Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕ

САГЫШЛЫ МОҢ

Кече Солабаш авылы зиратында басып торам... Авыл зиратында көзге сагыш, Җилләр йөри аңа кушып моң. Басып торам кабер алдында мин, Башым иеп, тыеп сулышым. Кем күмелгән монда, баһадирмы, Әллә чорның бөек акылы. Газиз туфрагына башын куйган, Моңлы улы татар халкының. Габәши ул - безнең йөрәкләрдә, Илнең тамыр җәйгән бер гөле....

Кече Солабаш авылы зиратында басып торам...

Авыл зиратында көзге
сагыш,
Җилләр йөри аңа кушып
моң.
Басып торам кабер
алдында мин,
Башым иеп, тыеп
сулышым.

Кем күмелгән монда,
баһадирмы,
Әллә чорның бөек акылы.
Газиз туфрагына башын
куйган,
Моңлы улы татар
халкының.

Реклама

Габәши ул - безнең
йөрәкләрдә,
Илнең тамыр җәйгән
бер гөле.
Татардагы исем
һич җуелмас,
Күңелдәге исем
мәңгелек.

Сөйләр сүзем якташыбыз, татар халкының данлы исемен еракларга яңгыраткан композитор Солтан Габәшинең әтисе Хәсәнгата хакында.
Аның тууына быел 150 ел тулды.
Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши - татар милләтенең дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-галим, җәдидчелек хәрә-кәтенең күренекле вәкиле.
Халкыбызның милли мәдәниятенең һәм фәненең XIX-XX нче гасырлар чигендәге үсешен һәм тарихын шушы бөек шәхеснең исеменнән башка күз алдына китерүе кыен. Хәсәнгата Габәшинең төп шигаре (девизы) - "саф вөҗдан вә лязим, кадре гыйлем вә гүзәл әхлак".
Бөек зыялыбыз Хәсәнгата Габәши районыбызның Кече Солабаш авылында 1863 нче елның
11 нче гыйнварында указлы мулла гаиләсендә туа. Уку һәм язу, Коръән нигезләре, шәрыкъ телләре буенча башлангыч дәресләрне ул заманның зыялылары булган Гобәйдулла бабасыннан, әтисе Мөхәммәт хәзрәттән ала. Гобәйдулла Габәши үзенең XIX нчы гасыр башында иҗат иткән "Фатыйма-намә" поэмасы белән шул чорда яшәгән бик күпләргә таныш кеше.
1875 нче елда Хәсәнгатаны әтисе Мөхәммәт Казанга җибәрә. 12 яшьлек Х.Габәши андагы Әҗем мәчете каршындагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә укый башлый. Гомеренең 15 елын ул әлеге мәд-рәсәдә уздыра. Х.Габәши биредә башта шәкерт, аннан мөгаллим була. Шушы чорда ул зыялы булып өлгерә. Киләчәккә үзенең юлын билгели.
Х.Габәши Казанда иң беренчеләрдән булып, яңа алым (җәдид) буенча укытуга күчә. Ул "Гаффария" мәдрәсәсендә һәм балалар йортында мөгаллим булып эшләгәндә методик һәм дидактик әсбаплар, дәреслекләр һәм кулланмалар яза, аларны нәшер итә.
XIX нчы гасырның 90 нчы еллары башында Хәсәнгата Габәши исеме Казаннан еракларга да билгеле була. 1889-1890 нчы еллар арасында гына да ул үзенең 5 китабын дөньяга чыгара. Аларның икесе - "Тәрбияле бала", "Басыйрәт" балаларны тәрбияләү, укытуга, милли мәктәпне үзгәртеп кору мәсьә-ләләренә багышланган. Хезмәтләрнең берсе ("Саглык") шәхси гигиена турында.
Әлеге хезмәтләрдән тыш алда әйтелгән 2 ел эчендә Х.Габәши бабасы Гобәйдулланың шигырьләр китабын һәм ислам тарихы мәсьә-ләләренә багышланган "Ысул фикһ тарихы" хезмәтен бастыра.
1890 нчы елның башында Х.Габәши туган авылына кайта. Шушы елның 25 нче гыйнварында ул имам-хатыйп итеп билгеләнә.
Бер елдан соң аның улы - киләчәктә халкыбызның беренче профессиональ композиторы Әх-мәтсолтан (Солтан Габәши) дөньяга килә. Галим Х.Габәши дингә, тарихка кагылышлы мәсьәләләр буенча эшләвен дәвам иттерә, белемнәрен баета бара, мөселман һәм христиан вәгазьчеләре белән булган бәхәсләрдә катнаша. Аның тирән белемле булуы, ислам кануннарын бик әйбәт белүе, тарихи хезмәтләре аңа тиз арада зур танылу һәм шөһрәт китерә. 1884 нче елда Х.Габәши ахун дәрәҗәсенә ирешә. 1895 нче елда аны Рәсәйнең эчке өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния назәрәтенең әгъзасы - казые (судьясы) итеп сайлыйлар. Уфада 3 ел яшәгәч, ул яңадан туган авылы Кече Солабашка кайта, күптәнге хыялын тормышка ашырырга керешә - мәдрәсә салдыра. Әлеге изге эшендә аңа Оренбургның миллионеры Әхмәд Хөсәеновның матди ярдәме ярап куя.
Х.Габәшинең бу мәд-рәсәсе (мәктәбе) "Солабаш университеты" буларак таныла. Бу уку йортында яңа алым белән төрле фәннәр укытыла. XX нче гасыр башында мәдрәсәдә 50 малай һәм 36 кыз белем ала. Киләчәктә аларның күбесе халык мәгарифе хезмәткәрләре булып хезмәт итә.
1908 нче елда Х.Габәши яңадан Уфага китә, аны кабат Диния нәзарәте әгъзасы итеп сайлыйлар. Нәкъ менә шул елларда аның фәнни, мәгърифәтчелек, җәмәгать һәм дини эшчәнлегенең иң матур чагы - чәчәк аткан чоры башлана. Х.Габәши милләтебезнең иң асыл зыялыларының берсе була. Ул Уфа шәһәрендә фәкыйрьләрнең балалары һәм ятимнәр өчен һөнәр мәктәбе оештыра.
Ул Уфадагы "Галия" мәдрәсәсендә укыта, "Мәгълүмат" журналында мөхәррир була һ.б.
1909 нчы елда галимнең "Төфассал тарихе кауме төрки" ("Төрки халыкның тулы тарихы") дип исемләнгән зур күләмле фәнни хезмәте басылып чыга. Бу бик зур вакыйга була. Шагыйрьләр сокланып, бөек хезмәткә һәм аның авторына багышлап, үзләренең иң яхшы әсәрләрен иҗат итәләр. Ә китап сатучылар, китапның берничә данәсен генә булса да җибәрүен сорап, Х.Габәшигә үз-ләренең үтенечләрен юллыйлар. Рәсәйнең төрле өлкәләреннән, хәтта чит илләрдән хатлар ява. Төркия солтаны Габделхәмит әлеге хез-мәткә югары бәя бирә, авторга бүләк итеп асылташлар һәм келәм җибәрә.
Алдынгы карашлы һәм тирән белемле якташыбыз Х.Габәшинең кылган изге гамәлләре күпләргә ошамый. Менә шундый кара уйлы кешеләр Хәсәнгата Габәши өстеннән шикаять язалар. 1912 нче елның ноябрендә Казан сәүдәгәре С.Зәбиров һәм элек мулла булган М.Габделвәлиев Эчке эшләр министры исеменә шикаять язып җибәрәләр. Әлеге рәсми кәгазьдә Х.Габәши "Галиев мәчетендәге намаз вакытында, дога кыласы урында, урыс патшасын каһәрләүне таләп итте", диелгән була. Бу гаепләү ул чакларда илгә хыянәт итүгә тиң була. Рәсми хакимиятнең җә-дидчелек хәрәкәтен бастырырга йөргән иң кызган чоры була.
1911 нче елның гыйнварында кара уйлы мөселман фанатиклары һәм хакимиятнең бер-ләшкән көчләре атаклы Иж-Буби мәдрәсәсен тар-мар итәләр. Алдынгы карашлы зыялыларны эзәр-лекләү башлана. Хә-сәнгата Габәши, судья (казый) буларак, әлеге рәнҗетелгәннәрне яклап чыга. Бу мәсьәләдә ул үзенең җәмгыятьтәге урынын, абруен файдалана. Аның турыдан-туры ярдәме нәтиҗәсен-дә Казан мөселманнары Иж-Буби мәдрәсәсенең ябылуын, Г.Баруди, Г.Апанаев, Ә.Максуди һәм башка зыялыларны эзәрлекләүне гаепләп чыгалар.
Якташыбыз Хәсәнгата Габәши гомере буе алдынгы фикерләрне тормышка үткәрү өчен көрәшә, мәдәниятне ярата, музыка коралларыннан бай тупланма тота. Ул музыка сәнгатенә каршы чыгучы иске фикерле кешеләрдән ачы көлә. Улы Солтанның атаклы композитор булып җитешүендә дә өлеше, тәрбиясенең әһәмияте искиткеч зур була. Солтан Габәши әтисеннән күп кенә бәетләр, мөнәҗәт-ләр һәм җырлар язып ала һәм эшкәртә. Хәсәнгата Габәши музыка белеме бирүне үзгәртеп кору кирәклеге турында махсус хезмәтләр дә яза.
1917нче елгы инкыйлаб Хәсәнгата Габәши өчен дә эзсез үтми. Ул Диния нәзарәтендә хәрби мәсьәләләр белән шө-гыльләнгән. Аның кандидатурасы мөфти урынына тәкъдим ителгән. Яңа дәүләт төзелеше буенча да ул үзенең фикерләрен белдергән. Бу елларда пролетариат диктатурасы килеп чыгышлары "шөбһәле" булган бөек шәхесләрнең ярдәменнән читләшә барган. Аларны ят иткән, эзәрлекләүләрен җәелдергән.
1932 нче елның гыйнвар иртәсендә Хәсәнгата Габәши яшәгән авылга - Кече Солабашка махсус комиссия килеп төшә, ул яшәгән йортка бәреп керә һәм өлкән яшьтәге Хәсәнгата мулланы урамга куып чыгара. Өйдәге бар нәрсә, мал, хуҗалык тартып алына. Тентү вакытында Хә-сәнгата Габәши китапханәсендә сакланган бар нәрсә юкка чыгарыла. Шулар арасында Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның архивы да була.
Җитмеш яшьтән дә өлкән булган Хәсәнгата Габәши кулга алына, Архангельск төбәгенә мәҗ-бүри эшләргә җибәрелә. Сөргеннән ул авыру хәлдә кайта һәм 1936 нчы елның 7 нче августында вафат була. Туган авылы Кече Солабаш зиратына күмелә.
Җәйләрен Хәсәнгата Габәши яшәгән авыл зиратында, агачлар арасында кәккүк моңлана. Кәккүк тавышында - йөрәк сагышы. Әлегә моңда Башкортостан туфрагында ятып калган композитор Солтан Габәшинең дә сагышы ишетелә. Туган якны сагыну, юксыну авазы...

(Мәкаләне язганда 1994 нче елда «Мирас» журналында басылган материал файдаланылды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев