Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕ

ЙӨРӘКЛӘРДӘ КОМСОМОЛ ЯЛКЫНЫ

Биектау районының 80-90 нчы елларда эшләгән комсомол райкомы хезмәткәрләре, башлангыч комсомол оешмалары секретарьлары комсомолның 96 еллыгын бергә билгеләп үтәргә булдылар. Алар Биектау авылының бер кафесында җыелдылар. Бәйрәм сценариен Светлана Шакирова (Заһидуллина) белән Ирина Минеева төзегән, алар үзләре үк кичәне алып та бардылар. Аларга Сергей Тихонов ярдәм итте. Очрашу комсомол райкомының...

Биектау районының 80-90 нчы елларда эшләгән комсомол райкомы хезмәткәрләре, башлангыч комсомол оешмалары секретарьлары комсомолның 96 еллыгын бергә билгеләп үтәргә булдылар. Алар Биектау авылының бер кафесында җыелдылар.

Бәйрәм сценариен Светлана Шакирова (Заһидуллина) белән Ирина Минеева төзегән, алар үзләре үк кичәне алып та бардылар. Аларга Сергей Тихонов ярдәм итте. Очрашу комсомол райкомының "ВЛКСМның 96 еллыгын бәйрәм итү һәм аның 100 еллыгына әзерләнү" дигән темага багышланган пленумы формасында үткәрелде.

Баштан ук ул дөрестән дә пленумны хәтерләтте: килгән һәр кеше теркәлү узды, бу эшне Наталья Саитова башкарды. Әлеге чарада Биектау комсомол райкомының биш секретаре катнашу да чараның мөһимлеген көчәйтте. Алар арасында 1979 дан 1982 нче елга кадәр хезмәт куйган Сәгыйть Сәлахетдинов, 1982-84 нче елларда эшләгән Фирдәүс Дәүләтов, 1984 тән 1988 нче елга кадәр районның яшьләр оешмасын җитәкләгән Эдвард Абдуллаҗанов, 1988-89 нчы елларда эшләгән Наил Хәмидуллин һәм 1989 нчы елдан Коммунистлар партиясенең резервы буларак ВЛКСМның эшчән-леге мәҗбүри туктатылган 1991 нче елга кадәр эшләгән Владимир Никулин.

«Пленум»да әлеге чараны уздыруның инициаторы һәм спонсоры Эдвард Абдуллаҗанов рәислек итте. Активистлар төркеме «пленум»га әзерлек чорында районның комсомол, пионер оешмалары эшчәнлеген яктырткан фотолар күргәзмәсе оештырган. Алар ук октябрят, пионер, комсомол атрибутикасы булган галстуклар, барабан, быргы, значоклар, вымпеллар һәм башка шуның ише әйберләрне җыеп, күргәзмәгә куйганнар.

"Пленумда" катнашучыларның барысы да күңелләре белән комсомолда эшләгән елларга кайттылар, исләрендә калган кызыклы чараларны, шимбә һәм якшәмбе өмәләрендә катнашуларын, комсомол төзелешләрендә эшләүләрен, спорт ярышларында катнашуларын сагынып искә алдылар. Комсомол-яшьләр коллективлары төзү һәм башка бик күп эшләр дә игътибарсыз калмады. Һәр чыгыш ясаучының хәтерендә мәзәк хәлләр саклана, аларны искә төшереп, рәхәтләнеп тагын бер тапкыр көлештеләр. Комсомол җыелышлары үткәрү, взнослар җыю, комсомол-яшьләр бригадалары оештыру, удар комсомол төзелешләренә юллама белән егет һәм кызларны җибәрүгә бәйле кыенлыклар Ленин исемендәге колхозда комсомол комитеты секретаре булган Рәфыйк Гыйльметдиновның, "Серп и молот"тан Равил Вәлиев һәм Фидаиль Хәйретдиновның, "Алга"дан Раилә Вәлиуллина һәм Наҗия Вахитова һәм башкаларның хәтеренә бик яхшы кереп калган.

«Пленум» комсомолның 100 еллыгын лаеклы каршылау һәм бу бәйрәмгә Биектау комсомол райкомында төрле елларда эшләгән һәм башлангыч комсомол оешмаларын җитәкләгән кешеләрне һәм комсомол активистларын күбрәк җыю турында карар кабул итте.

Рәсми өлештән соң очрашуга килгән кунаклар, төркемнәргә бүленеп, төрле конкурсларда катнаштылар. Тик бәйгеләр гадәти генә түгел иде, биремнәр комсомол тарихына, аның традицияләренә кагыла иде. Сорауга җавап бирү генә аз, теоретик белемнәрне гамәли эшчәнлек белән раслап күрсәтергә кирәк иде. Октябрят "йолдызчыкларының" эшен дә, пионер отрядлары һәм дружинарын да, комсомол оешмаларының төп эш законнарын да искә төшерергә туры килде. Мәктәп комсомолы һәм пионер оешмалары эшчәнлеге белән Биектау комсомол райкомында өч Резидә шөгыльләнде: Фәйзрахманова, Садыйкова, Галиәхмәтова. Шуңа күрә аларга пионер һәм октябрятларга кагылган биремнәрне чишү бер дә авыр булмады, әмма башкалар да сер бирмәде: отрядлар барабан һәм быргы тавышлары астында тигез сафлар булып йөрде, рапортлар төгәл һәм аңлаешлы, кар урынына кәгазьдән ясалган "снеговиклар" да берсеннән-берсе матур килеп чыкты. Җыйнап кына әйткәндә, яшьлекләрен искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Әмма бу уен-көлке кичәсе генә түгел, бу - комсомолда үткән яшьлек елларын өзелеп сагыну, әлеге оешмага дистә еллар буена онытылмаслык дуслар бүләк итүе өчен рәхмәт хисләре белән сугарылган хатирәләр кичәсе иде. Кайчандыр комсомол райкомы аппаратында эшләгән, яки башлангыч комсомол оешмасын җитәкләгән һәр кеше "кояш астында" үз урынын тапты, совет уку йортларында алган һөнәри белемнәре һәм комсомолда туплаган тәҗрибәләре аларга лаеклы шәхесләр булып җитлегергә, үз коллективларында хөрмәт казанырга ярдәм итте. Ленин комсомолының 100 еллыгына килгәндә, бу - яхшы идея. Киләчәк бәйрәм комсомолны чын тормыш мәктәбе дип санаучыларны күбрәк җыйсын иде.

Сания ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев