсәлән, без дәүләткә 958 литр сөт тапшырдык, тагын 240 литры яшь бозауларга эчертергә калды.

"Әсән"дә яңа технологияләрне үзләштерүгә дә зур игътибар бирелә. Терлекчелек фермаларын заман җиһазлары белән тәэмин итү турында кайгырталар. Килә-чәктә производствоны киңәйтергә, терлекләрнең баш санын, шуның нигезендә тулаем продукция җитештерүне арттырырга уйлыйлар.

Хуҗалыкта тагын бер
юнәлеш буенча эшлиләр - сарыклар үрчетәләр. Яңа ел бәйрәмнәренә ике атна кала "Әсән"гә Арча районыннан сарыклар кайтаралар. Бүген абзарда 47 сарык һәм 38 бәрән асрала.

Авылда терлекчелек үсеш ала, Марат Әхмәтов моңа бигрәк тә сөенде. Хуҗалыктан китәр алдыннан ул терлекчелек комплексын үстерү буенча белгечләргә тагын берничә эшлекле киңәш бирде.

- Комбайннар саклауга куелды, ремонт мастерское төзелеп бетте һәм хәзер анда эшләр бара, - дип аңлатты кунакларга "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры урынбасары Артур Габдрахманов.

Техниканы караганнан соң министр булачак чәчү турында фикер алышты. Игътибарны быел эшнең җиңел булмаячагына, шуңа күрә әзерлекне хәзердән үк башларга, көч туплап, аңа аеруча зур җаваплы мөнәсә-бәттә булырга кирәклегенә юнәлтте.

- Күп нәрсә һава шартларыннан гына түгел, ә бәлки үзебездән дә тора, - диде Марат Әхмәтов.

Аннары кунаклар хуҗалыкның терлекчелек комплексының эше белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев