Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл тормышын саклап калырга

Авыл халкы, авылда яшәүче яшьләр тормышының дәрәҗәсен һәм эш активлыгын күтәрү өчен фермерлек хәрә-кәтенә ярдәмгә юнәлдерелгән төрле программалар эшли. Бу турыда җентекләбрәк белү өчен редакция район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллинага мөрәҗәгать итте. - Республикабыздагы 2012-2014 елларга исәп-ләнгән ике программага тукталам: "Яшь фермерларга ярдәм итү"...

Авыл халкы, авылда яшәүче яшьләр тормышының дәрәҗәсен һәм эш активлыгын күтәрү өчен фермерлек хәрә-кәтенә ярдәмгә юнәлдерелгән төрле программалар эшли. Бу турыда җентекләбрәк белү өчен редакция район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллинага мөрәҗәгать итте.

- Республикабыздагы 2012-2014 елларга исәп-ләнгән ике программага тукталам: "Яшь фермерларга ярдәм итү" һәм "Крестьян-фермер хуҗалыклары базасында терлекчелек фермаларын үстерү". Беренчесе буенча грантларны алты кеше алды: Бөреле җәнлек совхозы поселогыннан Венера Мәхмүтова, Ташсудан Әнисә Алимова, Ямаширмәдән Рү-зәл Әхмәтов, Казаклардан Арслан Гарипов, Усадтан Гөлнара Зарипова һәм Анна Кварацхелия.

Икенчесе буенча грантлар ике фермерга бирелде - Дөбъяздан Минсинә Латыйповага һәм Щербаководан Василий Ванеевка.

- Ничек итеп программада катнашучы булырга мөмкин?

- Грант күләме һәм аны бирү шартлары турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белергә мөмкин. Мисал өчен, гаилә фермаларын үстерүгә грантлар проектланган егәрлекне исәпкә алып бирелә: ким дигәндә 24 баш сыер булган сөт фермалары; ана сарыклар саны ким дигәндә 50 булган сарыклар үрчетү фермалары; ким дигәндә 400 баш бройлер яки 1000 баш каз булган кошчылык фермалары һәм башкалар.

Яшь фермерларга ярдәм программасында кечкенә генә үзгәреш бар: гариза бирүче булып теркәлү көненнән аны бирү датасына эшчәнлеге 24 айдан артмаган фермер хуҗалыгы башлыгы тора (элек 12 ай иде).

- Эшчәнлеген башлап кына җибәрүче фермер гранттан файдалана аламы?

- Ул җир участогы сатып ала, төзелеш өчен проект документациясен эшли, техника һәм җиһазлар, мал-туар, ашламалар, агулы химикатлар сатып ала, ферма төзи һәм реконструкцияли, юл сала, инженерлек челтәрләренә кушыла ала.

Ачыклык кертәм, сүз 1,5 миллион сумга кадәр грант турында бара.

- Бу программаларга яңа керергә теләүчеләр бармы?

- Әйе, бар. Чернышевка, Дөбъяз, Ташлы Кавал, Биектау, Чыпчык, Олы Битаман, Иске-Казан, Казаклар, Усад, Бөреле, Каенлык, Әлдермеш, Шәпше, Чыршы, Село-Алат, Суыксу авыл җирлекләрендә бер-ике кеше, ә Ямаширмә авыл җирлегендә - дүрт кеше грант программаларында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев