АФРИКА ЧУМАСЫНА ЮЛ КУЙМАСКА!
Республикага дуңгызларның Африка чумасын кертмәүнең төп таләпләреннән берсе - республикадагы промышленность дуңгызчылык предприятиеләренең ябык режимда эшләве, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыкларының дуңгызларны көтүлекләргә чыгарып йөртмичә асравы. Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтүе бүлеге белгечләре уздырган контроль-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә билгеле булганча, республиканың Тукай муниципаль районындагы "Камский Бекон"...
Республикага дуңгызларның Африка чумасын кертмәүнең төп таләпләреннән берсе - республикадагы промышленность дуңгызчылык предприятиеләренең ябык режимда эшләве, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыкларының дуңгызларны көтүлекләргә чыгарып йөртмичә асравы.
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтүе бүлеге белгечләре уздырган контроль-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә билгеле булганча, республиканың Тукай муниципаль районындагы "Камский Бекон" җаваплылыгы чикле ширкәте кебек ябык режимда эшләүче эре дуңгызчылык комплексларында дуңгызлар чыгарып йөртелми.
Гомумән алганда Россия Федерациясендә Африка чумасына кагылышлы эпизоотик хәл элеккечә киеренке. Агымдагы елда Краснодар краенда, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород, Ярославль, Ростов, Ленинград өлкәләрендә, Карелия, Калмыкия республикаларында әлеге мәкерле авыруның 107 очрагы теркәлде.
Хәлнең киеренке булуын истә тотып, Татарстан Республикасы буенча Россель-хознадзор Идарәсе дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә, белгечләренә, республикада яшәүчеләргә сизгер һәм сак булырга чакырып мөрәҗәгать итә.
Республикага дуңгызларның Африка чумасын кертмәс өчен дуңгыз асрауның зоогигиена нормалары һәм кагыйдәләре таләпләрен үтәргә, азыкны бу авыру ягыннан имин булган территорияләрдән алырга һәм ашатыр алдыннан термик эшкәртү уздырырга кирәк. Азык-төлек калдыкларын да 70 градустан ким булмаган температурада эшкәртеп алырга. Дуңгызларны көтүлекләргә чыгармаска. Дуңгызларның башка терлекләр янында булуына (аларның вируслы булуы ихтимал), шулай ук дуңгыз асрала торган урыннарга чит кешеләр кереп йөрүгә юл куймаска. Дуңгыз абзарларын, азык саклана һәм әзерләнә торган урыннарны регуляр рәвештә дезинфекцияләргә, дератизация, дезинсекция уздырырга кирәк, чөнки талпаннар да авыру йоктырырга мөмкин.
Дуңгызларны китерелгән урынның имин булуын раслаучы ветеринария документларыннан башка сату рөхсәт ителмәгән урыннардан алырга ярамый. Яңа алган дуңгызларны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл администрацияләрендә теркәргә, төп көтүгә кушар алдыннан мәҗбү-ри карантин чаралары уздырырга кирәк. Дуңгызлар даими рәвештә ветеринария белгечләре кү-зәтүендә (вакцинация, зарури клиник тикшерүләр һәм вакыттан-вакытка ветеринария тикшерүе уздыру) булырга тиешләр.
Дуңгызның авырый башлавына шик төшү белән үк малның хуҗасы бу турыда дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, кош-кортларны да кертеп, терлек-туарны һәм аларның итен, маен, тиресен, мамыгын, йонын, һ.б.куллануны, сатуны туктатырга.
Республиканы шушындый аеруча куркыныч авырудан саклап калу сезнең сизгерлектән, белдеклелектән тора.
Дуңгызларның Африка чумасына каршы профилактикага кагылышлы сораулар килеп туганда (843) 277-69-57 телефоны буенча Татарстан Республикасындагы Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтүе бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев