Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕ

Топкино – һөнәрчеләр авылы

Топкино авылы да йөзләгән, меңләгән беткән авыллар язмышына дучар булды. Халкы таралып бетте, аннары авыл үзе дә юкка чыкты. Кайчандыр Топкино авылы булган урыннар бик матур бит югыйсә: еракларга җәелеп киткән киң болыннар, күз карашы җитмәстәй кара урманнар. Зәңгәр күктә, биектә-биектә тургай сайравы ишетелә. Тын гына Чачелга елгасы агып ята....

Топкино авылы да йөзләгән, меңләгән беткән авыллар язмышына дучар булды. Халкы таралып бетте, аннары авыл үзе дә юкка чыкты.

Кайчандыр Топкино авылы булган урыннар бик матур бит югыйсә: еракларга җәелеп киткән киң болыннар, күз карашы җитмәстәй кара урманнар. Зәңгәр күктә, биектә-биектә тургай сайравы ишетелә. Тын гына Чачелга елгасы агып ята.

Бу авыл тарихының XVIII гасырның икенче яртысыннан ук башланганлыгы мәгълүм. Янәшәсендәге елга исеменә охшаган Чадолга дигән икенче исеме дә булган әле аның.

Анда эш сөючән, хуҗалыкчыл кешеләр яшәгән. Шуңа күрә XX гасырның утызынчы еллары уртасында иң нык хуҗалыкларны «раскулачивать итү» дигән бәла килгән дә инде. Мәсәлән, Варвара белән Николай Козловларның хуҗалыгы зур булган. Кешеләр мул яшәгән, чөнки авыл халкы элек-электән киез итек басу белән шөгыльләнгән. Итек басу осталарының даны бөтен тирә-якка таралган. Михаил Панфилов, Степан Карамелев, Алексей Шумихин атаклы осталар булган. Шумихиннарның йон тетү җайланмасын соңыннан «Красная заря» колхозына тартып алганнар.

Йон тетү машинасы ат көче белән хәрәкәткә китерелгән. Шумихиннарның йорты янында йон теткеч урнаштырылган сарай һәм махсус лапас булган. Анда йон тетү машинасының шкивларына каешлар белән тоташтырылган агач барабан торган. Башка беркайда да эшләтми торган атларны җигеп, түгәрәк буенча йөрткәннәр. Шул рәвешле, барабанга беркетелгән багана әйләнеп торган. Йон тетү бик авыр эш булган, атларны саклап кына тотканнар.

Осталар заказ буенча эшләгән. Итек басарга заказларны якындагы Бәерли, Шуман, Кече Починок авылларыннан гына түгел, Дөбъяз, Кече Солабаш, Олы Солабаш, Торнаяз һәм башка авыллардан да бик күп китергәннәр.

Шулай ук итек басу да - бик авыр хезмәт. Аны гаилә белән эшләгәннәр, балалар да булышкан. Ата-аналары эшләгәндә, балалар, осталар династиясен дәвам иттерү өчен, бу катлаулы хезмәткә өйрәнеп торган.

Итекне өй эчендә идән астында басканнар. Башта йонны җәеп салганнар, кырыйларын тоташтырып, йоннан «торба» ясаганнар. Аннары камыр җәй-гән кебек уклау тәгә-рәткәннәр. Җәем тыгызлансын өчен кирәк булган бу. Аннары аны махсус чаннарда кайнап торган суда пешергәннәр. Шул массаны итек рәвешенә китереп, төрле үлчәмдәге калыпларга киерткәннәр. Шуннан соң киез итекне басарга тотынганнар. Басу өчен махсус эш коралы - кабарынкы сырлы тактадан файдаланганнар. Озын булып калган артык төкләрен күбек таш белән кырып тө-шергәннәр. Заказ бирүченең теләгенә карап, киез итекләрне карага манганнар яки бизәкләгәннәр.

Итекче осталарның йортын үзенчәлекле йон исеннән белгәннәр, чөнки ул ис өй эченә генә түгел, тышкы якка да таралган.

Йон кайнату чаннарыннан пар чыгып торганлыктан, өй эчләре дымлы булган. Борынгы нык агачтан салынганга күрә генә йортлар черемичә сакланган.

Йон тетү машинасы хуҗалары Шумихиннар исә киез итекне өйдә басмаган, җиргә яртылаш кереп торган землянка ясап, шунда эшләгәннәр.

Авыл киез итек басучылары белән генә түгел, чүлмәкчеләре белән дә дан тоткан. Авылдан читтәрәк Чачелга елгасы яры буенча кечерәк кенә сарай - чүлмәкчеләр остаханәсе булган.

Чүлмәк ясау осталары Прохор Копылов, Семен Павлов, Александр Котлов авылда XX гасырның кырыгынчы елларында - илленче еллары башында эшләгәннәр. Халык телендә бу урын Горшешня дип йөртелгән. Остаханә урыны итеп юкка гына сайламаганнар аны. Белгәнебезчә, чүлмәк ясау өчен балчык кирәк. Ә якындагы елганың текә яры бөтенләе белән диярлек кызыл балчыктан торган. Чүлмәк ясый торган түгәрәк аяк белән басып хәрәкәткә китерелгән. Ул шыгырдый-шыгырдый әйләнеп тора, ә оста кулына эләккән балчык йомарламы сузыла, зурая һәм гади генә савытка - төрле-төрле кыяфәттәге чүлмәкләргә, кәндиләргә әверелә. Алар - һәр йорт-та һәр хуҗабикәгә көндә-лек кирәкле әйберләр. Тау белән тау очрашмый, ә чүлмәк белән чүлмәк очраша, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Балчыктан ясалган савыт-сабаның файдалы булуы билгеле. Мәсәлән, сөт нәкъ менә балчыктан ясалган махсус савытта озак саклана һәм тәмен үзгәртми. Кечкенә савыт-сабадан гайре, осталар ике чиләк сыешлы зур кисмәкләр дә ясаган. Алары куас һәм сыра әзерләү өчен кирәк булган.

Артып калган балчыктан осталар балалар өчен уенчыклар ясап куйган. Гади генә сыбызгылар, кош-җәнлек сыннарына балалар бик шатланган. Шуңа күрә Горшешня бала-чаганың да яраткан урыны булган.

Балчык эшләнмәләрне яндырырга да кирәк булган әле. Савыт-саба нык һәм матур булсын өчен яндыра торган мич шунда остаханә эчендә үк торган. Салкын вакытта исә ул бинаны да җылыткан.

Чүлмәкчеләргә дә заказлар бик күп килә торган булган. Якын-тирәдә андый эш белән шөгыль-ләнмәгәннәр бит. Савыт-сабаны базарларга да алып барып сатканнар. Зур базарлар Казанда гына түгел, Алатта да булган. Чүлмәкләрне Каенлык, Бәрәзә авылларында да сатып йөргәннәр. Сәүдә һәрвакыт гөрләп барган, чөнки Топкино осталары атаклы булган, ясаган әйберләре югары бәяләнгән. Ләкин, кызганыч ки, ул вакытлар үткән шул инде.

Ул чакта (40 нчы елларда) зур дип саналган 60 хуҗалыклы авылдан кешеләр XX гасырның җитмешенче еллары ахырында китеп беткән. Кайберләре Бәерли һәм Шуман авылларында яши. Бүген Топкино авылы Татарстанның торак пунктлары исемлегендә юк.

Топкино атамасын хәзер шаян кушаматта гына ишетергә мөмкин: кайчандыр зур һәм бай булган авылдан чыккан кеше-ләрне әле дә «Топкино чүлмәкләре» дип атыйлар.

Югалган авылның тарихын искә төшерергә миңа анда элек яшәгән кешеләр, осталарның нәсел дәвамчылары ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев