Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • САБЫЙЛАР ӨЛКӘННӘР БЕЛӘН ОСТА ИДАРӘ ИТӘЛӘР

    Без еш кына балаларның кибет идәнендә яки урамда истерикага бирелеп аунавын күрәбез. Әти-әниләр бу мизгелдә моңа төрлечә җавап бирә: кемдер балага кычкыра, кемдер шыпырт кына басып тора, кемдер аны кыйный, кемдер үгетләргә тырыша, кемдер аның капризларын үти... Ә сез ничек эш итәсез? Бу нәрсәгә китерә соң? Әгәр сез балагызның барысына...

    Без еш кына балаларның кибет идәнендә яки урамда истерикага бирелеп аунавын күрәбез.
    Әти-әниләр бу мизгелдә моңа төрлечә җавап бирә: кемдер балага кычкыра, кемдер шыпырт кына басып тора, кемдер аны кыйный, кемдер үгетләргә тырыша, кемдер аның капризларын үти... Ә сез ничек эш итәсез? Бу нәрсәгә китерә соң? Әгәр сез балагызның барысына да теләсә нинди юл белән - елау, истерика, янаулар белән ирешергә тырышуын сизсәгез, бу сезнең гаиләдә манипулятор үсүнең төп билгесе. Ә сөйкемле бәләкәчнең капризлы балага әйләнүе җиңел, тәрбия турында ни генә әйтмә, ул кайберләргә авыр бирелә.
    Баланың капризларын аны кызганып яки үзеңне аның алдында гаепле сизеп үтәсәгез, бәләкәч сезнең белән ничек идарә итәсен һәм сезне ничек буйсындырасын белә дигән сүз.
    Баланың үсеп килүче психикасы нигезендә әйләнә-тирәнең реакциясен тудыру ихтыяҗы ята. Кече яшьтән үк ул дөнья белән мөнәсәбәткә керергә тырыша, аның җавабын күзәтә. Әгәр ниндидер мизгелләр кабатланса, ул закончалык итеп кабул итә. Әгәр нәрсәдер ул гадәтлән-гәнчә булмаса, ул аңа каршылык күрсәтә башлый. Табигый ки, бала катлаулы фикер йөртми, бу аңсыз рәвештә эшләнә.
    Баланы кече яшьтән үк әйләнә-тирәнең каршылыкларына өйрәтү зарур, аны моңа әзерләргә кирәк. Ул тормышта бар нәрсә дә без теләгәнчә генә бармавын аңларга тиеш. Үз-үзеңә ышаныч белән һәм нык итеп балага аның таләпләрен үтәмәячәгегезне аңлатыгыз (мәсәлән, көне буе бөтен эшегезне ташлап, балалар мәйданчыгында утырмаячаксыз яки ул дәресләрен әзерләсен өчен, аңа мультиклар каратмаячаксыз). Әгәр балада истерика башланса, берникадәр вакытка бүлмәдән чыгып торып, сөйләшүне туктатыгыз. Ул тынычлангач, аны кочаклап алырга, иркәләргә ашыкмагыз. Аның сезнең белән үзе башлап элемтәгә керүен көтегез. Кайчак балалар өлкәннәр аның белән беренче булып элемтәгә керсә, үзләрен җиңүче дип саныйлар. Мондый очракта ул тагын капризлана башларга мөмкин. Аңа буйсынмаска тырышыгыз. Бала белән тыныч сөйләшегез. Аңа нотацияләр укырга, аны сүгәргә яки кыйнарга маташмагыз. Ул бары үз эченә ачу җыя һәм теләсә нинди катлаулы ситуацияне җәза буларак кабул итәчәк. Бәләкәч теләгән нәтиҗәгә мөһим сәбәпләр аркасында ирешеп булмаганлыгын аңларга тиеш.
    Дисциплинаны бозмас өчен, тәрбия мәсьәлә-ләрендә барлык гаилә әгъзалары өчен аралашуның төгәл кагыйдәләрен үтәү мөһим. Әгәр әти-әни баладан киресен таләп итсә, ул беркайчан да үзен ничек тотарга кирәклеген аңламаячак.
    Бала тәрбияләүнең биш мөһим кагыйдәсе:
    1. Баладан кагыйдәләрне үтәүне таләп иткәндә аңа нинди гамәлләрнең хуплануын, кайсыларының начар гамәл булып саналуын төгәл аңлатырга кирәк.
    2. Баладан мөмкин булмаганны таләп итмәгез! Аның алдына үти алырлык бурычлар куегыз.
    3. Баланың тыңлаусызлыгын аның онытучанлыгы һәм ваемсызлыгы белән бутамагыз.
    4. Балалар агрессиясенә каршы торырга өйрәнегез - эмоцияләрегезне кулда тотыгыз.
    5. Конфликттан соң аның күңелен күтәрергә, аны юатырга, тынычландырырга кирәклеге турында онытмагыз.
    Һәм иң мөһиме: балалар әти-әниләренең яратуына, назына һәм иркәләвенә мохтаҗ. Әгәр сезнең эшегез барып чыкмаса, "Өмет" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенә килегез. Биредә эшләүче психолог, катлауланган ситуацияне аңлап, үзенең файдалы киңәшләрен бирер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: