Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгы җирләре игътибар үзәгендә

21 майдан 29 июньгә кадәр республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр мониторингы уздырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе (текстта Идарә дип кенә бирелер), Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Россельхознадзор" вәкилләре катнашты. Бер үк вакытта өч ведомство катнашында мондый комплекслы зур тикшерү Татарстанда беренче тапкыр уздырылды. Идарә белгечләре фикеренә...

21 майдан 29 июньгә кадәр республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр мониторингы уздырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе (текстта Идарә дип кенә бирелер), Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Россельхознадзор" вәкилләре катнашты.
Бер үк вакытта өч ведомство катнашында мондый комплекслы зур тикшерү Татарстанда беренче тапкыр уздырылды. Идарә белгечләре фикеренә караганда, әлеге тикшерү республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдаланудагы хәлне төрле яклап җентекләп өйрәнергә һәм аның нәтиҗәсе буенча җир законнарын бозуларга чик кую буенча йогынтылы чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Идарәнең дәүләт җир инспекторлары тарафыннан республиканың 43 муниципаль районында тикшерү уздыру нәтиҗәсендә файдаланылмый яткан 75 мең гектар авыл хуҗалыгы җире булуы ачыкланды. Аерым алганда, Биектау муниципаль районында 3035 гектар файдаланылмый торган җир бар. Узган ел белән чагыштырганда бу 13%ка кимрәк. 3035 гектарның 1328 гектары юридик затларныкы, 777 гектары өлеш милкендә, 132 гектары крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан файдаланылмый, 628 гектары дәүләт милкенә карый. Моннан тыш, ачыкланган җир участоклары арасында 1451 гектары өч елдан артык файдаланылмый.
Исегезгә төшерәбез: 07.03.2005, № 14-ФЗ "Административ хокук тәртибе бозулар турындагы РФ кодексының 8.8 статьясына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон нигезендә авыл хуҗалыгы производствосы яки торак, я булмаса башка төзелеш өчен билгеләнгән җир участогын өч ел буена файдаланмаган кеше административ җаваплылыкка тартыла. Әлеге җаваплылык штраф белән генә чикләнми, батараф хуҗалар җир участокларыннан колак та кагарга мөмкин. 2011 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча 200 гектар мәйданлы өч җир участогы алынды.
Биектау муниципаль районына килгәндә исә җир законын тупас бозучылар арасында "УК АС Менеджмент" ябык акционерлык җәмгыяте, "Учебный центр инновационных технологий", "Элемент 7", "Земстрой+" җаваплылыгы чикле ширкәтләре.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк, узган ел ТР Росреестры идарәсенең дәүләт җир инспекторлары хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 30 мең гектардан күбрәк ташландык җирләр авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев