Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Иң мөһиме – балалар иминлеге

Яңа уку елы башлану белән ата-аналар өчен дә яңа мәшәкать-сынаулар башлана. Кайбер гаиләләрдә балалар җәйге айларда юлдагы машиналарның ничек кызу йөрүен онытырга да өлгергәннәр, ә кемнеңдер баласы беренче тапкыр беренче сыйныфка бара. Димәк, аның өчен яңа тормыш башлана, ул мәктәпкә әле моңа кадәр ияләнмәгән юллар-сукмаклардан йөриячәк, дигән сүз. Ничек кенә...

Яңа уку елы башлану белән ата-аналар өчен дә яңа мәшәкать-сынаулар башлана.

Кайбер гаиләләрдә балалар җәйге айларда юлдагы машиналарның ничек кызу йөрүен онытырга да өлгергәннәр, ә кемнеңдер баласы беренче тапкыр беренче сыйныфка бара. Димәк, аның өчен яңа тормыш башлана, ул мәктәпкә әле моңа кадәр ияләнмәгән юллар-сукмаклардан йөриячәк, дигән сүз. Ничек кенә булмасын, укучы акрынлап юл хәрәкәтендә катнашучы мөстәкыйль кешегә әверелә. Бу очракта һәр ата-ана шуны исендә тотарга тиеш: үз балагыз өчен юлда куркынычсыз йөрү үрнәген беренче булып нәкъ менә сез күрсәтәсез. Мәктәп исә гаиләдә гадәткә кергән күнек-мәләр һәм кагыйдәләрне бары тик ныгыта гына ала. Әти-әниләр балаларына юл хәрәкәтенең машина юлыннан түгел, ә бәлки өй бусагасыннан яки подъездыннан атлап чыккач ук башлануын аңлатырга тиешләр. Ә моның өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен беренче чиратта үзләренә җиренә җиткереп үтәү зарур. Сентябрьдә мәктәпкә бару-кайту юлын бала белән берничә тапкыр узарга, игътибарны аеруча хәвефле урыннарга - светофор булмауга, хәрәкәтнең көчле булуына, борылышларга, юл читендә торучы машиналарга юнәлтергә кирәк. Кыскасы, юлда үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләре - тормышта иң кирәкле күнекмәләр. Һәм аларны баланың аңына мөмкин кадәр иртәрәк сеңдерү мөһим.

Куркыныч чыганагы югары тизлектә баручы машина гына түгел. Аның бала янына килеп җиткәч, туктавы, ә руль артындагы кешенең аны, нәрсә белән булса да кызыктырып, машинасына утыртып алып китүе дә ихтимал. Монысын да бала белеп торырга тиеш. Аны мондый очраклардан таныш булмаган кешеләр белән сөйләшеп тормаска һәм куркыныч янаганда халык күбрәк булган урынга китү ягын карарга кирәклеген әйбәтләп аңлатып кына саклап калырга мөмкин.

Балигъ булмаганнар арасында аларның үзләренә карата җинаятьләр кылынуны кисәтү өчен улларыгызга һәм кызларыгызга Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүләрне кисәтү чаралары хакында"гы законны үтәү йөзеннән балаларга 1 сентябрьдән алып 31 майга (шушы көнне дә кертеп) кадәрге чорда төнлә - 22 сәгатьтән иртәнге сәгать 6 га кадәр әти-әниләреннән башка җәмәгать урыннарында булу тыелуны яңадан аңлатырга кирәк.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү - аларны мәгълүм тормыш рәвешенә өйрәтү дигән сүз. Бу бер генә көндә эшләнә торган эш түгел, моңа күп еллар сарыф ителә. Балада кирәкле мизгелдә үзеннән-үзе хәрәкәткә килә торган саклану механизмы булдырырга кирәк. Менә шул чакта гына аңа куркыныч янамаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев