Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ил кая җибәрсә, ул шунда хезмәт иткән

    Җәмгыять тормышында һәрвакытта да зур әһәмияткә ия булып торачак вакыйгалар, көннәр бар. Шундыйларның берсе 15 февраль - совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгарган көн. Совет сугышчылары 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр - ун ел диярлек Урта Азия совет республикаларында тыныч тормышны тәэмин итеп, чиктәш дәүләт территориясендә...

    Җәмгыять тормышында һәрвакытта да зур әһәмияткә ия булып торачак вакыйгалар, көннәр бар. Шундыйларның берсе 15 февраль - совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгарган көн.

    Совет сугышчылары 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр - ун ел диярлек Урта Азия совет республикаларында тыныч тормышны тәэмин итеп, чиктәш дәүләт территориясендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. Совет солдатлары, Туган ил боерыгын үтәп, таулар һәм чүлләр илендә сугыш утын намус белән үтәләр.

    Каенлык авылы егете Романов Николай Михайлович игълан ителмәгән шушы сугыш ялкыны аша уза. Ул 1960 нчы елның 21 декабрендә Соловцово авылында Михаил Алексеевич белән Анна Тимофеевна гаиләсендә җиденче бала булып туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, укуын 70 нче Усад һөнәр училищесында дәвам итә. Анда ул, 1976 елдан 1979 елга кадәр укып, шоферлык таныклыгы алып чыга.

    1980 елның 25 февраленнән 1981 елның 17 декабренә кадәр Әф-ганстан Демократик Республикасына хәр-би ярдәм күрсәтү өчен җибәрелгән совет гаскәрләрендә хезмәт итә. "Рәхмәтле әфган халкыннан" медале, "Интернационалист-сугышчы" билгесе, "Совет армиясенә 70 ел" медале, Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан өчен медальләр белән бүләк-ләнә.

    Николай Михайлович Кораллы Көчләргә 1979 елның 30 октябрендә чакырыла, аны Оренбург өлкәсенең Тоцк лагерьларына билгелиләр. Аның гаилә альбомында армиядә хезмәт иткән еллар истәлеге булган күп фоторәсемнәр саклана.

    Оренбург өлкәсендә Николай Михайлович присяга кабул итә, яшь сугышчы курсы уза. Бервакыт төнлә аларны тревога сигналы уята. Юлга чыккач та ни булганын, кая баруларын аңламыйлар. Килеп җиткәч кенә бу урынның бөтенләй башка ил булуы ачыклана: ап-ак тау түбәләре, кызу кояш, аста - эсселек. Оренбургта 40 градуслы салкын булса, биредә җылы. Әфганстанда беренче төн: бер тәү-лектә температура 20 градустан күбрәккә үз-гәрә. Кызу көньяк инде бер дә рәхәт булып тоелмый.

    Николайны, өйрәнүләр узмаган булса да, танкка каршы аерым истребительләр батальонына билгелиләр. Ул нигездә артиллерияне буксирга алу өчен билгеләнгән МТ-ЛБда (күп максатлы бронялы җиңел тягач) механик-водитель булып хезмәт итә.

    Солдатлар поход шартларында - машина кабиналарында, тау куышлыкларында төн куналар, полкка бик сирәк кайталар. Тау чишмәләрендә юыналар. Су җитми, туйганчы ашарга ризык булмый. Аларны ачлыктан биредә бик күп булган әфлисун, мандарин, карбыз коткара.

    80 нче елгы әфганлылар кебек, Николай да өендә ни булуын, туганнарының ничек яшәвен белми. Әфган сугышы турындагы китапларда язылганча, мәгълүмат тарату тыела. Өйгә хатларны әйтеп торып яздыралар: "Һава торышы шәп, әйбәт ашаталар, хезмәт үз җае белән бара".

    - Николайдан бик озак хатлар килмәде, бөтен-ләй язмады. Аны эзләтә башладык. Хезмәт иткән чорда нибары 2 хат килде, - дип исенә төшерә әнисе Анна Тимофеевна.

    - Минем өчен әфган, беренче чиратта - бергә хезмәт иткән иптәшләр, - дип сөйли Николай Михайлович.

    Аның дуслары арасында Биектау районының Бимәр авылыннан Спирягин Николай, Казаклардан Илдар Сәлахиев, Питрәч районыннан Герасимов Владимир бар.

    Хәрби бурычын үтәп, Николай Михайлович 1981 елның декабрендә туган авылына әйләнеп кайта. Тиздән Починок авылы кызы Людмила Андреевнага өйләнә. 1984 нче елда Романовлар гаиләсендә кызлары Юлия туа. Көтмәгәндә тагын повестка килгәндә кызына 2 яшь була. Бу юлы Украинага - Чернобыль фаҗигасе китергән зыянны бетерергә чакыралар. Чернобыльдән соң уллары Коля туа. Балалары үсеп җитеп, гаилә коралар һәм хәзер үзләре балалар тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта Николай Михайлович хатыны һәм Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган әнисе Анна Тимофеевна белән Каенлык бистәсендә яши.

    Бер кеше язмышында - илнең тарихи вакыйгалары. Әлеге вакыйгаларның әһәмияте турында күп сораулар туа, әмма шунысы мөһим: ул Туган ил боерыгын, сораулар бирмичә, намус белән кыю үтәгән. Николай Романовның язмышы үсеп килүче буын өчен батырлык һәм бурычына тугрылык үрнәге булып тора.

    Каенлык мәктәбе коллективы Николай Михайловичка, аның туганнарына һәм якыннарына бәхет, уңышлар, сәламәтлек тели. Һәрвакытта да шундый тормыш сөючән булып калыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: