Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Хәтер-хатирәләр артыннан...

    Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәрвакытта да заман мәктәбе алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булды. Чөнки балачак һәм яшьлек - Туган илгә карата изге ярату хисләрен сеңдерү өчен иң кулай чор. Патриотик тәрбия - укучыларда адым артыннан адым Туган илеңне ярату хисе, аны сакларга даими әзер тору теләге...

    Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәрвакытта да заман мәктәбе алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булды. Чөнки балачак һәм яшьлек - Туган илгә карата изге ярату хисләрен сеңдерү өчен иң кулай чор.

    Патриотик тәрбия - укучыларда адым артыннан адым Туган илеңне ярату хисе, аны сакларга даими әзер тору теләге тудыру. Патриотлык тәрбияләү әле ул укучыларда Туган илләре һәм үз халкы өчен горурлык, аның бөек казанышларына, узганның лаеклы вакыйгаларына хөрмәт хисләрен уяту өстендә даими эшләү дә. Патриотлык - кешедә үзе туып-үскән яки яши торган төбәкне, туган җирендә яшәүче кешеләрне, андагы гореф-гадәтләрне ярату. Бу туган як белән бәйле бөтен нәрсәне күңелеңә якын кабул итү дигән сүз дә. Чын патриот туган ягындагы һәр вакыйга, һәр күренеш белән кызыксына. Ничек Туган илне яратырга өйрәтергә? Балаларны ничек патриотлар итеп үстерергә? Болар җавап көтелми торган түгел, ә бәлки гаять җитди сораулар, чөнки илебезнең киләчәге нәкъ менә бүген парта артында утыручыларга бәйле.

    Реклама

    Безнең Коркачык мәктә-бендә "Рубеж" дип аталган хәрби-патриотик клуб эшли. Күптән түгел клубка йөрүчеләр - 10 нчы сыйныф укучылары - алтынчы сыйныфлар өчен "Узган чорлар геройларыннан..." дигән сыйныф сәгате уздырдылар. Әлеге чара укучыларның фронтта һәм дошман тылында Җиңү көнен якынайту өчен көрәшкән карт бабалары һәм әбиләренә багышланды. Укучыларның бу темага беренче генә тапкыр мөрәҗәгать итүе түгел. Моннан тыш, унынчы сыйныф укучылары якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары турында да сөйләделәр. Сөйләгәннәрне дәлилләү өчен тарих укытучысы Л.Гыйлаҗиева һәм хәрби-патриотик клуб әгъзалары ярдәмендә районның Туган якны өйрәнү музеена экскурсия дә оештырылды. Ул безнең хәтерләрдә озак сакланыр. Кайберләребезнең музейга беренче генә тапкыр килүе булмаса да, без бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат ишеттек һәм күрдек. Биредә хезмәтләрен барлык нечкәлекләренә кадәр белүче һәм яратып башкаручы кешеләр эшли икән. Алар район тарихына кагылышлы мәгълүматларны бөртекләп җыялар һәм кадерләп саклыйлар.

    Музей директоры Билал Сәллах ул Шиһабетдинов кызыклы лекцияләр белән безнең мәктәпкә күп тапкырлар килде. Аңа моның өчен рәхмәт. Әле ул безгә шундый кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар турында тагын да сөйләр. Мавыктыргыч итеп сөйләгәне өчен музей экскурсоводы Нурия Шәрәфетдиновага да рәхмәтебез зур. Аның белән бергә, бер экспозициядән икенчесенә, гасырдан гасырга сәяхәт итеп, без искиткеч вакыйгалар, геройлар, табылдыклар турында ишеттек. Аның һәр сүзе һәм җөмләсе кече ватаныңны яратырга, гаиләңнең кадерен белеп яшәргә, халкыңның үткәнен белергә һәм аның белән горурланырга өндәү булып яңгырады. Шушындый кунакчыл урынга безнең кабат-кабат әйләнеп кайтасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: