Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

2012 нче елда конкурска сайлап алу турындагы белдерү

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары - "Татарстан Республикасында 2012-2014 нче елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомстволы программасында катнашучыларны конкурска сайлап алуның беренче этабын уздыру турында игълан итә. Конкурс сайланышында катнашу өчен гаризаларны кайчан һәм кайда бирергә? Гаризалар һәм документларны Татарстан Республикасы,...

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары - "Татарстан Республикасында 2012-2014 нче елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомстволы программасында катнашучыларны конкурска сайлап алуның беренче этабын уздыру турында игълан итә.
Конкурс сайланышында катнашу өчен гаризаларны кайчан һәм кайда бирергә?
Гаризалар һәм документларны Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 309 нчы бүлмә адресы буенча ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кабул итә. Алар 2012 нче елның 18 июленнән 16 нчы августына кадәр 30 көн дәвамында кабул ителәчәк. Кабул итү вакыты - эш көннәрендә 9.00 дән 11.00 гә һәм 13.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр. Конкурс комиссиясенең крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын чакырып уздырыла торган утырышы һәр этапның гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соңгы 10нчы көненнән башлап 15 нче көненә кадәр Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 321 нче бүлмә адресы буенча ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында (утырышлар залы) башлана.
Программаның конкурс сайланышына кертелгән катнашучыларны тыңлау графигы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының http:/agro.tatarstan.ru рәсми сайтында, "Интернет (раздел - информационно-консультационный центр)" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә, аннары "поддержка семейных ферм с соучастием бюджета Российской Федерации" бүлегендә биреләчәк.
Конкурс шартлары
Грантлар проектның куәтеннән чыгып бирелә: сөтчелек фермалары сыерлар кимендә 24 баш булганда; мөгезле эре терлек симертү фермалары - кимендә 30 баш; дуңгыз фермалары - кимендә 10 ана дуңгыз (50 дуңгыз); сарык фермалары - кимендә 50 баш сарык; сөт кәҗәләре - кимендә 50 баш.
Кошчылык фермалары - кимендә 4000 бройлер яки 1000 каз; кошчылык фермалары - кимендә 20 мең бүдәнә; күркә үрчетү фермалары - кимендә 2000 баш; ат фермалары - кимендә 30 баш (20 бия).
Грантны алучы аны төзелешнең проект документларын эшләүгә, гаилә терлекчелек фермаларын реконструкцияләүгә яки модернизацияләүгә; гаилә терлекчелек фермаларын төзүгә, реконструкцияләүгә яки модернизацияләүгә; терлекчелек продуктлары җитештерә торган объектларны төзүгә, реконструкцияләүгә яки модернизацияләүгә; терлекчелек продукциясе җитештерә торган гаилә терлекчелек фермаларын һәм объектларын җиһазлар һәм техника белән комплектлаштыруга; авыл хуҗалыгы терлекләре алуга сарыф итә ала.
Кызыксындырган сорауларыгызны түбәндәге белгечләргә бирә аласыз:
Ф.Ф.Рафиков - ТРның Авыл хуҗалыгы, азык-төлек министрлыгының предприятиеләрне реструктуризацияләү һәм АПК үсеше бүлеге начальнигы урынбасары, тел.: (843) 221-76-53, факс (843) 221-76-54, (55).
З.Н.Гарифуллина - Биектау муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты, тел.: 884365-2-36-89.
Л.Н.Максимова - Биектау муниципаль районында агропромышленность комплексы ИКО хезмәте белгече, тел.: 884365-2-36-91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев