Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Вакыт үтә, хәтер кала

    Биектауның 1 нче урта мәктәбеннән 5 "А" сыйныфы укучыларын һәм аларның җитәкчесе Гөлназ Насыйбуллинаны китапханәгә "Сугыш көйдергән балачак" дигән батырлык дәресенә чакырдык. Укучыларга дәһшәтле, кайгы-хәсрәтле сугыш еллары турында сөйләдек. Ул чакта балалар иртә олыгаерга мәҗбүр булган, чөнки сугыш вакытында бик күп авырлык, мохтаҗлык алар җилкәсенә дә төшкән. Ләкин алар бирешмәгән,...

    Биектауның 1 нче урта мәктәбеннән 5 "А" сыйныфы укучыларын һәм аларның җитәкчесе Гөлназ Насыйбуллинаны китапханәгә "Сугыш көйдергән балачак" дигән батырлык дәресенә чакырдык.

    Укучыларга дәһшәтле, кайгы-хәсрәтле сугыш еллары турында сөйләдек. Ул чакта балалар иртә олыгаерга мәҗбүр булган, чөнки сугыш вакытында бик күп авырлык, мохтаҗлык алар җилкәсенә дә төшкән. Ләкин алар бирешмәгән, өлкәннәр бе-лән бергә, хәлләреннән килгәнчә, явыз дошманга каршы көрәшергә ярдәм иткәннәр.

    Чарада сугыш еллары балалары вәкиле - Биектау авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Николай Павлович Солкин катнашты. Аның инде еракта калган еллар турында сөйләвен балалар кызыксынып тыңлады. Мондый чараларның әһәмияте дә шунда: укучылар сугыш вакыйгаларының, сугыш чорының тере шаһитларын үз күзләре белән күрәләр, алар сөйләгәнне тыңлыйлар. Бөек Ватан сугышы турында балалар шактый күп белә, әлбәттә. Әмма ул - бик күптәнге хәл бит инде. Каршыларында шул чорны үз башыннан кичергән кеше басып торганда исә, ул вакыйгаларга балаларның мөнәсәбәте үзгәрә.

    Күңел түрләренә үтеп керерлек итеп, Динә Садыйкова, Гадел Гайфуллин, Әдилә Зиннәтуллина, Артур Үтәгәнов, Руслан Егоров, Әмир Абдуллин укыган шигырьләр сугыш чоры балалары истәлегенә ихтирам күрсәтү булып яңгырады. "Сугыш балалары", балигъ та булмаган килеш, шундый зур батырлыклар эшләгән ки, хәтта араларында Советлар Союзы Герое исеме алучылар да бар.

    Фашистлар басып алган территориядә яшәү балаларга аеруча куркыныч һәм авыр булган. Йөзләгән бала һәм яшүсмер партизаннар белән бергә диверсияләр оештырган, разведка материаллары җыйган, әсирлеккә эләгеп, фашист лагерьларыннан качкан сугышчыларны яшереп саклаган һәм дәвалаган.

    Бик күп малайлар һәм кызлар, дошманнан үч алырга дип, партизан отрядларына киткән. Партизан гаиләләрендә үзләрен мәңге онытылмаслык данга күмгән пионерлар - Советлар Союзы Геройлары Леонид Голиков, Валентин Котик, Марат Казей үскән.

    Балалар фронтларда гына түгел, фашистлар оккупацияләгән шәһәр-ләрдә дә, блокадада калган Ленинградта да һәлак булган. Блокада вакытында Ленинградта 2 миллион 544 кеше, шул исәптән 400 бала калган була. "Ленинград балалары" дигән-не ишеткәндә, кешеләрнең йөрәге сыкрый. Төксе чырайлы, аз сүзле, хәлсез, картлар кыяфәте кергән балалар...

    Сугыш вакытында иң кыерсытылган балалар исә - фашист концлагерьларының нәни тоткыннары. 15 яшьлек Катя Сусанинаның фашист зинданыннан язган хаты беркемне дә битараф калдырмады. Аны Аделина Андриянова укып күрсәтте.

    "Кадерле, әйбәт әтием! Мин сиңа бу хатны немец тоткынлыгыннан язам. Әтием, син бу хатымны укыганда, мин исән булмам инде. Кайткач, әнине эзләмә. Аны немецлар атып үтерде. Әтием, миңа бүген 15 яшь тулды. Син мине хәзер очратсаң, кызыңны танымас идең. Мин бик нык ябыктым, күз-ләрем эчкә батты, чәч толымнарым юк - пеләшкә калдырып кистеләр, кыйнап, үпкәләремне өзде-ләр".

    Бу хат 1944 елны Белоруссия шәһәре Лиозноны азат иткәннән соң табыла. Бу кыз газаплауларга түзә алмыйча, асылынып үлә.

    Икенче бөтендөнья сугышы вакытында дөньяда барлыгы 13 миллион бала һәлак була. Аларның күпмесе - рус, күпмесе - поляк яки француз булганлыгын хәзер кем әйтә ала? Һәлак булучы балалар - Дөнья гражданнары.

    Балаларның хәзер - тыныч чакта да үлеп торулары йөрәкне әрнетә. "Норд-Ост" спектакле вакытындагы терактта - 69 бала, Бесланда мәктәпкә һөҗүм вакытында 186 бала һәлак булган. Бу исемлекне тагын дәвам иттерергә мөмкин. Һәлак булган балаларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

    Уздырылган чарадан соң балалар үз фикерләрен дә җиткерде. Мәсәлән, Динә Садыйкова: "Бу чарада мин күп кенә яңа мәгълүмат алдым. Балаларның ничек яшәгәнен, кыш көне нинди ачлык һәм салкыннар булганын белдем. Чарага килгән ветеран мин белмәгән нәрсәләр турында сөйләде. Ул 4 елның ничек авыр булганын аңладым", - диде. Ә монысы Әдилә Зиннәтуллина сүзләре: "Ветераннар белән очрашулар ешрак үткәрелсен иде. Алар бит - Бөек Ватан сугышының авырлыкларын татыган каһарманнар, хәзер инде ул чакта бала гына булганнарының да сафлары сирәгәя, очрашып сөй-ләшү мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: