Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Кояшкай”да – игелекле эшләр эстафетасы

    Әгәр кешенең күңелендә яхшылык, кешелеклелек, сизгерлек, изге ният бар икән, димәк, ул Кеше булып җитлеккән, диләр. Сентябрьнең 7 сеннән 14 енә кадәр балаларны әхлакый тәрбияләү, физик яктан камилләштерү һәм сәламәтләндерү максаты белән үткәрелгән "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" республика акциясендә Биектауның "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә катнашты....

    Әгәр кешенең күңелендә яхшылык, кешелеклелек, сизгерлек, изге ният бар икән, димәк, ул Кеше булып җитлеккән, диләр.

    Сентябрьнең 7 сеннән 14 енә кадәр балаларны әхлакый тәрбияләү, физик яктан камилләштерү һәм сәламәтләндерү максаты белән үткәрелгән "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" республика акциясендә Биектауның "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә катнашты. Уздырылган чараларның берсе "Спорт сөюче Татарстан" дип аталды. Өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары "Огородный хоровод" дип аталган спорт-күңел ачу бәйрәмендә актив катнаштылар. Конкурс-эстафеталар көз темасын чагылдырды.

    "Огородный хоровод" спорт бәйрәмен алып баручы - өлкән төркем тәрбиячесе Елена Александровна Дарвина ачып җибәрде. Ул ел фасылы турында кызыклы, белемне арттыручы сораулар бирде, көз көне кешеләр яшелчә бакчаларында нәрсә эшлиләр, дип тә сорады. Ә балалар бик теләп җавап кайтардылар.

    Әкият геройлары - кресть-ян образындагы тәрбияче Эльмира Халимовна Шәйхиева, аю Михаил Потапыч булып киенгән тәрбияче Татьяна Владимировна Бальзамова пәйда булу балалар өчен көтелмәгән сюрприз иде. Крестьян белән Михаил Потапыч балаларга музыка астында күңелле зарядка ясаттылар. Аннары балалар "Кырны сукала", "Бәрәңге утырт", "Тү-тәлләргә су сип", "Бәрәңге казы", "Яшелчәләр уңы-шын җый", "Кәрзингә алма җыярга булыш" ди-гән конкурсларда ярышты. Ярышлар арасында нәниләр әкият геройлары белән бергә күңелле музыка астында ял иттеләр, хезмәт һәм аның файдасы турында мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр.

    Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр гөр килеп торган залда уен-көлке, үзара ярдәм хөкем сөрде. Балалар күбрәк игелекле һәм файдалы эшләр эшләп калырга тырыштылар. Бәйрәм ахырында аю Михаил Потапыч ярдәм итүләре, җитезлекләре, тапкырлыклары, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәтләре өчен балаларга рәхмәт белдерде һәм барысын да алма белән сыйлады. Бу чарада балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеле күтәрелде, кәефе яхшырды. Кешенең сәламәтлеге өчен иң мөһиме шул инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: