Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • «Минем әтием хәбәрсез югалган»...

    Чыпчык урта мәктәбенең элекке директоры Мансур Юныс улы Билалов Туган якны өйрәнү белән бик кызыксына иде. Район газетасына шул хакта мәкаләләр дә язып торды. Сугыш башланган чактагы хатирәләре белән еш уртаклашты. Аның истәлекләре мәктәптә дә саклана, бүген шуларны укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. "Сәгать нәкъ 12 дә репродуктор сөйли башлады һәм...

    Чыпчык урта мәктәбенең элекке директоры Мансур Юныс улы Билалов Туган якны өйрәнү белән бик кызыксына иде. Район газетасына шул хакта мәкаләләр дә язып торды. Сугыш башланган чактагы хатирәләре белән еш уртаклашты. Аның истәлекләре мәктәптә дә саклана, бүген шуларны укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

    "Сәгать нәкъ 12 дә репродуктор сөйли башлады һәм "Игътибар: Мәскәү сөйли" дигән сүзләр ишетелде. Радиодан Совет Хөкүмәте белдерүен тапшыралар иде. Чит илләр эшләре буенча халык комиссары В.М.Молотов: "Бүген иртәнге сәгать 4тә, Советлар Союзына бернинди кисәтүсез, сугыш игълан итмичә, Германия гаскәрләре безнең илгә бәреп керделәр, безнең чикләргә һөҗүм иттеләр, күп җирдә безнең шәһәрләрне самолеттан бомбага тоттылар..." - дип чыгыш ясады. "Хаклык безнең якта, дошман тар-мар ите-ләчәк. Без җиңәчәкбез!" - дип тәмамлады ул сүзен.

    Митинг беткәннән соң, күзләренә яшьләр тулган кешеләр, төркем-төркем, акрынлап, өйләренә таралышты. Сугышка барырлык яшьтәге бик күп ирләр шул ук көнне кием-салым, азык-төлек әзерли башлады һәм хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килгәнне көтте. Казаннан кунакка кайткан Сөләйман абый да шул көнне үк кире китте, аның белән балыкка йөрүләр бүтән тәтемәде".

    Мансур Юнысович төрле очрашуларда, сугыш елларын искә алып, шулай дип сөйли иде.

    Мансурның әтисе Юныс Билал улы бик тә борчыла, чөнки биш баланы берүзе тәрбияли бит. Хатыны үлгәннән соң ул берничә тапкыр өйләнергә омтылып карый, ләкин хатын-кызлар, бу гаиләгә килеп, биш балага әни булырга теләми. Чит балаларны тәрбияләү - бик авыр һәм җаваплы эш шул. Сугыш вакытында бигрәк тә.

    Әтиләренең эшен һәм тормышын сугыш соң чиккәчә катлауландыра. Ул өйдән иртүк чыгып китеп, төн җиткәндә генә кайтып керә ала. Үзе югында өйдә нәрсәләр эшләргә икәнлеген өлкән кыз - 13 яшьлек Таифәгә һәм 11 яшьлек Мансурга өйрәтеп калдыра торган була.

    Әти кеше хәзер балаларны кая куярга - Арча урман пунктында калдырыргамы, әллә туган авылы Гөберчәккә кайтарыргамы, дип аптырашта кала. Сугыш башлангач, Шәмәрдән урман хуҗалыгына караган урман пункты Корса станциясенә күчерелә. Сугыш вакытында әлеге станциядә агач аударалар һәм утынын паровозларга ягу өчен файдаланалар. Илдә хәтта хәрби йөкләрне ташу өчен дә күмер җитми.

    Билаловның әтисе дөрес карарга килә. Ул булган бар мал-мөлкәтен ике арбага төйи дә, алдагысына биш баласын тезеп утырта. Арттагысына җиһазларын урнаштыра, балаларны сөт белән тәэмин итү өчен ике кәҗәсен ияртә. Ләгънәт төшкән сугыш гаиләгә әнә шундый сынаулар китерә. Әтиләре армиягә чакырылганчы Корса станциясендәге урман пунктында элеккечә үк завхоз вазифасын башкара, балалар исә колхоз эшенә йөриләр.

    Шулай эш-мәшәкатьләр белән җәй узып та китә. 1941 нче елның август азагында Арча хәрби комиссариатыннан 10лап кешегә повестка килә. Алар арасында биш бала атасы, 1903 нче елгы Юныс Билал улы Билалов та була. Арча хәрби комиссариатына кадәр озатып барырга һәр гаиләдән бер кешегә рөхсәт ителә. Алар гаиләсеннән Мансур озатырга тиеш була. Авыл капкасы янына фронтка китүче ир-атларны озатырга бөтен авыл җыела. Хатын-кызлар һәм балалар үксеп-үксеп елыйлар, фронтка китүче ир-атлар аларны тынычландырырга тырышалар, үзләре югында йортны ничек тәртиптә тотарга кирәклек турында киңәшләр бирәләр. Күпләр өчен әлеге озату соңгы очрашу була.

    Юлда барганда күк йөзен болытлар каплап ала, Арчага җитәрәк яңгыр сибәли башлый. Хәрби комиссариат янына килеп туктауга, армиягә чакырылучылар анда кереп китә-ләр, ә озатучылар, түземсезләнеп, аларның кире әйләнеп чыгуын көтәләр. Хәрби комиссариаттан иң соңгысы булып әтиләре чыга, арба янына килеп, улын кысып кочаклый да: "Син хәзер гаиләдә иң өлкән ир кеше, апаңа булыш, укуыңны ташлама, син әйбәт булдырасың аны. Бүген безне поезд белән Мари ур-маннарына җибәрерләр, ахрысы", - ди. Улын тагын бер тапкыр күкрәгенә кысып, җилкәсеннән сөеп: "Барып җитүгә хат язармын", - дип өсти. Әтисе, чынлап та, әйткән сүзендә тора: бер атнадан беренче хаты килә. Анда ул Казаннан ерак түгел бер урманда яшәүләре, землянкалар, башка корылмалар төзүләре, окоп казулары, немецларга каршы көрәшергә өйрәнүләре турында яза. Кайсыдыр бер көнне әтиләре часть офицеры белән йөк машинасына утырып, өйләренә кайтып төшә. Әмма алар бик ашыгалар. Әтиләре балаларын уята да, балта остасы коралларын алып килергә җибәрүләрен һәм тиз генә әйләнеп кайтырга кушуларын аңлата. Ә андый кораллар аларда күп, чөнки 1939 нчы елда әтиләре үз куллары белән йорт салган була. Бу коралларның Мари урманнарында эшләгәндә аңа бик тә кирәге чыга.

    1942 нче елның гыйнварында Билалов хезмәт иткән хәрби частьны Мари урманнарыннан Мәскәүне якларга җибә-рәләр. Соңгы хатында ул ике тапкыр сугышта катнашуын яза. Аларыннан исән чыга, аннан соң чираттагысына әзерлә-нәләр. Бу иң кадерле һәм якын кешеләренең соңгы хаты була.

    Әтиләре хезмәт иткән частьта Арча районыннан чакырылучылар, бигрәк тә Күлтәс авылы кешеләре күп була. Аларның кайберләре исән-сау әйлә-неп кайталар. Ни кызганыч, сугыштан соң әтилә-ре турында бернинди хәбәр дә ишетелми. Күп еллар узгач, бергә көрәшкәннәрдән кемдер Юныс Билал улы Билалов хезмәт иткән подразделениенең фронтның икенче участогына җибәрелгәнлеге, солдатлар утырган поезд тимер юл күпере аша үткәндә немец самолетларының аңа һөҗүм итүе турында сөйләгән. Поезд вагоннары бомбага тотыла һәм солдатлар белән бергә Мәскәү оборонасы тирәсендәге билгесез бер елга төбенә китә.

    Гаиләсе эзләп килгәч, Арча хәрби комиссариатында: "Солдат Билалов хәбәрсез югалды", - дип җавап бирәләр. Мансур Юнысович: «Минем әтием хәбәрсез югалган», - дип еш әйтә иде.

    Белешмә

    Мансур Юныс улы Билалов 1930 нчы елның 10 нчы гыйнварында Татарстан АССРның Арча районы Гөберчәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе колхозга 1930 нчы елны керә. Әтисе шуннан башлап 1937 нче елга кадәр колхоз рәисе булып тора. Мансур Юныс улы иртә ятим кала: озак авырудан соң әнисе 1939 нчы елны үлеп китә. Әтисе, 1941 нче елны сугышка китеп, 1942 нче елның февралендә һәлак була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: