Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

“Форпост”лылар – Яшел Үзәндә

"Форпост"ның чираттагы лагерь сменасы узды. Быел ул Яшел Үзәндәге "Чайка" лагеренда булды. Монысы инде 12 нче профиль сменасы иде. Анда төрле районнардан курсантлар катнашты. Күптөрле кызыклы чаралар: кул сугышы, ату (огневая) әзерлеге, саф һәм җыр смотрына әзерлек уздырылды. "Красная горка" ансамбле кунакка килде, яшьләрне казакларның борынгы уеннары белән таныштырды. Казан...

"Форпост"ның чираттагы лагерь сменасы узды. Быел ул Яшел Үзәндәге "Чайка" лагеренда булды. Монысы инде 12 нче профиль сменасы иде.
Анда төрле районнардан курсантлар катнашты. Күптөрле кызыклы чаралар: кул сугышы, ату (огневая) әзерлеге, саф һәм җыр смотрына әзерлек уздырылды. "Красная горка" ансамбле кунакка килде, яшьләрне казакларның борынгы уеннары белән таныштырды. Казан Кремленә, Свияжск утрау-шәһәренә һәм Яшел Үзәндә экскурсияләр оештырылды. Кремльдә без Бөек Ватан сугышының Хәтер музеенда булдык.
Свияжскида да бик кызыклы булды. Без анда утрау тарихы белән таныштык һәм үзебезне хәтта шул дәвер сугышчылары кебек хис иттек.
Яшел Үзәндә курсантлар Эчке эшләр музеена бардылар, шәһәр тарихын өйрәнделәр, Җиңү паркындагы Дан аллеясында булдылар.
Смена азагында катнашучыларның барысына да Мактау грамоталары тапшырдылар, ә иң активлар кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев