Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Кадетлар чыдамлыкларын сынап карадылар

Коркачык аэродромы территориясендәге палаткалы "Яшь парашютчы" лагеренда менә икенче ел инде кадетлар сменасы оешкан төстә узды. Берничә көндә кадет сыйныфлары укучылары ял итеп кенә калмадылар, ә бәлки, активлык, җитезлек һәм бердәмлек күрсәтеп, төрле ярышларда да катнаштылар. Оештыручылар - РОСТО (ДОСААФ) район бүлеге һәм "ТУЛПАР" мәктәптән тыш Үзәге, балаларның төрле кызыксынуларын...

Коркачык аэродромы территориясендәге палаткалы "Яшь парашютчы" лагеренда менә икенче ел инде кадетлар сменасы оешкан төстә узды.

Берничә көндә кадет сыйныфлары укучылары ял итеп кенә калмадылар, ә бәлки, активлык, җитезлек һәм бердәмлек күрсәтеп, төрле ярышларда да катнаштылар.

Оештыручылар - РОСТО (ДОСААФ) район бүлеге һәм "ТУЛПАР" мәктәптән тыш Үзәге, балаларның төрле кызыксынуларын исәпкә алып, аларны сәламәтләндерү программасын барлык ваклыкларына кадәр алдан уйлаганнар, чөнки лагерьның төп максаты - малайлар һәм кызлар кадетлар бердәмлегенең нәрсә икәнлегенә чынлап төшенсеннәр өчен яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә булышу. "Яшь парашютчы" хәрби-патриотик республика лагере начальнигы Фәнис Зарипов һәм тәрбиячеләр - районның тормыш иминлеге һәм физкультура укытучылары балаларның ялын онытылмаслык итәргә тырыштылар.

Беренче көн кадет сменасында катнашучыларга бик күп көтелмәгән кызыклы нәрсәләр алып килде. Урнашып һәм әйләнә-тирәгә күз салып та өлгерә алмадылар, спорт ярышлары башланып китте. Өстенлек хәрби-патриотик юнәлештәге чараларга һәм укытуга бирелде. Саф әзерлеге, парашютта сикерергә әзерләнү, пневматик винтовкадан ату, автоматны сүтү һәм җыю, спорт ярышлары - болар барысы да җитди сынау. Балалар уку елы дәвамында өйрәнгәннәрен бик әйбәтләп күрсәтеп тә бирергә тиешләр иде.

Кадетларның тип-тигез колонналары бер-бер артлы жюри яныннан нык адымнар белән уздылар. Командалар төп-төгәл үтәлә, һәр отряд үзен бербөтен итеп хис итә. Коралдан мишеньгә ату да игътибарлылык һәм тупланганлык таләп итә, бер генә хәрби-патриотик чара да аннан башка гына узмый. Корал пневматик булса да, аннан гына спорт ярышының кискенлеге бер дә кимемәде. Башта бөтенесе дә туп-туры тидерә алмадылар, әлбәттә, пулялар "бушлыкка" китте. Әмма бераздан күрсәт-кечләр яхшыра башлады. Иң төз атучы Ямаширмә мәктәбе укучысы Алмаз Галәветдинов булды, икенче урында Айбаштан Рәмис Абдуллин, өченчедә - Мәмдәл мәк-тәбеннән Айсылу Хөснетдинова.

Уку елы дәвамында үзләштерелгән гамәли күнекмәләр бик тә ярап куйды: күп укучылар автоматны күз йомып та сүтә һәм җыя алдылар. Биремне, бернинди хата җибәрмичә, бөтенесеннән дә тизрәк башкаручы Айбаш мәктәбеннән Фирзәр Зарипов булды, икенче һәм өченче күрсәткечләр шушы ук мәктәп укучылары Рәмис Абдуллин белән Айнур Ибраһимовта.

Лагерьда физик әзерлеккә һәм спортка зур игътибар бирелде. Балалар смена дәвамында көн саен саф һавада зарядка ясадылар, ә көндез спорт ярышларында катнаштылар.

Моннан соңгы көн дә мавыктыргыч һәм вакыйгаларга бай булды. Балалар карамагына автомобиль бирелде һәм алар аны йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Безнең районда авиамодельләштерү белән мавыгучы балалар бик күп икән. Алар самолетларның күк йөзенә күтәрелүен генә түгел, ә бәлки анда төрле борылышлар, хәрәкәтләр ясавын да кызыксынып күзәттеләр. Кадетлар яңа буын - командага исәп тотылган лазертаг уенында аеруча дәртләнеп катнаштылар. Атудан котылып калу өчен укучыларга бер урыннан икенче урынга бик уйлап кына күчәргә, оста яшеренергә, тактик фикер йөртергә һәм дөрес карарга килергә туры килде.

Турникта күтәрелүдә иң яхшы күрсәткечкә - 29 тапкыр - Ямаширмә мәктәбе укучысы Айрат Сибгатуллин иреште, Айбаштан Илнур Шәяхмәтов һәм Олы Кавал мәктә-беннән Дамир Хөснетдинов җиңүчедән азга гына калыштылар. Кулларда күтәрелүдә (отжимание) Мәмдәл мәктәбе укучысы Айсылу Хөснетдинова әлеге сменада рекорд куйды (40 тапкыр!). Икенче урынны лаеклы рәвештә Мәмдәл мәктә-беннән Гөлнара Фатыйхова яулады, өченчедә - Суыксу мәктәбеннән Йолдыз Кадыйрова.

Солдатның сугышта ниләр башкарачагын эшләп күрсәтү, каршылыклар полосасын узу, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм химик саклану чараларыннан файдалану - теоретик әзерлек һәм гамәли күнекмәләргә җитди сынау булды.

Кадетлар бер-бер артлы сынау уздылар: гомуми хәрби саклагыч костюмнар киделәр, "зыян күрүчеләргә" ярдәм күрсәттеләр, каршылыклар полосасын уздылар, граната ыргыттылар. Гомуми хәрби саклагыч костюмны иң тиз киюче Суыксу мәктәбеннән Зөфәр Закиров булды, икенче һәм өченче урыннарны Мәмдәл мәктә-беннән Фәнил Сафиуллин һәм Айбаштан Таһир Зиннәтуллин яулады. Ямаширмә мәктәбе укучысы Марат Әхмәтов гранатаны 35 метрга ыргытты, 34 метр - Суыксудан Зөфәр Закиров күрсәткече, 33 метр - Олы Кавал мәктәбеннән Рүзәл Шакировныкы.

Кадетларның җиңел атлетика сәләтләре тулысынча узышу сукмагында чагылды. 60 метрлы араны Мәмдәл мәктәбеннән Гөлнара Фатыйхова барыннан да тизрәк узды, Суыксудан Зөфәр Закиров һәм Коркачык мәктәбеннән Булат Әминов, аннан азга гына калышып, икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

Малайлар арасында ике километрлы арага иң яхшы күрсәткечкә Суыксу мәктәбеннән Зөфәр Закиров иреште, икенче һәм өченчеләр Айбаштан Рәмис Абдуллин һәм Мәмдәлдән Фәнил Сафиуллин. Мәмдәл мәктә-беннән Гөлнара Фатыйхова, аерма секундларда гына булса да, бер километрлы араны барысыннан да тизрәк узды. Финишка аның артыннан ук Суыксу мәктәбеннән Алинә Мәхмүтова белән Зөһрә Шиһабиева килеп җитте.

Смена программасы бик кызыклы булды һәм балалар анда рәхәтләнеп катнаштылар. Төннәр салкын булуга да карамастан, берәүнең дә китәсе килмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев