Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕ

«КАМЕНКА» ТРАДИЦИЯЛӘРГӘ БИК БАЙ

Медицина тарихы әһәмиятле вакыйгаларга бай. Әйтик, Татарстанның турберкулезга каршы хезмәте үсешен генә алыйк. Казан туберкулез больницасы республиканың дәвалау-фтизиатрия учреждениеләре арасында әһәмиятле урын алып тора. Тормыштагы җитди үз-гәрешләргә карамастан, ул бер гасырлык эшчәнлек дәверендә үз исемен генә түгел, бай традицияләрне дә саклап калды. Бернинди арттырусыз әйтергә мөмкин, "Каменка" (халыкта безнең больницаны...

Медицина тарихы әһәмиятле вакыйгаларга бай. Әйтик, Татарстанның турберкулезга каршы хезмәте үсешен генә алыйк. Казан туберкулез больницасы республиканың дәвалау-фтизиатрия учреждениеләре арасында әһәмиятле урын алып тора.
Тормыштагы җитди үз-гәрешләргә карамастан, ул бер гасырлык эшчәнлек дәверендә үз исемен генә түгел, бай традицияләрне дә саклап калды. Бернинди арттырусыз әйтергә мөмкин, "Каменка" (халыкта безнең больницаны шулай дип атыйлар) республиканың фтизиатрия үзәге булып тора.
Белешмә. 1998 елдан 2012 елга кадәр больницада туберкулезның төрле формалары белән 140 меңнән артык кеше дәваланган. Бу турыда медицина эшчәнлеге отчетларының саргайган битләре сөйли.
Әгәр больницаның барлыкка килү тарихына әйләнеп кайтсак, безнең алда гаҗәеп фактлар ачыла. Казан туберкулез больницасының 85 еллыгына багышланган "Река времени" китабы авторы Әгъзам Җәләлиев болай дип яза: "1911 елда бер төркем табиб-энтузиастлар тарафыннан "Белая ромашка" исеме белән Бөтенроссия туберкулезга каршы Лиганың Казан бүлеге барлыкка килә. Хәйрия чаралары хисабына 1912-1915 елларда гына да алтмыш биш мең сум җыела. Бу ул заманнар өчен зур акча була!"
Туберкулезга каршы Лиганың Казан бүлеге рәисе, Казан Император Университетының медицина факультеты профессоры А.Н.Казем-Бек үзенең саклап җыйган акчаларын санаторий төзелешенә бирә. Беренче нигез ташы 1914 нче елның 20 апрелендә тантаналы шартларда салына. Төзелешне 1914 елның көзенә тәмамларга ниятлиләр. Әмма башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы, аннан соңгы гражданнар сугышы ниятләгәнне тормышка ашырырга комачаулый. Санаторийны төзү 1920 елда гына тәмамлана. Кызганычка каршы, Казанның беренче фтизиатрларының берсе Александр Николаевич Казем-Бек үзенең күп газаплар белән төзелгән иҗат җимешен күрә алмый. Ул 1919 нчы елда 60 яшендә вафат була.
"Каменка" туберкулезны дәвалау санаториеның беренче пациентлары Кызыл Армиянең яраланган сугышчылары була. Бу шуның белән аңлатыла: 1920 елда ТАССР барлыкка килү белән сәламәтлек саклау органнары халык арасында гына түгел, кы-зылармиячеләр арасында да туберкулезны профилактикалау һәм дәвалауга игътибарны арттыралар.
Үзәк туберкулезга каршы көрәш институты кушуы буенча тикшерү һәм күрсәтмәләр бирү тәртибендә "Каменка" санаториена килгән доктор С.В.Массино үзенең тәэсирләре турында шактый кызыклы язмалар калдыра. Аерым алганда, ул болай дип яза: "Дәвалауның дәвамлылыгы иң беренче бер ай булды, ләкин 1936 елда авыручыларның 60 процентына срокны озайттылар. Бу республикада санаторий ярдәменең үсеп килүче мөмкинлекләре, шулай ук "Каменка"да дәвалауның әйбәт алып барылуы турында сөйли". (С.В.Массино "По местным туберкулезным санаториям и курортам". "Проблемы туберкулеза" журналындагы мәкалә, 1937 ел, № 5).
Шунысын билгеләп үтәр-гә кирәк, хәзерге вакытта да безнең больница белгечләре күрсәтелә торган медицина хезмәтенең сыйфатын яхшыртырга омтылалар.
Казанның сугыш чорындагы дәвалау учреждениеләре арасында Бөек Ватан сугышы инвалидлары өчен туберкулезны дәвалау госпитале аерым урын алып тора. Бу тармактагы хәлнең авырлыгын исәпкә алып (тылдагы халык арасында да, хәрби хезмәткәрләрдә дә), ике махсус больница ачыла: берсе - 1941 елда "Каменка" туберкулезга каршы санаторий базасында, икенчесе - ике елдан соң 237 нче оборона заводында.
Сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышы инвалидлары өчен туберкулезны дәвалау госпиталендә эшләү өчен медицина хезмәте майоры Нигъмәт Сафа улы Вәлиев чакырыла, һәм ул, демобилизация-ләнгәннән соң да, 1962 елга кадәр "Каменка"да госпиталь начальнигы булып эшли.
1960 нчы елларда туберкулезга каршы көрәш СССР Министрлар Советы Карары белән дәүләт контроленә алына, район Советы башкарма комитетларында, промышленность предприятиеләрендә махсус бүлекләр оештырыла. Мондый сәясәтнең нәтиҗәсе дә озак көттерми. Бу елларда бик күп стационарлар, диспансерлар, санаторийлар барлыкка килә. "Каменка" базасында туберкулезга каршы 500 койкага исәпләнгән Казан шәһәр больницасын төзергә дигән карар кабул ителә. Агач корылмалар янында 1964 нче елда нык кирпеч бина калкып чыга. 1990 нчы үзгәртеп кору елларында больница, җитәрлек финансланмау аркасында, ябылу чигенә килеп җитә. Әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, ябылмый кала. Больницаның 100 еллыгы алдыннан бөтен коллектив, ә бу 190 кеше, шулай ук авырулар яхшы якка үзгәрешләр булыр, дип өметләнәләр. "Каменка - безнең язмыш" дигән шигырь дә шушы өмет-ләргә багышланган. Анда мондый юллар бар:
«Дни и годы
Не вернуть назад,
Мы благодарны судьбе -
«Каменка» есть у нас.
Надежда на лучшие
времена
Вдохновляет нас».

"Казан туберкулез больницасы" - "Туберкулезга каршы республика клиник диспансеры" дигән дәү-ләт автономияле сәла-мәтлек саклау учреждениесенең филиалы. Учреждениенең яңа билгеләнгән директоры А.П. Алексеев "Каменка"дагы хезмәттәшләре белән очрашуда бик күп мөһим нәрсәләр һәм больницаның матди-техник базасын ныгыту, капиталь ремонт уздыру зарурлыгы турында әйтте.
Юбилейга бер ел калып бара, әмма больница үзенең 100 еллыгын лаеклы каршыларга әзер-ләнә башлады инде. "Ак ромашка" җәмәгать фонды инициативасы белән "Казан туберкулез больницасы" базасында фтизиатрия музее оештырылды. Форсаттан файдаланып, аны ачу хокукы А.П.Алексеевка бирелде. Алексей Петрович кискән ал тасма да хәзер истәлекле экспонат булып тора.
Музейның фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсендә "Туберкулезга каршы республика клиник диспансеры" дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе директоры түбәндәге язмасын калдырды: "Хөрмәтле хезмәттәшләр! Республикабыздагы авыруларны дәвалау эшенә зур өлеш кертүегезне белгәнлектән, сезгә зур рәхмәт белдерәм һәм киләчәк хезмәттәшлектә уңышлар телим!"
Рәсемдә: музей ачу тантанасында.
Г.Закирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев