Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Туган телне яратырга өйрәтик

    Без, татарлар өчен татар теле туган тел санала. Туган телдә яңгыраган сүзләрнең эмоциональ-эстетик төсмерләрен балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр яшь буынга тапшырырга тиеш. Шуларны искә алып, Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы закон һәм Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы нигезендә мәктәпкәчә милли белем...

    Без, татарлар өчен татар теле туган тел санала. Туган телдә яңгыраган сүзләрнең эмоциональ-эстетик төсмерләрен балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр яшь буынга тапшырырга тиеш.

    Шуларны искә алып, Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы закон һәм Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы нигезендә мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдырылды. Республикада (УМК) укыту методик комплектлар, әсбаплар әзерләнде.

    Бу УМКларның бер өлеше "Туган телдә сөйлә-шәбез, икенчесе "Татарча сөйләшәбез". Тәкъдим ителгән УМКлар - татар һәм рус балаларын туган телгә һәм татар теленә өйрәтү, аларның бәйлә-нешле сөйләмен үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау сәләте булдыруга юнәлтелгән.

    Туган телдә сөйләшергә өйрәнү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, балаларны туган телгә, татар теленә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

    Шуларны исәпкә алып, безнең "Миләшкәй" балалар бакчасында методик берләшмә утырышы узды. Анда ике шөгыль каралды һәм бер чыгыш тыңланды. Шөгыльнең берсен мин - балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Әхмәтшина Флера Солтан кызы, күрсәттем. Без уртанчылар төркеменең рус балалары белән кунакка килгән Акбай һәм Мияуның дусларын сыйладык. Балалар бик кызыксынып татар телендә аралаштылар.

    Мәктәпкәчә әзерлекнең татар төркеменә йөрүче балалар белән "Безнең дусларыбыз - йорт һәм кыргый хайваннар" дигән темага шөгыль уздырылды. Аны беренче категорияле тәрбияче Лилия Васильева әзерләде һәм үткәрде. Балаларга җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайланулары, табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турында аңлатылды. Мондый чара аларда табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләүгә булыша.

    "Дөрес сайла!", "Кем кайда яши?", "Булсаң зирәк - әйт тизрәк!" дидактик уеннар аша тәрбияче Лилия Тәбрис кызы балаларның татарча сөй-ләмнең грамматик төзелеш күнекмәләрен аң-латты. Балалар кызыксынып уйнадылар, бирелгән биремнәрне тырышып үтәделәр. Кунаклар да канәгать калдылар.

    Методик берләшмә утырышын йомгаклап, Илсөяр Хәмидуллина укыту-методик әсбәпларны нәтиҗәле куллану турында чыгыш ясады.

    Туган тел могҗизалар тудыра ала. Сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы, күтәренке күңел халәте безнең нәрсә уйлау, нәрсә сөйләү белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә татар теленә, туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү эшендә һәр тәрбияче бала күңеленә ачкычны дөрес табып, аларның телнең матурлыгын тоюларына, сүзгә сак карауларына, аның сафлыгы турында кайгыртуларына ирешсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: