Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Хезмәткә хөрмәт булсын

    Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз - әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә. Бу юнәлештә мәктәпкә нинди генә яңалыклар кертелмәсен, алар...

    Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала.

    Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз - әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә. Бу юнәлештә мәктәпкә нинди генә яңалыклар кертелмәсен, алар бер максатка - Җир-анага, туган туфракка, авыл хуҗалыгы һөнәрләренә тирән мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелә. Бүген җәмгыятьтә барган яңалыклар, авыл мәктәбе алдына яңа проблемалар куйды: ничек итеп җирнең чын хуҗаларын әзер-ләргә? Ничек итеп авыл хуҗалыгында эшләүче эшмәкәрләрнең яңа буынын формалаштырырга? Әлеге проблемаларны хәл итү, барыннан да элек, традицион формада оештырыла: мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыру, укучыларны хезмәт бригадасы эшчәнлегенә җәлеп итү, дәресләрдә һәм класс-тан тыш эшләр аша балаларга хезмәт тәрбиясе бирү.

    Соңгы елларда мәктәп яны участокларын үс-терү-киңәйтүгә зур игътибар бирелә. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки нәкъ биредә укучыларга хезмәт, экологик һәм эстетик тәрбия бирү, дәресләрдә алынган белемнәрне гамәли яктан тормышка ашыру мөм-кинлеге бар.

    Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге - коллективыбыз горурлыгы. Биредә җиләк-җимеш бакчасы, яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, су кертелгән, тәҗрибәләр үткә-рү өчен тиешле шартлар тудырылган. Тәҗрибә бакчасыннан җыеп алынган уңыш мәктәп ашханәсенең еллык ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә җитә.

    Ә менә быел көз көне мәктәп территориясендә калкып чыккан зур теплица турында аерым тукталасы килә. "Ничек оештырып бетерербез, акча ничек җиткерербез" һәм башка шундый күңелне куркытып, борчып торган сорауларны артта калдырып, тиз арада мәктәбебез теплицалы булды. "Күз куркыр, ә кул эшләр", - ди халык мәкале. Бик дөрес! Укучылар, укытучылар, техник хезмәт-кәрләр һәм, әлбәттә, әти-әниләрнең матди ярдәме белән, мәктәп директорының тырышлыгы белән оешты ул. Шушы теплицаны эшләүдә һәм материал белән тәэмин итүдә катнашкан Галимҗанов Габрахман, Ситдиков Марсель, Бариев Фәрхәт, Садриев Данис, Сабитов Фоат, Сәмигуллин Мәхмүт, Хәлиуллин Фәрит, Газиев Рамил, Фәттахов Рафилләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Үз көчләрен куеп, намус белән тиз арада эшләп чыктылар алар. Шулай ук "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе кысаларында катнашып, мәк-тәпкә ярдәм кулларын сузучыларга да бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Менә алар киң күңелле ярдәмчеләребез: Галимҗанова Рушания, Җамалиев Рафис, Җамалиев Рафил, Бакирова Гөлнур, Вахитов Шәүкәт, Сафин Руслан, Яруллин Рамил, Гайнуллин Габделәхәт, Файзрахманова Люция, Сафин Әнәс, Вәлиуллин Айрат, Корбанов Рафис, Корбанов Равил, Әхмәтгалиев Зиннур, Хакимуллин Самат, Хакимуллин Азат, Загидуллин Марат. Аларга эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тынычлык һәм саулык телибез.

    Теплица әзер булгач, анда балчык, черемә кертү кебек эшләрне укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр башкарды. Ә алда безне зур эшләр көтә: язын орлык чәчү, үсентеләрне тәрбияләү, су сибү, чүпләрен утау. Эшнең нәтиҗәсе - мул уңыш җыеп алу булырга тиеш. Зур тырышлык, тәҗрибә, осталык сорала бу эштә һәм без сынатмабыз дип ышанып калабыз.

    Гомумән, без туган җирен яратучы, киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләгән, хезмәт сөючән балалар тәрбияләргә телибез. Мәктәптәге уңайлы заманча шартлар бу теләкне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Һәм без, балалар урта мәктәпне тәмамлап, үзләре теләгән һөнәр-ләрен үзләштереп, хезмәт сөюче чын кешеләр булырлар дип өметләнәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: