Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!

Республика җитәкчелеге балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына шундый бурыч куйды: мәктәпкә барганда бала ике дәүләт телендә - татарча да, русча да аралаша белергә тиеш. Бу мөһим бурычны тормышка ашыру өчен республикада "Киләчәк" программасы кысаларында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирүче укыту-методик комплектлар (УМК) булдырылды....

Республика җитәкчелеге балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына шундый бурыч куйды: мәктәпкә барганда бала ике дәүләт телендә - татарча да, русча да аралаша белергә тиеш.

Бу мөһим бурычны тормышка ашыру өчен республикада "Киләчәк" программасы кысаларында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирүче укыту-методик комплектлар (УМК) булдырылды.

Безнең "Гөлчәчәк" балалар бакчасында укыту-методик комплект белән эшләүгә, балаларга ике телне дә тигез дәрәҗәдә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Моны октябрь аенда бакчада узган район методик берләшмә утырышында катнашучылар да күрде. Анда Биектау мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты һәм 18 бакчаның татар һәм рус теленә өйрәтүче тәрбиячеләре катнашты. Әлеге чара яңача укыту-методик комплектларның балаларга белем бирүдә ни дәрәҗәдә отышлы булачагын күзаллау өчен үткәрелде. Балаларны рус теленә өйрәтү буенча ике ачык дәрес күрсәтелде. Тәрбиячеләр зурлар төркемендә "Мин яшәгән өй" дигән темага интеграль дәрес күр-сәттеләр. Ул музыка бе-лән бергә алып барылды. Аны 1 нче категорияле тәрбияче Зөлфия Нигъмә-туллина һәм музыка җи-тәкчесе Садирова Лариса әзерләде. Икенче дәрес мәктәпкәчә әзерлек төркемендә "Икмәк өстәлгә ничек килә?" темасы буенча күрсәтелде. Аны 1 нче категорияле тәрбияче - Рәсимә Хадеева әзерләде һәм күрсәтте.

Ике дәрес тә бик уңышлы, балалар өчен кызыклы һәм нәтиҗәле булды. Балалар рус телендә сорауларга дөрес җавап бирделәр, рус телендә җырларны яратып башкардылар, тәрбиячене бирелеп тыңладылар, русча дөрес итеп сөйләшергә тырыштылар.

Методик киңәшмәдә "Кояшкай" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Эльмира Зарипова, заманча технологияләрдән файдаланып, балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аеруча уен формаларына җентекләп тукталды. Тәрбиячеләр өчен презентация уздырды.

Шулай ук район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты Рузилә Хәйруллина да чыгыш ясады. Ул тәрбиячеләрне районның мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту-тәрбия эше буенча максатлары һәм бурычлары белән таныштырды. "Гөлчәчәк" балалар бакчасында балаларны ике телдә тигез дәрәҗәдә өйрәтүләренә югары бәя бирде. 2013-2014 уку елы "Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү елы" дип игълан ителде. Р. Хәйруллина тәрбиячеләрне уку елы дәвамында уздырылачак конкурсларда актив катнашырга өндәде.

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашуга йомгакны мө-диребез Шамилә Фәттахова ясады.

- Занятиеләрдә генә балаларны ике телдә сөйләшергә өйрәтергә мөмкин түгел. Татар баласын рус телендә, ә рус баласын татар телендә сөйләшергә өйрәтү өчен тәрбиячеләр ике телдә аралашырга уңай мохит тудырырга тиеш. Шулай ук өйдә ата-аналарга да балалары белән рус һәм татар телендә даими аралашырга кирәк. Телләрне әйбәт үзләштерү өчен балалар шул халыкның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белергә тиеш. Моның өчен безнең бакчада бөтен шартлар да тудырылган. Татар һәм рус халыкларының гореф-гадәтләрен, көнкүреш әйберләрен, мәдәниятен чагылдырган музеебыз бар. Мондый музей почмаклары бөтен бакчаларда да оештырылган иде, ә соңгы елларда аларга игътибар кимеде. Шул традицияне яңадан кайтарасы иде. Бөтен мөмкинлекләрне файдаланып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була. Узган уку елында республикада татар һәм рус телләрен тигез дәрәҗәдә өйрәтә торган бакчалар өчен "Иң яхшы билингваль бакча" дигән миллион сумлык грант игълан ителде. Безнең эш нәтиҗәләребез шул миллион сумлык грантка лаек булды, - диде методик берләшмә җитәкчесе Шамилә Тәүфыйк кызы.

"Гөлчәчәк" балалар бакчасында оештырылган бу чара балаларга ике телне кече яшьтән үк өйрәтә башларга кирәклеген тагын бер кат раслады.

Балаларны ике теллелеккә өйрәтүдә семинарлар уздыру гына җитми, моның өчен системалы эш алып бару, төркем-нәрдә рус телен камил белүче тәрбиячеләрнең эшләве зарур. Шуның өчен без балалар белән кичке якта рус телендә мәкальләр, әйтемнәр өйрәнәбез, кызыклы әкиятләр укыйбыз, рус телендә бәйрәм иртәләре уздырабыз. Бакчабызда көз бәйрәме атналыгы узды. Һәр төркем ата-аналарга бик матур бәйрәм күрсәтте. Зурлар төркемендә, балаларның өй-рәнгәннәрен ныгыту максатыннан чыгып, рус телендә "Теремок" әкиятен күрсәттек. Балалар үзләренең рольләрен бик теләп, оялмыйча уйнадылар, рус телендә шигырьләрне, җырларны дөрес итеп башкардылар. Мөлаем йөзләр, уттай янган күзләр, искиткеч талантлы сабыйлар бәйрәмне җанлы, күңелле итте.

Менә шулай "Гөлчәчәк" балалар бакчасында күңелле чаралар, бәй-рәмнәр, очрашулар еш үтә. Бездә тормыш гөр-ләп тора. Уңган-булган сабыйлар һәм киң күңелле тәрбиячеләрнең бар яшәеше, кайгы-шатлыклары да уртак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев