Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Педагоглар һәм әти-әниләр бердәм эшлиләр

Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәзерге вакытта белем бирү учреждениесендәге эшне әти-әниләрнең актив катнашыннан башка күз алдына китереп булмый. "Рябинушка" балалар бакчасындагы хезмәт әти-әниләрне тәрбия барышына катнаштыру, безнең белән бердәй тигез хокуклы итүгә юнәлтелгән. Балалар бакчасының, төрле-төрле алымнардан файдаланып, гаилә белән бергә эш итүе бала шәхесе үсеше өчен дә, аның әйләнә-тирәсендәгеләр өчен дә...

Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәзерге вакытта белем бирү учреждениесендәге эшне әти-әниләрнең актив катнашыннан башка күз алдына китереп булмый.

"Рябинушка" балалар бакчасындагы хезмәт әти-әниләрне тәрбия барышына катнаштыру, безнең белән бердәй тигез хокуклы итүгә юнәлтелгән. Балалар бакчасының, төрле-төрле алымнардан файдаланып, гаилә белән бергә эш итүе бала шәхесе үсеше өчен дә, аның әйләнә-тирәсендәгеләр өчен дә уңай шартлар тудыра.

Әти-әниләр белән эш-ләгәндә без үзебездә тәрбияләнүче һәр баланың гаиләсе белән партнерлык мөнәсәбәте урнаштыру, әти-әниләрнең педагоглык культурасын арттыру, эшнең аеруча нәтиҗәле алымнарын эзләү һәм үзләштерү аша балалар бакчасы тормышында катнашуга җәлеп итү кебек бурычларны тормышка ашырабыз.

Әти-әниләрнең актив катнашында уздырылган чараларны билгеләп үтәсе килә. Октябрь урталарында безнең бакча территориясендә корыган агачлар һәм куакларны җыеп алу эше оештырылды. Бу өмәдә мөдир Чулпан Гыйлаҗетдинова җитәкчелегендә барлык педагоглар һәм бакча хезмәткәрләре актив катнашты. Педагоглар, әти-әниләр белән киңәшеп, өмәдә катнашырга аларны да чакырдылар. Безгә йөрүче балаларның әтиләре өмәдә бик теләп катнаштылар, территориядән ике машина чүп-чар, корыган агачлар җыйдылар. Педагогларның мондый ярдәмгә бик тә күңелләре булды һәм иң активларга "Ата-аналар почмагы"на фоторәсемнәр белән рәхмәт хатлары урнаштырылды. Чулпан Илдус кызы әти-әниләргә аерым-аерым рәхмәтен әйтеп чыкты.

Октябрь азагында без музыкаль залда әти-әниләр белән бергә "Яшелчә һәм табигый материаллардан кул эшләре" дигән темага күргәзмә оештырдык. Ул бик матур килеп чыкты. Кич белән әти-әниләрне аны карарга чакырдык. Алар барысы да балалар белән бергә катнаштылар. Яшелчәләрдән ниләр генә ясап бетермәгәннәр: кәрзиннәр дисеңме, йорт хайваннары сыннары, паровозлар, әкият геройлары, урман күренешләре һәм башка бик күп нәрсәләр! Балаларның куанышуларын күрсәгез иде! Алар күргәзмәне кызыксынып карадылар, тәэсирләрен әти-әниләре белән уртаклаштылар, өйләрендә шундый әйберләр ясап бирүләрен сорадылар.

Мөдир җитәкчелегендәге балалар бакчасы коллективы ярдәмчеләребез - әти-әниләргә тагын бер тапкыр зур рәхмәтен белдерә. Үз чиратыбызда без дә балаларга биредә рәхәт һәм уңайлы булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев