Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • «Игелек орлыклары чәчегез, бәхет орлыклары игәрсез»

    Бу сүзләрне күренекле мәгърифәтче Ризаэддин бине Фәхреддин әйткән. Биектау районының иң гүзәл почмагында 1 нче номерлы урта мәктәп урнашкан. Һәр көн саен мәктәпкә барганда, күңелдә сораулар өермәсе бөтерелә. Балаларга ничек итеп дөрес тәрбия бирергә? Нәрсә соң ул тәрбия? Ул - баланы тиешле әдәп кагыйдәләренә, тормыш итү күнекмәләренә өйрәтү. Тәрбия ди-гәндә,...

    Бу сүзләрне күренекле мәгърифәтче Ризаэддин бине Фәхреддин әйткән.

    Биектау районының иң гүзәл почмагында 1 нче номерлы урта мәктәп урнашкан. Һәр көн саен мәктәпкә барганда, күңелдә сораулар өермәсе бөтерелә. Балаларга ничек итеп дөрес тәрбия бирергә? Нәрсә соң ул тәрбия? Ул - баланы тиешле әдәп кагыйдәләренә, тормыш итү күнекмәләренә өйрәтү. Тәрбия ди-гәндә, иң беренче урынга әхлак тәрбиясен куярга кирәк, чөнки баланың киләчәк бәхете аның әхлак төзеклегенә бәйле. Бу гасырлар дәвамында тикшерелгән һәм сыналган фикер. Безне дә бит өлкән буын: "Тәүфикълы бул, ата-анаңа миһербан күрсәт, игелекле бала бәхетле була", - дип аңлатып үстерделәр. Буыннардан күчә килгән мондый үгет-нәсихәтләр һәр гаиләдә еш кабатлансын иде, чөнки әхлак тәрбиясенең беренче орлыклары гаиләдә салына.

    Белем һәм тәрбия бирүдә мин үзем күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянам. Әхлак тәрбиясе бирүдә гаилә белән кулга-кул тотынып эшләү матур нәтиҗәләр бирә. Гаилә - һәр җәмгыятьнең йөзе, милләтнең таянычы. Башка халыклар кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән. Ата-ана - гаилә тоткасы, балаларга һөнәр бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тискәре йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгырту өчен җаваплы. Гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау, ярдәмчеллек, миһербанлылык кебек күркәм гадәтләр хөкем сөрергә тиеш. Бу урында күпкырлы талант иясе - Ризаэддин Фәхреддиннең акыллы сүзләрен искә төшерү яхшы булыр: "Гаилә өчен куела торган кагыйдәләрне элегрәк белеп, вакыты җиткәндә аларны кулланган кешеләр үз гаиләләренең әдәп вә сәясәт хәлләрен күркәм рәвештә төзерләр, икенче төрле әйткәндә, "гаилә" дип аталган кечкенә дәүләтне идарә итү юлларын табарлар. Бу сәбәптән, азмы-күпме яшәячәк гомерләре, хәтта мәшәкать эчендә булса да, рәхәт үтәр, санаулы булган сәгатьләре дә бәрәкәтле булыр". Шул вакытта галим безне кисәтеп куя: "Гаилә - кагыйдәсез булса, яки булган кагыйдәсе бозылса, аның яман тәэсире бөтен милләткә таралыр, вә шул сәбәпле өстенлек урынына - түбәнлек, алгарыш урынына - артта калу нигез корыр".
    Бала тирә-якны танып белергә дә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаиләдән урамга, олы дөньяга чыга. "Оясында ни күрсә, очканда шул булыр", дигән мәкаль дә шуннан тугандыр, күрәсең. Бала нинди генә нәселдән булуга карамастан, һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз эчке кануннары бар, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар - шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар.

    Гаилә тәрбиясенең төп йөге ата белән ана җилкәсенә төшә. Шуңа күрә тәрбия эшендә үзәккә ата-ана абруе куелырга тиеш. "Ата-ана әхлаклы булса, бала бәхетле була", дигән бит халык.

    Гаиләдә кыз бала өчен үрнәк - әни кешенең холык-гадәтләре. Балага ана әхлагы туганнан алып ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Бала үсә төшкән саен, әни кешенең алдына кыз баланы әдәпле итеп тәрбияләүгә карата яңа бурычлар туа. Чисталыкка, тыйнаклыкка, сөйләм әдәпләренә өйрәтү, киләчәк тормышка әзерләү - иң мөһимнәре. Чөнки, Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, "анадан алган тәрбиясен бала үзенең гомере буенча ташлый алмыйдыр".

    Балага әхлак кагыйдәләрен өйрәтүдә ата тәрбиясенең дә роле зур. Аеруча ир баланы тормышка әзерләүдә әти кешенең әхлакый кыйммәтләре әһәмияткә ия. Бу фикерне Р. Фәхреддин сүзләре белән исбатларга мөмкин. "Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре - фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген балагызга аңлатыгыз, кешегә таянырга вә - фәкать бәхет, вә хәер догаларга гына ышанып торырга өйрән-мәсеннәр. Көчләре җитешерлек булганда, балаларыгызга үз эшләрегезне вә һөнәрләрегезне өйрәтегез, дөнья көтү өчен аларның күзләрен ачыгыз, тормыш кагыйдәләрен аңлатыгыз, зиһеннәрен ачарлык нәрсәләр сөйләгез, кәсеп вә һөнәрләр белән әшнә-дус итегез. Балаларыгызны кеше дип санап, аларның адәм булуларын теләсәгез, аналары белән гүзәл вә шәригать әдәбе белән мөгаләмә итегез. Бала мәхәббәте - ата белән ана арасында уртак икәнен балаларыгызга га-мәлләрегез белән белдерегез. Әгәр дә алар сездән мондый нәрсә-ләрне күреп үсәр булсалар, үзләре дә сездән алган гыйлем вә тәрбияләре күләгәсендә, үз хатыннары белән гүзәл тормыш итәрләр, үз балаларын тәрбияләүдә дә кимчелек күрсәтмәсләр", дип яза Ризаэтдин Фәхретдин "Тәрбияле ата" исемле хезмәтендә.

    Әйе, гаиләдәге әхлаклы мөнәсәбәтләр кеше күңелендә гомерлек эз салып калдыралар; алар, гадәттә, артык нечкә һәм даими булалар; әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигез ташына әвереләләр. Мәхәббәт дигән олы, бөек хис тә иң әүвәл нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата-анага мәхәббәт, туганнарны ярату, ихтирам хисе бала тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да мөһим роль уйный. Шулай ук гаилә әхлагы иманга корылган булуын онытмаска кирәк. Иң мөһиме: балалар иманлы булып үссеннәр иде. Иманлы бала беркайчан да начарлык кылмас, якыннарына авырлык китермәс.

    Балаларны тәрбияләүдә әби-бабаларыбызның бай тәҗрибәсеннән, әхлак кануннарыннан, тәрбия ысулларыннан файдалансак кына, безнең балаларыбыз әхлаклы, миһербанлы, инсафлы, тәрбияле булырлар. "Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз", - ди мәгърифәтче-галим, олуг дин әһеле, педагог Ризаэддин Фәхреддин. Бу саекмас гыйлем чишмәсеннән безгә өйрәнергә дә өйрәнергә әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: