Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Селфи һәлакәткә китермәсен

Кәттә фотосурәт ясап, үз гомерең бәрабәренә булса да, җәмгыятьтә резонанс тудыру мөһимрәк. Селфимания бөтен дөньяда дистәләгән илне һәм йөзләрчә шәһәрләрне басып алды инде. Куркыныч селфи үсмерләрнең гомерең алып итә. Үз-үзеңне фотога төшерү белән артык мавыгып китү психологик бәйлелеккә керә. Быел гына да, эффектлы фото артыннан куып, Россиядә йөздән артык кеше...

Кәттә фотосурәт ясап, үз гомерең бәрабәренә булса да, җәмгыятьтә резонанс тудыру мөһимрәк. Селфимания бөтен дөньяда дистәләгән илне һәм йөзләрчә шәһәрләрне басып алды инде. Куркыныч селфи үсмерләрнең гомерең алып итә.

Үз-үзеңне фотога төшерү белән артык мавыгып китү психологик бәйлелеккә керә. Быел гына да, эффектлы фото артыннан куып, Россиядә йөздән артык кеше һәлак булды инде. Әле күптән түгел генә Казанда ике яшүсмер өчен дә селфи фаҗигале тәмамланды. Уңышлы сурәт төшерү урыны эзләп, алар Дербышки - Восстание тимер юл аралыгындагы автомобильләр күперенә барганнар. Кыз белән егет (икесенә дә ундүр-тәр яшь булганлыгы мәгълүм), селфи ясаганда, күпердән ычкынып китәләр. Егылган чакта, алар югары вольтлы электр линиясе чыбыкларына эләгәләр һәм нәкъ тимер юл өстенә килеп төшәләр.
Бүген "селфи" сүзен, ничә яшьтә булуына һәм җәмгыятьтә нинди урын биләвенә карамастан, һәркем диярлек белә. Ләкин күпчелеге сүзнең ни хакында икәнен төгәл белсә дә, кайберәүләр өчен ул авазлар җыелмасы гына.

Белешмә

"Селфи" - кәрәзле телефон камерасы һәм фотоаппарат белән төшерелгән автопортретлар. Бу шөгыль соңгы биш елда аеруча киң таралды.

"Йолдыз"лар да, сәясәтчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар да үз-үзләрен фотога төшерә. Медиаль дөнья тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде, шуңа күрә кешеләр, үзләренә игътибар җәлеп итәр өчен, шәхси тормышларын бөтен гавамга күрсәтә. Моның сәбәбе - Интернет, чөнки боларны барысын да Интернетка урнаштырырга мөмкин. Моңа карата башкалар тиз арада һәм шул вакытта ук үз фикерләрен дә белдерә. "Лайк"лар һәм башка төрле комментарийлар селфи сурәтен тагын да тәэсирлерәк, хәтәррәк итеп ясауга этәрә. Шуңа күрә үзеңне артык тәвәккәл итеп тоту - хәзерге заман селфиеның бер сыйфаты. Социаль челтәрләрдәге "лайк"лар артыннан куып, үсмерләр куркынычсызлык турында оныта башлады. Селфи яратучылар, йорт түбәләренең читендә, якынлашып килүче поезд алдында рельслар өстендә яисә корал тотып фотога төшеп, подписчикларын шаккатыруның экстремаль ысулларын уйлап табалар. Алар өчен иң мөһиме - артларындагы фон караучыларны га-җәпкә калдырсын. Ләкин селфиның "лайк" яратучыларның үлем алды сәламе, кабер ташындагы кайгы фотосына әйләнүе һаман да ешая.

Хөрмәте ата-аналар! Үсмерләрнең күпчелеге селфины бер зыянсыз күңел ачу чарасы һәм башка кыланмышлардан куркынычрак түгел дип уйлый. Селфиның чын зыяны сирәк була, ләкин була бит. Бәхетсезлек очракларының иң еш сәбәбе шул: яшь кешеләр кадр ясау белән шулкадәр мавыгып ки-тәләр ки, үзләренең смартфон экранындагы йөзләреннән гайре берни күрми-ишетми башлыйлар, әйләнә-тирәлектә ориентлашу һәм гәүдә тигезлеген саклау турында уйлап та карамыйлар. Ата-ана буларак Сез мондый хәвеф-хәтәр-ләрне белеп торырга, мәсьәләне ачыкларга һәм аны балагыз белән уртага салып сөйләшергә тиеш. Үз балагызның ничек яшәве белән күбрәк кызыксынырга, аның мавыгуларын кү-зәтергә кирәк. Селфига бәйлелек тә шул игътибар җитмәгәннән (бигрәк тә әти-әни тарафыннан), баланың үз шәхесенә карата кызыксыну уятырга омтылуыннан килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев