Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Көзге каникулларны балалар файдалы итеп уздырдылар

Көзге каникуллар тәмам. Биектау мәктәпләре укучылары аларны үзләре өчен файдалы итеп уздырдылар. Аларга күңелсез булмасын өчен, бу көннәрдә районның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре күп кенә кызыклы чаралар оештырдылар.

Күп еллардан килә торган  күркәм гадәт буенча каникулларның беренче көне үк күңелле уеннарга, бәйгеләргә, викториналарга бай булды. Мавыктыргыч тематик программада 15 тән артык бала катнашты.

– Балалар безгә сөенә-сөенә киләләр. Китапханәдә озаграк булу өчен каникул җиткәнне түземсезләнеп көтәләр. Нинди чаралар  булачагы турында алдан ук кызыксына башлыйлар. Дуслык темасын сайлау да очраклы түгел. Балалар һәрвакытта да үзара дус-тату яшәсеннәр иде, – диде  Биектау үзәкләштерелгән  китапханә системасының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Фәридә Гайнетдинова. 

Яшь китап сөючеләр өчен үзенчәлекле һәм мавыктыргыч программа әзерләнгән. Әдәби викторина барышында балалар әкият исемнәрен әйтеп бирделәр,  әдәби әсәрләрдән  һәм мультфильмнардан яраткан  геройларын искә төшерделәр. Дөрес җаваплар өчен бүләкләр дә алдылар.

Реклама

– Каникулга чыккач, мин китапханәгә  йөрергә яратам. Бер генә чараны да калдырмаска тырышам. Миңа биредә бик ошый. Сорауларга җавап бирәм, конкурсларда катнашам. Җиңүчеләргә призлар да бирәләр, – дип үз фикерен белдерде Кәрим Халиков.

– Миңа викториналар, табышмаклар чишү бик ошый. Китапханәдә миңа рәхәт, – дип кушылды аңа Самира Зарипова.

Көзге каникуллар бик тиз узып китте. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре каникулның һәр көне истә калырлык булсын дип тырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев