Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕ

Алар туган илне якларга әзер

Илебездә Ватан сакчылары көне һәрвакытта да киң билгеләп үтелә. Ир-атлар туган җирләрен күкрәкләре белән яклыйлар. Кадетлар исә Туган илләренә хезмәт итү юлын сайлаган иң яшь яклаучылар. Кадет сыйныфларында белем алучылар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча конкурсның да нәкъ менә бәйрәм алдыннан узуы бер дә очраклы түгел. Аны оештыручы - "ТУЛПАР"...

Илебездә Ватан сакчылары көне һәрвакытта да киң билгеләп үтелә. Ир-атлар туган җирләрен күкрәкләре белән яклыйлар. Кадетлар исә Туган илләренә хезмәт итү юлын сайлаган иң яшь яклаучылар.

Кадет сыйныфларында белем алучылар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча конкурсның да нәкъ менә бәйрәм алдыннан узуы бер дә очраклы түгел. Аны оештыручы - "ТУЛПАР" мәктәптән тыш эш Үзәге үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә игътибарны бер дә киметми, укучыларны спортның хәрби-гамәли төрләре белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен барлык шартларны тудыра, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

Конкурс Коркачык һәм Әлдермеш мәктәпләрендә узды. Алар ярышларда катнашучыларны кунакчыл каршы алдылар, укучылар һәм укытучылар конкурска җыелучылар яхшы нәтиҗәләргә ирешсеннәр өчен барлык шартларны тудырырга тырыштылар.

Район мәктәпләренең кадет сыйныфлары, Мүлмә мәктәбенең хәрби-патриотик түгәрәге, Дөбъяз мәктәбенең хәрби-патриотик клубы бу көнгә җентекләп әзерләнделәр, берәүнең дә оятка каласы килмәде.

Һәр мәктәп әзерлек этабында ук саф әзерлегенә аеруча игътибар бирә. Кадетлар көн саен бер рәткә тезелеп басуны, тәртип буенча саналуны, сафтан чыгуны, сафка яңадан басуны, җырлап, саф белән узуны әллә ничә тапкыр кабатлыйлар. Командаларны төгәл үтәргә, һәр нәрсәгә игътибар итәргә кирәклекне барысы да аңлый.

Ватан сакчысы көчле, нык булырга тиеш. Камилләшергә, гәүдәңне тиешле тәртиптә тотарга физкультура белән даими шөгыльләнү ярдәм итә.

Гадәттән тыш хәлләрдә командир боерыгын җиренә җиткереп, тиз арада үтәү кемнеңдер гомерен коткарып калырга мөмкин. Мондый күнекмәләрнең көндәлек тормышта да кирәге чыгуы ихтимал. Берәр катлаулылык килеп чыкса, кадет мәктәбен узган укучы югалып калмас, бәлагә юлыккан кешегә ярдәм кулы сузар. Конкурста катнашучыларның "Хәрбиләштерелгән эстафета" ярышында күрсәткән күнекмәләре нәкъ менә шуның өчен кирәк тә. Гимнастик эскәмиядән йөрү беренче карашка гына спорт ярышы булып тоела. Гәүдәңне туры тота белү осталыгы походта бик мөһим. Санаулы секундларда противогаз кию, автоматны сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, яралыны алып чыгу - үсмерләрне армия хезмәтенә әзерләү чаралары.

Кечерәк кадетлар өчен конкурс шартлары башкачарак булды: саф әзерлеге, "Вакыт уза - хәтер кала" интеллектуаль конкурсыннан, медицинага кагылышлы "Зыян күрүче янында берүзең генә калсаң" конкурсыннан, спортның хәрби-гамәли төрләреннән тыш, аларга иҗади өлештә катнашырга - "Здравия желаю" темасына "визит карточкасы"н күрсәтергә һәм "Ватанга хезмәт итәм" стена газеталары конкурсында катнашырга кирәк булды.

Жюрины кадетларның күпчелегенең әлеге конкурска әзерләнүгә бик җитди караулары сөендерде. Алдынгыларны билгеләве дә җиңел булмады. Тик шулай да теләсә кайсы конкурста да яхшыларның да яхшылары табылмый калмый. Өлкән кадет сыйныфлары арасында бәхәссез җиңүче Дөбъяз мәктәбенең хәрби-оборона юнәлешендәге кадетлар сыйныфы булды. Икенче урында - Суыксу мәктә-бенең гадәттән тыш хәлләр кадетлар сыйныфы, өченчедә - Олы Кавал мәктәбенең ГХМ кадетлар сыйныфы.

Кечерәк кадет сыйныфлары арасында беренче урын лаеклы рәвештә Дөбъяз мәктәбенең хәрби-патриотик клубына бирелде. Икенче урында - 2 нче Биектау урта мәктәбенең кадетлар сыйныфы, өченчедә - Олы Кавал мәктәбенең ГХМ кадетлар сыйныфы.

Яхшы оештырулары, кадетлар һәм мәктәпләрне шушы чарага әзерләүләре өчен әлеге конкурсны уздыруга катнашы булучыларга рәхмәт белдерелде.

Кадетларга карап торганнан соң, күп малайларның, әле бөтенләй яшь булуларына карамастан, армиядә хезмәт итүне үзләренең бурычлары дип санауларын аңлыйсың. Ватанның лаеклы һәм ышанычлы сакчылары үсеп килә, дип ышанып әйтергә була. Димәк, 23 февраль дә Туган илебез өчен һәрвакытта да мөһим бәйрәм булып калачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев